This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Кадер кичәсе
 
 
Коръәни-Кәрим: 
 
"Хактыр ки, Без Коръәнне Кадер кичендә төшердек.  
Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә?
Кадер киче - мең айдан да хәерлерәктер.
Ул кичтә һәртөрле эш өчен Раббыларының
рөхсәте  белән фәрештәләр һәм Җәбраил
галәйһиссәлам иңәр.
Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр".
 
Кадер - "кодрәт" дигәнне аңлата.
Аллаһы Тәгалә каршында бу төн иң кодрәтле төндер.
"Кадер төне мең адан хәерлерәк",ди Раббыбыз.
 
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам:
"Кадер  төне - Рамазанның ахыргы ун төнендә.
Бу да так санлы төндә: тугызынчы, җиденче,бишенче йәки өченчесендә".
 
Кадер киче нурлы, тыныч һәм матур булыр.
Бик салкын да,
бик эссе дә булмас.
Ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс.
Һавадан йолдызлар атылмас.
Яңгыр яумас.
Тынлык урнашыр.
Шул төн арты кояш нурсыз тулы ай кебек чыгар.
 
Кадер кичен гыбадәттә уздырырга.
 
Кадер кичендә укыла торган дога:
 
"Йә, Аллаһым,
һичшиксез,
Син гафу кылучы,
Син юмарт,
Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит".

Хәбәрләр

Самарда тагын бер манара калыкты

2020 ел. Мартның егерме бере. Самарның тарихи мәсҗиденең манарасына ай куелды. Идел портыннан Самар шәһәренә күтәрелгәндә сул якта борынгы тарихи мәсҗид 129 еллык тарихын манарасына ай кую белән билгеләде.

Постановление Председателя, муфтия Централизованной религиозной организации "Региональное духовное управление мусульман в составе Центрального духовного управления мусульман России"

ПОСТАНОВЛЕНИЕ Председателя, муфтия Централизованной религиозной организации "Региональное духовное управление мусульман в составе Центрального духовного управления мусульман России"

Игътибар! Концерт күчерелә!

Гузәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концерты 20 марттан 19 апрельгә күчерелә. Алган билетларыгыз буенча кереп булачак. Рәхмәт аңлаганыгыз өчен.

Кадер кичәсе

Коръәни-Кәрим: "Хактыр ки, Без Коръәнне Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче - мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәлам иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр".

1 из 181