This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

“Якын араларга – май ахыры һәм июньгә планлаштырылган халыкара Сабантуйлар: Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә милли бәйрәм, Софиядә (Болгария) Европа Сабантуе һәм Ташкентта Азия Сабантуе булмаячак. Бүгенгә аларны үткәрүгә рөхсәт алынмаган.  Алга таба фаразлар кору мөмкин түгел, ничек буласын бары тик Аллаһ кына белә”, – дигән вице-премьер.

Төбәкләрдә һәм чит илләрдә Сабантуйлар үткәрүгә килгәндә, Васил Шәйхразиев бу җәһәттән тиешле карарны төбәкләр хакимиятләре җирле татар оешмалары белән берлектә кабул итәргә тиешлеген аңлатып үткән.

Вице-премьер республика сабантуйларының үткәрелү-үткәрелмәве турында сорауга да җавап биргән. “Бәйрәмнең күчерелү-күчерелмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән”, – дигән ул.

Шул ук вакытта кайбер төбәкләр Сабантуйны онлайн-форматта үткәрергә җыена икән. “Новосибирскида яшәүче милләттәшләребез бәйрәмне нәкъ менә шул онлайн-форматта үткәрергә ниятли”, – дип билгеләп үткән Шәйхразиев

 www.vatantat.ru

Хәбәрләр

Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”

Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В” компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Самаре сегодня зажгут свечи Памяти

В день памяти и скорби, 22 июня с 21.00 до 22.00 на территории площади Героев 21-й Армии (стела памяти «Защитникам Отечества 1941-1945») пройдет Всероссийская патриотическая акция «Свеча Памяти». Акция приурочена к 22 июня, дню начала Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Волонтеры почтят память тех, кто не вернулся с войны и отдал жизнь, защищая свою Родину.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

1 из 192