This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Камал театры иң яхшы спектакльләрен онлайн карау мөмкинлеге тудырды

 

 

 

Кадерле дуслар! 2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР / СТАРИК ИЗ ДЕРЕВНИ АЛЬДЕРМЕШ 1976 ел

АХЫРЗАМАН / ПЛАХА 1987 ел

КАРА ЧИКМӘН / ЧЕРНАЯ БУРКА 2002 ел

ҮЛЕП ЯРАТТЫ / ЛЮБОВЬ БЕССМЕРТНАЯ 2011 ел

ЙӨЗЕК КАШЫ / ПЕРСТЕНЬ 2011 год

МУЛЛА 2012 ел

ГАЛИЯБАНУ 2015 ел

1 апрельдән 114нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең онлайн-трансляциясенә билетлар сатыла башлаячак. Туры эфирда күрергә теләгән спектакль өчен театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru онлайн-тавыш бирү бара. 

«Килеп туган вәзгыятьне сәнгатьнең яңа юнәлешләрендә үсү мөмкинлеге итеп кабул итәргә кирәк. Камал театры өчен  онлайн-трансляцияләр 2018 елдан таныш технология. Без спектакльләрне онлайн күрсәтү белән генә туктап калмыйбыз. Иртәгәдән, тамашачы белән театр арасындагы элемтәне саклау максатыннан, яңа проект башлана. Безнең артистлар көн дә диярлек Инстаграмда туры эфирга чыгып, тамашачылар белән аралашачак», - диде театр директоры Илфир Якупов.

Белешмә өчен:

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән  берлектә,   YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде.  Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады.  2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алынды. 2020 елның февралендә театр Яр Чаллы һәм Азнакай кинотеатрларында "Сүнгән йолдызлар", "Мәңгелек буран", "Сөясеңме, сөймисеңме" спектакльләрен онлайн күрсәтте.

 

 www.kamalteatr.ru

Хәбәрләр

Губернаторыбыз Дмитрий Азаров төзелеш компанияләренең ниятләре белән танышты

Самарның “Арена” стадионы янында урнашкан “Соңгы миля” исемле аллеяда Төзүчеләр көненә багышланган тантана узды. Чарада Самар өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш компаниясе күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.

«Мои года – мое богатство»

Президент Группы компаний «Прогресс-В», Заслуженный строитель Российской Федерации Вазых Гатович Мухаметшин отметил свой 75-летний юбилей. В жизни нашего героя август вообще богат на значимые события. Каждый год в этом месяце он отмечает три важных праздника – день рождения, День строителя и день рождения своей компании.

Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә. Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Завершается прием заявок на V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков»

С 16 по 20 сентября 2020 года в городе Казань Республики Татарстан Федеральное агентство по делам национальностей совместно с Правительством Республики Татарстан проводит V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков». Для участия в мероприятии организаторы приглашают студентов бакалавриата или магистратуры от 18 до 30 лет, с российским гражданством (вне зависимости от национальности).

1 из 197