This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Фәрит Бикчәнтәев Татарстанда театрларның якынча кайчан ачылачагын әйтте

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе сүзләренә караганда, театрлар июль урталарында, хезмәткәрләр ялдан чыккач, ачылыр дип өметләнәләр.

 
Михаил Захаров
 

Татарстан театрлары июль урталарында ачылырга мөмкин. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев якынча шул вакытны атады.

«Министрлык театрлар июль урталарында ачылырга тиеш, дип әйтте, чөнки 1 июньнән барлык театрлар да ялга китә. Июль урталарында ялдан чыгып, август башында без сезонны ачарга һәм үз спектакльләребезне уйнарга җыенабыз», - диде Бикчәнтәев. Ул аны «Театр һәм яңа чынбарлык. Тәкъдим ителә торган шартлар» дигән темага онлайн-конференциядә әйтте. Трансляциянең язмасы РФ Театр эшлеклеләре берлегенең YouTube каналында басылып чыкты. 

Бикчәнтәев коллегаларына Татарстанда 16 дәүләт театры өчен бюджет акчалары, хезмәт хакы һәм тамаша куюга каралган акча сакланып калганын сөйләде. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме шәхси театрларны да читләтеп үтми.

Республиканың театр эшлеклеләре берлеге рәисе коронавирус белән катлаулы хәл аркасында һәм финанс проблемалары белән Татарстанда бер генә театрның да ябылмаганлыгын әйтте. Ул шулай ук Камал театрының апрель аенда интернет-трансляцияләр ярдәмендә 500 мең сум акча эшли алуын да өстәде.

Республика хакимияте театрларны гына түгел, мәдәни проектларны да финансларга әзер, диде Бикчәнтәев. Мәсәлән, «Нәүрүз» белем бирү форумы онлайн режимда узачак. 

 «Татар-информ», Динара Прокопьева. 

 
 
 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/19-05-2020/f-rit-bikch-nt-ev-tatarstanda-teatrlarny-yakyncha-kaychan-achylachagyn-ytte-5743864

Хәбәрләр

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

Прямую онлайн трансляцию праздничного намаза из Самарской Соборной мечети вы сможете увидеть на канале Россия 1 в 9 часов 24 мая

Бисмилляхир-Рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху! Дорогие братья и сестры! Поздравляю Вас с приближающимся праздником Ураза Байрам! Пусть Всевышний примет ваш пост, ваши благие дела, искренние поклонения, простит прегрешения и вознаградит нас.

Провели Рамадан по-особенному

Традиционно в месяц Рамадан, при мечетях Самары и области устраивались вечера разговения, куда мог прийти любой желающий. Наибольшее количество постящихся собирались в Соборной мечети, Исторической мечети и мечети Булгарское наследие. В этом году месяц Рамадан проходит у мусульман по-особенному. Нет привычных всем ифтаров – межлисов и таравих намазов, где обычно собирается большое количество верующих. Раньше трудно было представить, что такое может случиться. Ситуация с эпидемией короновируса внесла свои коррективы и заставила изменить формат благотворительных угощений и помощи людям.

1 из 190