This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Ирләр җилкәсендә Ил тора
 
Адәм балалары төрле.
Кемдер салмак кына атлап йөреп, басынкы гына сүз алып барыр.
Икенчеләре уттай дәртле, хәрәкәтчән.    
Кызу канлылар.
Баскан җирләреннән чаткы чәчрәр.
Табигатьтә дә бит Ут белән Су янәшә көн күрәләр.
Икесе дә бик кирәкләр.
Икесе дә урынлы кулланганда гына кешелек җәмгыятенә үсеш
вә тәрәккыять алып киләләр.
Ярулла угылы Шәүкәт Хайбуловны яхшы беләм.
Кешене таныр өчен аның белән милли хәрәкәттә кайнарга кирәк.
Монда очраклы кешеләр озак эшли алмый.
Сәбәбе дә гади.
Бирегә кешеләрне акча исе тартып китерми.
Үз халкына, Ватанына битараф булмаганнар гына көнне -төнгә ялгап җиң сызганып халык өчен, милләтара дуслыкны саклау
һәм үстерү өчен көч куялар.
"Туган тел" исемле Самар татар җәмгыяте мәйданнарга, мәдәният
Сарайларына
Сабан туе,
Нәүрүз,
Сембелә,
Балалар фестивален кайтарып шәһәр һәм өлкә күләмендә мәдәни тормышның офыгын киңәйтте.
Уңышларның нигезендә татар әйдәманнары тарафыннан үз тирәләренә булдыклы, уңган, акыллы,
эчкерсез,дуслыкның чын мәгънәсен анлаган адәмнәрне табудан гыйбарәт иде.
Алар табылды.
Шуларның берсе - Ярулла угылы Шәүкәт Хәйбулов булды.
Шәүкәт әфәнде зур тормыш юлын узган Азамат ир!
Авыл малае буларак физик эштә чыныккан егет.
Бик булдыклылар гына яшли тимер-томыр арасында кайный.
Шәүкәт яшьлеген трактор кабинасында уздыра.
Куллары алтын булган ирләр теләсә кайсы һөнәрне үзләштерә.
Шәүкәт Самар мебель фабрикасында эшли.
Аның барлык тормыш юлы үсештә.
Ул атаклы Самар Металлурглар заводында тимер эше остасы биеклегенә
күтәрелә.
Заводның генераль директоры Оводенко кулыннан Мактаунамәләр ала.
Юк.
Шәүкәт эш белән генә яшәми.
Ул гомерен татар көрәшенә багышлый.
Үз авылынды гына түгел, чит төбәкләргә дә барып батыр булып кала.
"Яшьлегең дан-шөһрәткә чорналып чәчәк аткан", диемә - "Тукмаклап җибәргән
чаклары да булды", дигәне истә калган. Чит авылларда үзләренекен батыр
күрәселәре килә.
Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яраткан бәндәсенә барчасын да бирә.
Эле шул сыйфатлары өстенә, Шәүкәтебез гармунчы да!
Шәүкәт коеп куйган татар бәйрәмнәренең активисты!
Каян вакыт табып бетергәндер.
Самар "Дуслык" йортында күп милләтләр үз бәйрәмнәрен уздыралар. Команда
булып бара идек шундый тантаналарга.
Шәүкәт анда да беренче сафта булыр иде.
Олыгая башлагач Шәүкәт бабай Самар Җәмигъ мәсҗидендә кизу торучы булып
та эшләде.
Һәм әйтергә кирәк - намуслы башкарды вазыйфаларын.
Хаҗда булып кайтты.
Ярулла угылы Шәүкәт бәхетле ир.
Акыллы, чибәр,уңган кызга өйләнеп алтын куллы малайлар устерде.
Алар Себер киңлекләрендә Ватаныбыз Россия Федерациясенен матди һәм
рухи байлыгын туплауда көч куючылар.
Татар халкы: "Ирләр йөрәгендә иярләнгән атлар ятыр", дигән.
Әйе. Ирләр җилкәсендә Ил тора.
Шәүкәт Хайбулов шундыйларның берсе.
 
Шамил Баһаутдин.
Фотода Шәүкәт Хайбулов хәләл җефете Бибизә ханым белән.

Хәбәрләр

Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”

Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В” компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Самаре сегодня зажгут свечи Памяти

В день памяти и скорби, 22 июня с 21.00 до 22.00 на территории площади Героев 21-й Армии (стела памяти «Защитникам Отечества 1941-1945») пройдет Всероссийская патриотическая акция «Свеча Памяти». Акция приурочена к 22 июня, дню начала Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Волонтеры почтят память тех, кто не вернулся с войны и отдал жизнь, защищая свою Родину.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

1 из 192