This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Яктылык" мәктәбе гимназияләр биеклегендә белем бирә

 

Һәр узган елга йомгаклау ясау яхшы гамәлгә керә. 2019 ел тарихка керде.  

Шул уңай белән Самар өлкә  мәгариф министрлыгы зур  күләмле басма әзерләде.  

125 битле китапчыкта Самарның барлык мәктәпләре турында  тулы мәгълүмат бирелгән. 

Ничә мәктәп? 

Һәр мәктәптә ничә бала укый? 

Барлык фәннәрдән  балалар ничә балл җыйганнар? 

Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләр аерым, 11нче тәмамлаучылар аерым исемлектә тупланган. 

Укучыларыбызның башларын саннар, баллар белән катырмыйча гына, 

сүз белән генә мәгълүмат бирергә булдым. 

Самарда 160тан артык мәктәп. Барлык таблицаларны өйрәнеп чыккач, 

шундый нәтиҗәгә килдем. 

Без урыс мохитендә көн күрәбез. Менә шул баллар урыс телен бик яхшы белмиләр дигән фикер тудыра. 

160 мәктәп арасында математика  буенча беренче урында лицейлар.  

"Яктылык"лылар - 9нчы урында торалар!  

Бу "Яктылык" мәктәбе өчен зур дәрәҗә!  

Урыс теле буенча лицейлар шулай ук алда бара, "Яктылык" укучылары да алардан калышмый.  

Самарның 15 иң көчле гимназияләре,лицейлары исемлегенә мәктәпләрдән тик "Яктылык" кына кергән.

 

 Шамил Баһаутдин.

                                                                                                  

Хәбәрләр

Шигърият кичәсенә килегез!

Бөек шагыйребез Муса Җәлил тууына 114 ел тулу уңаеннан "Туган тел" оешмасы шигърият кичәсе уздыра.

Доха намазы

Кояш чыгып , сөңге микъдарына күтәрелеп зәвәл вакыты җиткәнчегә хәтле укыла торган намаз. Бу хакта хәдистә болай дип китерелә: "Һәр иртән һәрберегезнең буыннары садака бирергә тиешледер.

"Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык"

Авылдашларыбыз белән Подбельскдагы «Доблесть» реабилитация үзәгендә гыйнвар аенда ял иттек. Табиплар ярдәмендә уколлар, системалар алып, төрле кабинетларда булып, бик файдалы итеп дәваландык. Быел 75-еллык җиңү бәйрәменә каршы сөйләштек тә, Похвистнево шәһәренә барып яңа мәсҗидне котладык һәм шәһәр музеенда экскурсиядә булдык.

Полиция офицеры булса да, намазын калдырмый

Самар шәһәрендә “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле быел 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Илле ел – үзе бер кеше гомере. Ярты гасыр эчендә бу коллектив аша кемнәр генә узмаган! Кайсын алсаң да - олуг шәхес, милләтебез горурлыгы. Шундыйларның берсе – Таһир угылы Җәмил Нугаев.

1 из 176