This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”
 
Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх
Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта
остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп,     
Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде,  
Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В”
компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче
вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.
 
Аның күкрәген “Мактау билгесе”, “Дуслык” орденнары, өлкә Губернаторының
“Самар өлкәсе алдындагы казанышлары өчен”, “Самар өлкәсе иминлегенә хезмәт
иткәне өчен” күкрәк билгеләре бизи. Төрледән-төрле медальләргә лаек була ул.
Вазыйх Гатович – милли җанлы кеше, ул үзенең халкы өчен янып-көеп яши, татар
милли хәрәкәтендә, динебез Ислам юлында бихисап зур эшләр башкарган шәхес.
Августта Вазыйх Гатович үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Без шушы
олуг вакыйга алдыннан милләттәшебез белән әңгәмә корып, аңардан тормыш
серләре белән уртаклашуын сорадык.
 
Вазыйх әфәнде, сез – тере легенда. Нинди генә строй булмасын, барлык авырлыкларны үзегез ерып барып, җиңеп чыктыгыз. Сездә беренче булу теләге кайдан барлыкка килде? Нәселегездә кем шундый сыйфатка ия булган?
 
Нәселебездә барысы да шундый иде – әби-бабайлар да, әнием дә. Гаиләдә,
хезмәттә, җәмәгатьчелек эшләрендә алар һәрвакыт әйдәп баручы булганнар. Бу сыйфат миңа да күчкән.
 
Сез – әтисез үскән бала. Әниегез ата да, ана да була белдеме?
Белде. Ачуын китерсәк, әтиләрчә, күп сөйләшмичә, колак төбенә кундырып та ала
иде. Безне, ике малайны, күп сөйләп тәрбияләргә вакыты булмады. Ашатырга,
киендерергә, үстерергә кирәк. Икенче яктан, әлбәттә, әниләрчә сөйде, иркәләде.
 
Вазыйх абый, сез – эштән бәхет таба белүче шәхес. Хезмәтегездән арып
кайтасызмы? Эштән соң нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Мин эшкә дә яхшы кәеф белән барам, аннан канәгатьлек хисе белән кайтам да.
Бер дә арыганым юк, Аллаһыга шөкер.
Хезмәттән тыш, соңгы елларда пешекчелек (кулинария) белән шөгыльләнәм.
Элек, йомыркадан башка, бернәрсә дә пешерә белми идем. Ә хәзер үзбәк
лагманын да, пылау да әзерлим. Күбесенчә көнчыгыш халыклары ризыкларын
пешерәм. Әлбәттә, үзебезнең татар милли ашлары да кулымнан килә. Гөлләр
утырта башладым. Хәзер алар миндә бик күп. Өемне һәрвакыт табигый чәчәкләр
белән дә бизәп торам.
 
Шулай ук иртән ике сәгать Идел буенда йөрергә яратам, зарядка ясыйм, сәламәт
яшәү рәвеше алып барам һәм, иң мөһиме, күңел төшенкелегенә бирелмим.
Сездән күпләр ярдәм сорый. Үзегез кемнән дә булса сораганыгыз бармы?
Аллаһы Тәгаләдән генә сорыйм. Раббыбыз миңа шундый бәхет насыйп иткән,
гомерем буе барлыкта яшәдем, шөкер, кешедән сорарга туры килмәде.
 
Гадәттә, байлар байлар белән генә дуслаша. Якыннарыгыз, дусларыгыз арасында
ярлылар бармы? Алар сезгә нәрсәсе белән якын?
Мин кешеләрне байларга һәм ярлыларга бүлмим. Баймы ул, ярлымы, түрәме,
гади эшчеме – мин моңа карамыйм. Кеше булсын. Намуслы булсын. Миңа эчке
сыйфатлары якын.
Яшь чактан ук җитәкче вазифаларын башкаручы буларак, мин кешеләрне эшкә
алганда аларның өч сыйфатларына өстенлек бирәм – хезмәт сөючәнлек,
намуслылык, югары һөнәрилек (профессионализм). Шуңа күрә шәһәребездә
Мөхәммәтшинның хезмәткәрләре иң яхшылар, дияләр иде. Әгәр дә шушы өч
сыйфатның берсе генә дә булмаса, димәк, ул кеше безгә туры килми. Әгәр дә
инде өчесе дә бар икән, андый кешегә хезмәттә дә, тормышта да ышанырга була.
 
Вазыйх абый, төшләр күрәсезме? Әниегез, вафат булган якыннарыгыз төшегезгә
керәме?
Әйе, бабам, әнием, энем төшемә керәләр. Гел яхшы яктан гына күрәм үзләрен.
Әнием һәрвакыт елмаеп, улым, улым, дип төшемә керә. Минем өчен шатланадыр,
дип уйлыйм.
 
Сезнеңчә, Самар татарларының киләчәге бармы?
Хәзер авыр вакытлар, әлбәттә. Ассимиляция бара. Катнаш никахлар саны үсә.
Күпләр ана телен белми. Монда сәясәтне дәүләттән башларга кирәк. Аның
ярдәме мөһим. Без тырышабыз. Әмма өстән булышлык булмаса, бик авырга туры
киләчәк.
Әлбәттә, кешеләрнең үзләреннән дә күп нәрсә тора. Әйтик, хәзер хәтта үзебезнең
татарлар арасында балаларын туган телгә өйрәтергә теләмәүчеләр бар, ул аңа
тормышта кирәк булмаячак, диләр. Тәрбия балачактан, гаиләдә башланырга
тиеш. Мәсәлән, мин Куйбышевта үстем. Урамда бер татар юк иде, урысча
сөйләштек. Ә әни безне шулай өйрәтте: “Улым, урысча урамда аралаш, ә өйдә
татарча гына сөйләш”. Шулай бервакыт урамнан кереп, өйдә дә урысча сөйләшә
башлаган идем, әни шунда ук: “Улым, мин нәрсә әйткәнне оныттыңмы әллә?” –
дип кисәтте. Безне шулай өйрәтәләр иде. Ә бүген авылдан килүчеләр дә урысча
сөйләшәләр, әле ана телләреннән оялалар да! Шуңа күрә татарыбызның киләчәге
булсын өчен бик нык тырышырга кирәк, дәүләткә дә, халыкка да. Һәм үз арабызда
бердәмлек булуы мөһим.
Чит мәмләкәтләрдә яшәүче татарлар әнием методикасы буенча яшиләр. Өйдә тик
татарча гына сөйләшәләр. Хәзер интернет аша татар теле дәресләре алып
барыла. Шул программа буенча татар булмаганнар да татар телен өйрәнә. Япун
малае татар җырын тыңлап, татарча сөйләшергә өйрәнде һәм, Казанга килеп,
татар теле олимпиадасында беренче урынны алды! Самарның үзендә яхшы
үрнәкләр җитәрлек. Шамил Баһаутдинның оныклары татарча сөйләшә, җырлый,
урыс телен “бишле”гә беләләр, инглиз, француз, испан телләрен үзләштерделәр.
 
Татарда ялгыш караш яши. Имештер, урыс телен белгәч, татар теле нәрсәгә?
Бала никадәр күп тел белсә, шул кадәр зиһене яхшы!
Татар теле ТАТАР булып калыр өчен кирәк! Аллаһы Тәгалә безләрне төрле кавем
итеп яралтты. Димәк, без аны сакларга тиеш. Татар - көчле милләт. Татар
Әхыйрәт көненә кадәр сакланачак, Аллаһы теләсә, әгәр дә оныкларыбызны
намазга бастырсак.
 
Татарлык буенча кемнәрне үрнәк итеп куяр идегез?
Дусларымны, Самар татар милли хәрәкәтенең аксакалларын – Шамил
Баһаутдинны, Илгиз Кәлүчне, Азат Надировны. Алар – ватанпәрвәрләр,
энтузиастлар, милләтпәрвәрләр. Байлык тупламадылар. Чын күңелдән, җан-
тәннәрен биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәделәр һәм яшиләр, эшләделәр
һәм эшлиләр.
Илгиз Кәлүч ничәмә еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамблен җитәкләде. 50 ел элек
мин аңа ансамбльне оештырырга ярдәм иттем. Азат Надиров белән “Яктылык”
мәктәбен төзегәндә күпме эшләдек! Ә, Шамил Баһаутдин кебек, татар телендә
матур, дөрес итеп сөйләшүче кешене башкача күргәнем юк.
 
Сез “Сәлам” гәҗитәсен хәрефкә-хәреф укып барасыз. Ул сезне нәрсәсе белән
куандыра?
“Сәлам”дә, гомумән, талантлы журналистлар эшли, аларның һәрберсенең
мәкаләләре ошый. Шамил Баһаутдинның дин, әхлак, әдәп турындагы язмаларын
яратып укыйм. Ул туплаган тарихи мәгълүматлар күңелемә хуш килә.
 
Сезнеңчә, бәхет – нәрсә ул? Сез бәхетле кешеме?
Әйе, мин үземне бәхетле кеше, дип саныйм. Гәрчә озын гомеремдә кайберәүләр
күтәрә алмаслык күңелсез вакыйгалар, кайгы-хәсрәт күп булды. Иң мөһиме –
бирешмәскә кирәк. Әнием миңа һәрвакыт: “Улым, кайгырма, Аллаһы язмаган эш
булмый”, - дип туглап яшәде. Нәрсә булса да, күңел төшенкелегенә бирелмәскә,
алга атларга, сабыр булырга кирәк.
Бәхет кешенең эчке тойгыларына бәйле. Хәтта авыр вакытларда да – ачлык,
сугыш елларында халык нәрсәдән булса да шатлык, бәхет таба белгән,
бирешмәгән. Бәхет байлыктан да, югары вазифадан да тормый, кешенең үзеннән
тора.
 
Вазыйх Гатович, юбилеегыз якынлаша. 75 яшьлек гомер – озын гомер. Шушы
чорга нәтиҗәләр ясап, нәрсә әйтә аласыз? Яңадан тормыш башларга туры килсә,
берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?
75 яшь тулса да, Аллаһыга шөкер, үземне 45 яшьтәгечә хис итәм. Бернәрсәне дә
үзгәртмәс идем. Бәла-казалар да, кайгы-хәсрәт тә – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән
сынаулар бит. Алар мине чыныктырдылар, көрәшергә, авырлыклардан
курыкмаска өйрәттеләр. Әгәр дә кешенең тормышы гел җиңел, тигез генә барса,
ул аның кадерен белмәс, үсеш юлында булмас иде. Кыенлыклар адәм баласына
көч өсти, көрәшергә, алга барырга этәргеч бирә. Шулай булмаган очракта кеше
сүнә, бер урында торып кала.
 
Вазыйх абый, хаҗга барырга насыйп булса, Аллаһы Тәгаләдән ни сорар идегез?
Үзем өчен сорамас идем, оныкларым өчен сорар идем. Бәхетле, тәртипле,
акыллы, намуслы, хезмәт сөючән булсыннар, безне уздырсыннар.
Мин үз халкым белән горурланам. Безне башкалар да хөрмәт итәләр. Татар
халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем. Моның өчен, әлбәттә, үзебезгә
дә ныклап тырышырга, тәрбияле, әдәпле булырга кирәк.
 
Вазыйх Мөхәммәтшин белән
Миләүшә Газыйм серләште.

Хәбәрләр

В Израиле отправился в Мир Иной бывший редактор еврейских передач "Радио-7 из Самары" Зиси Вейцман

Умный был мой друг. Интеллигент. Писатель. Поэт. Хороший семьянин. Отменный воспитатель. Мы с ним были всегда открыты. Я его уважал, как талантливого человека. Даже в годах у него сохранились детские черты.

Иман сүзен оныттырма

Илаһым, сорыйм синнән Җиңел кылгыл хисабымны Кыямәт көне булганда Кулыма бир Китабымны.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан «Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде. Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

1 из 201