This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                            “Иң оста һөнәрмәнд”

Самар өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкин инициативасы буенча 2013 елда “Профессионал года” исемле региональ конкурс оештырыла. Бу бәйгедә авыл хуҗалыгы, медицина, мәгариф, транспорт һәм башка төрле тармаклардагы иң алдынгы эшчеләрне бүләклиләр.

Быел конкурста безнең гәҗитәнең штаттан тыш хәбәрчесе, медицина хезмәткәре Нурания Абзалова да “Иң яхшы фельдшер-акушер” номинациясендә җиңүче булды. Милләттәшебезгә Диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

1959 елда туган Нурания апа – сугыш инвалиды кызы, тыл хезмәтендә катнашучы. Ул Рус Байтуганы авылы мәктәбендә 8 сыйныфлык белем алгач, Шенталы медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, башта бер ел Камышлы районының Бозбаш авылында эшли. Аннары Рус Байтуганы һәм Чуаш Байтуганы авылларының фельдшер-акушеры булып бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә.

  • Бик каты чирләгән әниемне табиблар коткарып калгач, аларга рәхмәтле булып һәм сокланып, шулай ук Шенталы медицина училищесына укырга кергән апам эзләреннән мин дә шушы юлны сайларга булдым, - ди Нурания Абзалова.

Һәм менә инде 36 ел буена медицина хезмәтен башкаручы Нурания апа бу карарына бер генә дә үкенмәгән. Ә моның өчен сәбәпләре дә аз түгел. Көннәрен генә түгел, төн уртасында да авыруларга ярдәмгә чыгып киткән чаклары күп бит аның! Ярый әле ире Фиргать хатынына булышып, ерак җирләргә аны машинада йөртә.

Нурания апаның бөтен җирдә дә өлгерүенә исең китәр! Эшеннән тыш, ул ире белән әле умартачылык белән дә шөгыльләнә, мәкаләләр дә яза, авылларында туган “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә музей ачу мәшәкатьләре белән дә йөри.

Хәтта бүләкләү вакытында да, үзе турында гына уйламыйча, уңае чыккач, ул Губернатордан Сәләй Вагыйзов музеен ачарга булышуын сораган. Николай Меркушкин: “Сезнең үтенечне исәпкә алып, ярдәм итәргә тырышырмын”, - дип вәгъдә иткән.

  • Губернаторның бу бүләге минеке генә түгел, ул Шенталы медицина училищесында миңа белем биргән укытучыларым бүләге дә, - дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде Нурания апа.

Шундый йомшак күңелле милләттәшебез авыру кешеләргә медицина ярдәме генә күрсәтеп кенә калмый, ә җылы сүз белән дә аларның күңелен күтәрә.

- Эшем нинди генә авыр булмасын, мин аны яратып башкарам, чөнки ярдәмем тигән кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетүе, аларга булышуымның нәтиҗәле булуы – минем өчен зур бәхет, - ди игелекле күңелле Нурания апа.

Миләүшә Газыйм.

Хәбәрләр

Наил һәм Фәйрүзә Мостафиннарның туйлары узды

Аллаһыга шөкер, тагын бер татар-мөселман гаиләсе пәйда булды. Наил Мостафин - «Сәлам» гәҗитәсе укучылары өчен яхшы таныш шәхес. Басманың һәр санында төрле-төрле сорауларга төпле җаваплар бирүче мөгаллимебез ул. Наил Мостафин «Нур» мәдрәсәсендә шәкертләребезне динебез Ислам дигән дәрйага алып керүче.

Александр Разуваев: "Татарский язык для россиян - это окно в тюркский мир"

Экономические связи с тюркским миром помогут России создать суверенную финансовую систему. Татарсткий язык является окном в тюркский мир для каждого россиянина. А экономическое сотрудничество с тюркоязычными странами — одна из немногих реальных возможностей для создания полноценной независимой финансовой системы страны. Такое мнение высказал директор аналитического департамента Альпари Александр Разуваев. Он отметил, что за последний год серьезно обострилась ситуация с языками в национальных республиках РФ. Прежде всего, уточнил спикер, это касается тюркских и наиболее промышленно-развитых Татарстана и Башкортостана.

Дога кылабыз ил белән

Зәңгәр күктән якты кояш Җиргә нурларын сибә. Көчле салют тавышлары Рәсәй буйлап сибелә. Без җиңдек, алар җиңелде, Хушларыннан яздылар. Кара хачлы байракларын, Суырып, җиргә аттылар.

Тәмәке төпчеге дә - үзенә бер күрсәткеч

Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр - сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә. Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды.

3 из 139