This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Иң олуг зикер - ул намаз!
 
Әңгәмәбез Самардагы "Нур" мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин белән.
 
Мәҗлесләрдә Мүхәммәд пәйгамбәр соңгы Пәйгамбәребез дип сөйлиләр.
Бу турыда Коръәндә әйтелгәнме?
 
Коръәннең "Әхзаб" сүрәсенең 40-42нче аятьләрендә
болай диелгән: "Мүхәммәд сезнең арагыздагы бер генә ирнең дә атасы түгел.
Ул фәкать Аллаһының Рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең соңгысыдыр".
 
Халыкта "Тәсбих" тарту һәм "Зикер" әйтү дигән сүзләр бар. Бу берүк нәрсәме?
 
Берүк.
 
Тәсбих, Зикер -
 
"Сөбхәналлаһ",
 
"Әлхәмдүлиллә",
 
"Аллаһу әкбәр",
 
"Лә иләһә иллаллаһ" дип кабатлаулар керә.
 
Кайсысы олырак?
 
Иң олуг зикер - ул намаз!
 
"Шайтанны дошман күрегез", дигән фикерне ничек  аңларга?
 
Бик гади. Бу "Гөнаһлы эшләрдән баш тарту, игелек кылу", дигәнне аңлата.
 
Бу сезнең сүзме?
 
Бу фикер Коръәннең  "Фатыр" сүрәсендә язылган.
 
Аллаһыдан курку ни белән бәйләнгән?
 
Аллаһы Тәгалә "Фатыр" сүрәсендә болай ди:  
"Галим кеше Аллаһының җәзасыннан курка, чөнки ул укыган, белемле.
Надан кеше генә Аллаһны бар дип тә белми".
 
Халык телендә: "Үзең казыган чокырга, үзең төшүең бар", дигән әйтем яши.
Бу гыйбарә тормыш тәҗрибәсеннәнн чыгып әйтелгәнме,
әллә дини чыганакта бармы?
 
"Фатыр" сүрәсенең 43 нче аятендә:
"Хәлбуки, кеше үзе казыган чокырга үзе төшә", диелгән.
 
Татар халкының формалашуы Коръән-Кәримгә нигезләнгән.
Шуңа күрә Коръәндәге асыл фикерләр еллар белән
мәкальләргә күчкән, татар халык педагогикасына әйләнгән.
 
Наил Мостафин белән
әңгәмәне Шамил Баһаутдин
алып барды.

Хәбәрләр

Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”

Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В” компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Самаре сегодня зажгут свечи Памяти

В день памяти и скорби, 22 июня с 21.00 до 22.00 на территории площади Героев 21-й Армии (стела памяти «Защитникам Отечества 1941-1945») пройдет Всероссийская патриотическая акция «Свеча Памяти». Акция приурочена к 22 июня, дню начала Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Волонтеры почтят память тех, кто не вернулся с войны и отдал жизнь, защищая свою Родину.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

1 из 192