This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Аның йөрәге шау мәхәббәттән тора

2019 елны озаттык. 365 көн буена бәйрәм була алмый. 365 көннең дә төннәре бар бит.

Улйан өлкәсе борынгы болгар бабайларыбыз туфрагында урнашкан. 

Ә ул туфракта милләтебезнең асыл генофонды гомер кичергән.

Кәше авылын урыслар Елховое Озеро дип йөртәләр. Ә татар йөрәгендә ул - Кәше.  

Габдулла кызы Рәисә Миңлегулова - Кәше кызы.

Аның йөрәге шау мәхәббәттән тора.

 

Олуг мәхәббәт һәм югалтулар

Онытылмаслык сафлык һәм яктылык

Изге истәлекләр калдырдың.

Һичкайчан да онытмамын

Йөрәк түремдә саклармын.

 

Ап-ак карлар җәелеп ята

Синең нурлы йөзеңдәй.

Авыруыңнан арынып

Ак җәймәдә ял итәсеңдәй.

 

Табигатьнең тынычлыгы

Сиңа ярдәмен бирә кебек.

Аның сызлаган тәненә

Дәвалар биргән кебек.

 

Син утырткан алмагачлар

Моңаеп басып тора.

Нигә ташлап китте диеп

Бик тә авырсыналар.

 

Дөнйалар да тыныч торсын иде

Кышның аклыгы кебек.

Нигә бу авырулар инде

Йөрәгемә ахырзаман җиткән кебек.

 

Үлем-җитем булып тора

Кайгы хәсрәтләр булып ала.

Раббым гореф-гадәтләрдән аерма

Һәрвакыт ярдәмеңне ташлама.

 

Табигатьнең чибәрлеген

Күреп яратсак иде.

Болындагы чәчкәләрнең

Матурлыгын күрә белсәк иде.

 

Без Тукайлы, Салаватлы

Төрле чорда яшәсәк тә.

Арабызда бик күпләр бит

Туган телне,һәм моңыбызны олылаучы.

 

Язмыш безне таптаса да

Чыдыйбыз тайпылбыйбыз.

Динебезгә таянабыз

Шагыйрьләрдән, җырчылардан

Зур үрнәкләр алабыз.

 

Бер карасаң бик күпләр бит

Милләт өчен тырмаша.

Кемдер шигырен язадыр

Икенчесе көйгә сала.

 

Хисләрне сүзләргә салып

Шагыйрьләр шигырь яза.

Җаннарыбызга сафлык өркеп

Күңелгә изгелек сала.

 

Йөрәкләргә үтеп керә

Җырчыларның моңнары.

Барчасы да татар өчен

Бөеклеген таныту өчен.

 

Габдулла кызы Рәисә Миңлегулова,

Улйан өлкәсе.

Кәше авылы - Кинел иле.

Хәбәрләр

Вазыйх Мөхәммәтшин: "Татар халкының абруе тагын да үссен, дип сорар идем”

Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшинның бөтен гомере төзелеш белән бәйләнгән. 16 яшендә балта остасы булып эшли башлаган егет, хезмәтендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, Россиянең атказанган төзүчесе исемен йөртүче җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде, Россия Федерациясе Президентының Мактаунамәсенә лаек булды. “Прогресс-В” компанияләр группасына утыз ике ел тулды, ә Вазыйх Мөхәммәтшинның җитәкче вазифаларын башкаруына 55 елдан артык вакыт үтеп китте.

Милли китапханә Сабантуена багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән

Күргәзмәдә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

В Самаре сегодня зажгут свечи Памяти

В день памяти и скорби, 22 июня с 21.00 до 22.00 на территории площади Героев 21-й Армии (стела памяти «Защитникам Отечества 1941-1945») пройдет Всероссийская патриотическая акция «Свеча Памяти». Акция приурочена к 22 июня, дню начала Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Волонтеры почтят память тех, кто не вернулся с войны и отдал жизнь, защищая свою Родину.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аңардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, ялгышмый тормыйбыз. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Галимнәр, Коръән аятьләренә таянып, гөнаһларны икегә бүлеп карый. Бүгенге сәхифәбездә без Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов белән шулар хакында сөйләштек.

1 из 192