This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана

Татар теле дәресләре һәр якшәмбедә булачак.

2 февральдән Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете бинасында татар теле дәресләрен укыту яңадан башлап җибәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр «Туган тел» мәдәният үзәге ярдәмендә «Сәлам» иҗтимагый оешмасы белән берлектә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла.

Татар теле дәресләре һәр якшәмбедә 11: 00 сәгатьтә башлана. Дәресләр «Азан» мәчете бинасында узачак.

www.tatar-inform.ru

Хәбәрләр

Шигърият кичәсенә килегез!

Бөек шагыйребез Муса Җәлил тууына 114 ел тулу уңаеннан "Туган тел" оешмасы шигърият кичәсе уздыра.

Доха намазы

Кояш чыгып , сөңге микъдарына күтәрелеп зәвәл вакыты җиткәнчегә хәтле укыла торган намаз. Бу хакта хәдистә болай дип китерелә: "Һәр иртән һәрберегезнең буыннары садака бирергә тиешледер.

"Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык"

Авылдашларыбыз белән Подбельскдагы «Доблесть» реабилитация үзәгендә гыйнвар аенда ял иттек. Табиплар ярдәмендә уколлар, системалар алып, төрле кабинетларда булып, бик файдалы итеп дәваландык. Быел 75-еллык җиңү бәйрәменә каршы сөйләштек тә, Похвистнево шәһәренә барып яңа мәсҗидне котладык һәм шәһәр музеенда экскурсиядә булдык.

Полиция офицеры булса да, намазын калдырмый

Самар шәһәрендә “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле быел 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Илле ел – үзе бер кеше гомере. Ярты гасыр эчендә бу коллектив аша кемнәр генә узмаган! Кайсын алсаң да - олуг шәхес, милләтебез горурлыгы. Шундыйларның берсе – Таһир угылы Җәмил Нугаев.

1 из 176