This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Ватаныбыз Россия Федерациясен саклауда көч куеп яшәде һәм яши
 
Самар өлкәсенең милли хәрәкәтендә байтак кеше катнашты һәм
катнаша. Гәҗитә-журналларыбызда алар турында күп яхшы сүзләр     
язылды, бәйрәмнәрдә әйтелде.
Шулар арасында Шамил Баһаутдин бар.
1989 елның февраль азагында без, Самар өлкә “Туган тел” татар
җәмгыятен оештыручылар, беренче зур чарабызны – Кышкы Сабан
туен үткәрдек. Шул турыда ишетеп, безнең яныбызга Шамил килде,
һәм менә инде 30 елдан артык ул армый-талмый милләтебез өчен,
ана телебезне, татарлыгыбызны, халкыбызның әхлакый
нигезләрен саклар өчен тырыша.
Шушы елларда Шамил өлкәбез татарларының рухи тормышын якты
якка үзгәртүгә бик зур өлеш кертте.
Аның милли бәйрәмнәрне алып барганда сәхнәдән, “Ак бәхет”
радиосыннан әйткән, “Сәлам”, “Бердәмлек” гәҗитәләрендәге
мәкаләләрендә язган дәртле сүзләре һәрбер кешене, олыны да,
кечене дә, илһамландырган, югалыр-югалмас хәлдәге татарлыгын
җанландырып җибәргән, дип уйлыйм.
“Азатлык” радиосы хәбәрчесе булганда да, чирек гасыр буена Шамил
телебезне яклауга үз өлешен кертте.
Бирешмик,
сынмыйк-сыгылмыйк,
тырышыйк,
халкыбызга тугры булыйк,
матур телебезне,
җыр-моңнарыбызны саклыйк,
дигән өндәүләре меңнәрнең җаннарына хуш килде.
Шамил Баһаутдин кызы Наилә белән
Сабан туе,
Нәүруз,
Сөмбелә бәйрәмнәрен,
Балалар фестивален,
“Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесен оештыручылар исемлегендә.
Ул төрле милли бәйрәмнәребезне алып баручы да булды, татар
гәҗитәләрендә, радиода журналист булып та эшләде.
Ун ел буена төрле халыкларның телен, җыр-моңнарын яңгыраткан,
халык күңелендә якты йолдыз булып янган 11 телле “Радио-7”не, “Ак
бәхет”не оештыруда, эшләтүдә, җиң сызганып, хезмәт итүче дә ул. Күп
еллар “Радио-7”нең, “Туган тел” оешмасының директоры иде.
Оешмабызга килгәч тә, 1989 елда, майның 20ндә,
Куйбышев Авиазаводының Спорт Сараенда ул әдәби-
музыкаль бәйрәм үткәрде, Харрас Әюповның “Йөрәк атым” поэмасын
сәхнәләштерде. Рольләрне бик оста итеп Наилә (Шамилнең кызы, ул
вакытта әле мәктәп укучысы), Раилә Сафина-Галләмова (Куйбышев
мәдәният институты студенткасы) һәм милиционер Мәсгут Шамкаев
башкардылар.
Озакламый Наилә Куйбышев радиосында “Иделкәем-илкәем” исемле
татарча тапшыру оештырды һәм аны унбиш ел буена алып барды.
Рәшит Абдуллов белән Шамил Сызрань, Похвистнево,Тольятти
шәһәрләрендә милли оешмалар булдырырга ярдәм итеп йөрделәр.
Стара-Загора урамында Җәмигъ мәсҗиде төзер өчен җир бирмәскә
дип оештырылган митингтларда, сугыш-бәрелеш килеп чыкмасын
өчен, татарларны күзәтеп, тыеп тордылар, каршы чыкмаска
өндәделәр һәм, канун нигезендә , “Туган тел” җитәкчеләре буларак,
шәһәр түрәләре белән сөйләшеп, җирне бирдерүгә ирештеләр.
Шулай ук Рәшит Абдуллов белән Камышлы районын торгызуда
катнаштылар.
Шамил Баһаутдин һәрвакыт “Яктылык” мәктәбен пропагандалады,
беренче елларда мәктәпкә балалар туплауда Әминә Шәмси белән зур
көч куйдылар. Һәм бу уку йортының уңышлы эшләвендә аның да
өлеше зур.
Ана телләребезне укытуга киртәләр куя торган яңа кануннарга, аз
комплектлы мәктәпләрне юк итүгә, мәктәпләрдә правослау динен
укытуга каршы торып, ил җитәкчеләренә хатлар язуда да ул актив
катнашты. Шамил Бөтендөнья татар конгрессының
берничә корылтаена делегат булып сайланды.
Самар Дуслык йортының эшендә актив катнашты, милләтара
дуслыкны ныгытуга, Ватаныбыз Руссиянең бердәмлеген саклауга көч
куйды.
Аны, хәрби кешене, гаиләсе белән илебезнең кайсы почмагына
җибәрсәләр дә, ул Татарстан гәҗитә-журналларын яздырып укыган.
Телебезне, әдәбиятны яхшы белә, татар телендә чиста, матур итеп
сөйләшә.
Урыс телле мәктәпләрдә укысалар да, аның балалары, оныклары ана
телебезне яхшы беләләр, мәктәптә, институтта бик уңышлы укыйлар.
Оныгы Диләрә, берьюлы ике факультетта укып, Казан Федераль
университетын Кызыл дипломга тәмамлады. Журналист һәм инглиз
теле буенча профессиональ тәрҗемәче дипломын алды.
Бүгенге көндә инглиз теле буенча мөгаллимә булып эшли.
Шамил - үрнәк ир, әти, бабай.
Хатыны Римма инсульт алгач, ул аңарга бик зур ярдәм күрсәтте.
Хәрәкәтсез калган хатынын, күп көч куеп, аякка бастырды.
78 яшендә булуына карамастан, үзе дә бирешми, гел хәрәкәттә.
Нинди генә һава торышы булмасын, ул көненә җәяү сигез чакрым юл
уза.
Бакчасында да тырышып эшли – яшелчәләр, җимешләр үстерә.
Байтак-байтак еллар якты үрнәк булыр безнең иптәшебез, дустыбыз.
 
“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең ветераны
Камил угылы Азат НАДИРОВ.

Хәбәрләр

Камил хәзрәт Сәмигуллин Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде Татарстан мөфтие, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, 4460 метр биеклеккә күтәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына - 4460 метр биеклеккә күтәрелде. Биредә ул Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төште.

Казанда Пәйгамбәрнең тормышы турында татар телендә ике томлы китап чыгачак

Китап Мөхәммәт пәйгамбәр гомеренең Мәдинә чоры турында сөйли. Казанда «Аллаһы сөекле рәсүле Мөхәммәд салләһу галәйһи вә сәлләм» Мәдинә чоры» китабы чыгачак. Бу турыда китапның авторы — Россиядә танылган татар мөселман эшлеклесе, «Миргазыян» Казан мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров хәбәр итә.

Яңа елда тик куанычлар гына булсын!

Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез! Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим. Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим. Туганлык хисләре ташып торсын. Дусларыбыз ишәйсен.

Салават уналты «Жигули» бүләк итте

Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.

1 из 205