This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Төркиядә татар галимнәрен барлау дәвам итә

Төркиядә татар галимнәрен барлау дәвам итә

 «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналында  дөньякүләм танылган тюрколог, татар галиме Рәшид Рәхмәти Арат (1900-1964) турында саллы язма дөнья күрде.  Язманың авторы Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан.

Әтнә районы Иске Әҗем авылыннан чыккан Р.Р.Аратның фәнни эшчәнлеге, дөньякүләм тюркологиядәге урынын татар, төрек галимнәре югары бәяли, хезмәтләренең төрки телләр өчен әһәмиятен даими телгә алалар. Р.Арат 1920-22 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши, «Ерак Шәрекъ» газетасы редакциясендә эшли. 1922-1927 елларда Берлин университетында укый. Шул ук университетта төрки телләр укыта һәм Берлин Фәннәр академиясендә эшли.

Р.Р.Арат – 1933 елдан Истанбул университетының төрки телләр һәм әдәбият кафедрасы профессоры; 1949-51 елларда Лондон университетында лекцияләр укый. 1951 елдан Истанбул университеты каршындагы Тюркология институты директоры булып эшли. Галимнең хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, теле һәм әдәбиятына багышланган. Ул борынгы төрки әдәби ядкяр Й. Баласагунлының «Котадгу белек» (XI) исемле әсәренә багышланган өч томлы хезмәт авторы. Р.Арат «Islam Ansiklopedisi»нә нигез салучыларның берсе һәм аның мөхәррире.

120 еллык юбилее уңаеннан әзерләгән мәкаләсендә Роза Корбан белдергәнчә, галим бөтен гомерен тюркология өлкәсенә  багышлаган.  Шул ук вакытта үзенең татар икәнен дә онытмаган. Төрек телендә язылган язмада Р.Корбан Аратның тормыш юлын һәм иҗатын әтрафлы итеп сүрәтләгән.

www.tatar-congress.org

Хәбәрләр

Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”

Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В” компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Самаре сегодня зажгут свечи Памяти

В день памяти и скорби, 22 июня с 21.00 до 22.00 на территории площади Героев 21-й Армии (стела памяти «Защитникам Отечества 1941-1945») пройдет Всероссийская патриотическая акция «Свеча Памяти». Акция приурочена к 22 июня, дню начала Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Волонтеры почтят память тех, кто не вернулся с войны и отдал жизнь, защищая свою Родину.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

1 из 192