This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Гали Сабан туе - 2015

Бүген бездә Сабан туе,
бәйрәм белән котлыйбыз!
Матур мизгелләр кичереп
Күңелле ял итегез.

Барлык төбәк татарларын
Дуслык җепләре бәйли.
Кунакларны каршы ала
Туган аулым Гали.

Бүген бездә Сабан туе,
беркем читтә калалмый.
Уеннарда көч сынашып,
Һәркем сәләтен барлый.

Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер,
Тамак тук, өс-баш бөтен.
Динебез көчле, авылыбыз төзек,
Бүген бездә Сабан туе!

Татар моңы, татар көйләре
Тирә якларга таралсын!
Бүгенге көн күңелләргә
Урнашып кереп калсын.

Авылдашлар сынатмагыз,
Эшегез уңай барсын.
Яңа җиңүләр яуларга
Ходаем насыйп кылсын!

Саимә Морзаханова
бу шигырен Гали Сабан туенда сөйләде.

Шунысы күңелле күренеш - Гали Сабан туен Рафаэл һәм Динә Латыйповлар
"Гали авылым" исемле җыр белән ачып җибәрделәр.
Җырның сүзләрен Саимә Морзаханова язган иде.

Түрәләр Гали Сабан туе сәхнәсеннән авылга кар чистарту машинасын бүләк иттеләр.
Татарстанның Күгәрчен аулыннан килгән кунаклар бүләк итеп аул Мәдәният Сараена синтезатор бирделәр.
Көрәшче Хәйдәр Гәрәевка туган көне уңае белән кесә телефоны бүләк иттеләр.
Өйлә намазын халык чирәмдә укыды.
Ат чабышларында бүләкләр Гали аулы атларына эләкте.
Хәттә ахырдан килгән атка да бүләк бирделәр.
Көрәштә дә төрле категорияләрдә батыр булып Гали аулының 14 ир-егетләре калды.
Абсолют батыр булып Раил Кәлимуллин саналды.
Шунысы куанычлы - барлык уеннарда да барлык бүләкләрне диярлек Гали кешеләре алды. Бу мактауга лаек күренеш!
Гали Сабан туенда хәмер-шәрәб, аракы сатылмады. Чалыш-полыш йөрүчеләр күзгә ташланмадылар.

Саимә Морзаханованың 10 битле хатыннан мәгълүматны Шамил Баһаутдин сайлады.

Хәбәрләр

Рифкат углы Радик Газизовның туган көне!

Самар татарлары өчен гази­зебез Радик әфәнде! Сез гомер дигән дәрьяның сыртында торасыз. Әле кайчан гына, елмая-елмая, зур сәхнәләрдә баянда көйлә­ребезне сайрата идегез. Матур тембрлы тавышыгыз белән дәртле дә, моңлы да җырларыбызны яңгыратып, күңелләребезне күтәрә идегез. Зур бәйрәмнәрдә тамаша­ларны алып бардыгыз. Ләкин дә төп һөнәрегез - мөгаллимлекне һәрвакыт алгы сызыкка чыгара белдегез. «Яктылык»та балаларның ярат­кан абыйлары биеклегенә күтә­релдегез.

Рейхстагны алуда катнашкан бабам

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов 1921нче елның 1 апрелендә Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туа. Күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала була ул. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, тормыш көтүе бик авырга кала. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. 1940нчы елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә, чөнки 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да - кичәге чик сакчысын – Көнбатыш фронтка күчерәләр. Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчы итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941нче елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Самарда имамнар белемнәрен камилләштерделәр

Самарның "Нур" мәдрәсәсендә елына ике мәртәбә өлкәдәге авыл һәм шәһәр муллаларын чакырып дәресләр үткәрәләр. Мәдрәсә классларында гарәп теле, Коръәни-Кәримне тәҗвид буенча уку,дин тарихы, хәдисләр һәм башка фәннәр буенча дәресләр бирелә. Дәресләрне Самарның иң әзерлекле имамнары алып баралар. Апрель ахырында укуларга түбәндәге мөселманнарыбыз килгәннәр иде: Насыйп углы Дим Хәкимов Халит углы Шәһкәт Фазлыев Газали углы Туйбай Шәймуратов Әүхәд углы Мингали Кәлимуллин Мохтәр углыСөләйман Ибраев Еркемгалит Кибашев Зәйнулла углы Сәфиулла Әбдрахманов Хөсәен углы Исмаил Фәхретдинов Кәбир углы Илыат Шириязданов Пахат углы Нурлан Дингаутов

Авыл тормышын бизәп яшәүче Гөлүсә

"Исеме җисеменә туры килә", дигән әйтем бар. Исеме үзенең җанына, күңеленә якын булса, халәтенә туры килсә, үз исемен яратса һәм аны якын күрсә генә, кеше бәхетле була. Исемнәрдә тирән мәгьнә ята. Шуңа да һәркемнең үзлеге - җисеме, холкы, бар булдыгы аның исеме нигезендә формалаша. Татарларда матур, ягымлы, серле һәм тирән мәгънәле исемнәр күп. Шуларның берсе - Гөлүсә. Гөл кебек чибәр дигәнне аңлата. Язмыш сынауларын ул балачактан ук кичерсә дә, төрле авырлыкларга бирешмәгән, тормышта үз юлын, үз урынын дөрес сайлап тапкан. Аның һөнәре һәм эше дә үзенең табигатенә туры килә. Ул - югары белемле педагог. Иске Ярмәк авылындагы ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог булып эшли. Ул - йомшак күңелле, ягымлы, ярдәмчел, кешелекле һәм аралашучан. Гөлүсәгә 10 яшь булганда аның әнисе каты авырый. Гаиләдәге тормыш авырлыкларының төп өлеше аның җилкәсенә төшә. Шулай да кыз урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Хәле авыр булса да, әнисе аны институтка укырга керергә үгетли. Кечкенәдән укытучы булу хыялы белән яшәгәнгә, Гөлүсә Самар шәһәренең педагогия институтына укырга керә. Аның студент елларында илдә кискен үзгәрешләр башлана. Акча алышына, кризис башлана.

144 из 150