This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                            “Иң оста һөнәрмәнд”

Самар өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкин инициативасы буенча 2013 елда “Профессионал года” исемле региональ конкурс оештырыла. Бу бәйгедә авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, транспорт һәм башка төрле тармаклардагы иң алдынгы эшчеләрне бүләклиләр.

Быел конкурста безнең гәҗитәнең штаттан тыш хәбәрчесе, медицина хезмәткәре Нурания Абзалова да “Иң яхшы фельдшер-акушер” номинациясендә җиңүче булды. Милләттәшебезгә Диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

1959 елда туган Нурания апа – сугыш инвалиды кызы, тыл хезмәтендә катнашучы. Ул Рус Байтуганы авылы мәктәбендә 8 сыйныфлык белем алгач, Шенталы медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, башта бер ел Камышлы районының Бозбаш авылында эшли. Аннары Рус Байтуганы һәм Чуаш Байтуганы авылларының фельдшер-акушеры булып бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә.

  • Бик каты чирләгән әниемне табиблар коткарып калгач, аларга рәхмәтле булып һәм сокланып, шулай ук Шенталы медицина училищесына укырга кергән апам эзләреннән мин дә шушы юлны сайларга булдым, - ди Нурания Абзалова.

Һәм менә инде 36 ел буена медицина хезмәтен башкаручы Нурания апа бу карарына бер генә дә үкенмәгән. Ә моның өчен сәбәпләре дә аз түгел. Көннәрен генә түгел, төн уртасында да авыруларга ярдәмгә чыгып киткән чаклары күп бит аның! Ярый әле ире Фиргать хатынына булышып, ерак җирләргә аны машинада йөртә.

Нурания апаның бөтен җирдә дә өлгерүенә исең китәр! Эшеннән тыш, ул ире белән әле умартачылык белән дә шөгыльләнә, мәкаләләр дә яза, авылларында туган “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә музей ачу мәшәкатьләре белән дә йөри.

Хәтта бүләкләү вакытында да, үзе турында гына уйламыйча, уңае чыккач, ул Губернатордан Сәләй Вагыйзов музеен ачарга булышуын сораган. Николай Меркушкин: “Сезнең үтенечне исәпкә алып, ярдәм итәргә тырышырмын”, - дип вәгъдә иткән.

  • Губернаторның бу бүләге минеке генә түгел, ул Шенталы медицина училищесында миңа белем биргән укытучыларым бүләге дә, - дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде Нурания апа.

Шундый йомшак күңелле милләттәшебез авыру кешеләргә медицина ярдәме генә күрсәтеп кенә калмый, ә җылы сүз белән дә аларның күңелен күтәрә.

- Эшем нинди генә авыр булмасын, мин аны яратып башкарам, чөнки ярдәмем тигән кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетүе, аларга булышуымның нәтиҗәле булуы – минем өчен зур бәхет, - ди игелекле күңелле Нурания апа.

Миләүшә Газыйм.

Хәбәрләр

"Ялкынлы яшлек" концертына рәхим итегез!

Майның 13-дә кичке сәгать биштә "Чайка" мәдәният Сараенда (Управленческий бистәсе) "Ялкынлы яшьлек" ансамбле Зур концерт күрсәтә.

Культурная весна в духовной столице

Несмотря на то, что 2018 год начался не так давно, казанским татарам он уже запомнился рядом интересных проектов. ХОЧЕШЬ – С ЮМОРОМ, ХОЧЕШЬ – СО СЛЕЗАМИ НА ГЛАЗАХ Культурной меккой татар по праву можно назвать Театр Камала. В этом году он порадовал зрителей несколькими премьерами, среди которых комедия «Килә ява, килә ява…» («Вызывали?») и драматический спектакль «Тормыш мы бу?» («И это жизнь?»).

Сүз музей тирәсендә барды

Гакыйл Сәгыйровның исеме Самар өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә күпләргә таныш. Илле елдан артык язмыш Гакыйль абыйны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул – тормышта үз юлын тапкан шәхес. Әнисе Хәбибҗамалның искиткеч яхшы тәрбиясендә яшәп, ул, каләмен тешләре арасына кысып, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, йөзгә якын шушындый ук гаҗәпләнерлек рәсемнәр иҗат итте.

Имамы и муэдзины пополнили свои знания

Потребность людей в истинных знаниях, основанных на Коране и Сунне, сильнее, чем потребность в еде и питье. Поэтому во все времена люди стремились к знаниям, и ведь не случайно первый аят Священного Корана побуждает нас к приобретению знаний: «Читай во имя Аллаха твоего!». Знания – это душа религии. Подобно тому, как тело разлагается без души, религия без знаний не может существовать. В хадисе говорится: «Знания - это душа Ислама и опора религии».

4 из 139