This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Татар җыры"нда соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде

Быел "Татар җыры" фестивале егерменче тапкыр үткәрелә.

 
 
 

Казаннның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Халыкара «Татар җыры» фестивале үтте. Биредә соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде. Фестивальне "Барс медиа" компаниясе оештыра.

 

Оештыручылар фикеренчә, соңгы егерме елның иң популяр җырчылары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ләйсән Гыймаева, «Айфара» төркеме, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәсим Низамов, Әлфинә Әзһәмова, Хәмдүнә Тимергалиева, Филүс Каһиров, Иркә, Әнвәр Нургалиев, «Казан егетләре», Идрис Газиев, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Азат Фазлыев, Эльмира Сөләйманова, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов.

Шулай ук концертта безнең арадан киткән Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Әлфис Кыямов, Вәсилә Фәттахова, Илһам Шакиров кебек җырчыларны искә алдылар. Балалар хоры әлеге җырчылар репертуарыннан «Ак чәчәкләр», «Әлдермешкә кайтам әле» «Кил син», «Туган як», «Чыгарсыңмы каршы алырга» җырларын башкарды.

 

Концертны Татарстанның атказанган артистлары Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды.

 

 Алинә Айдарова ( www.tatar-inform.ru)
 

 

Хәбәрләр

"Татар җыры"нда соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде

Казаннның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Халыкара «Татар җыры» фестивале үтте. Биредә соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде. Фестивальне "Барс медиа" компаниясе оештыра.

Иман байлыгыннан аермасын Раббыбыз!

Менә тагын Яңа ел килеп җитте. Балалар өчен ул һәрвакыт куаныч булып тора. Олылар моңа бераз башкачарак мәгънә салып сабырлык белән язганын көтеп калалар. Каныбызга сеңгән.

Галиулла абзыйга тиңнәр юк!

2019 ел тарих киштәсендә утыра. Кемнәр ничек узган елны бәялиләр соң? Кемгәдер бәхет алып килгән, кемнедер кыерсыткан ул. Сызран шәһәрендә генә түгел, Самар өлкәсендә дә аныңдай татар һәм гарәб телләрен камил белүче бармы икән соң?

Татар халык педагогикасы

Алтмышта картлык капкасы ачылыр. Бала чакта олылардан курыксаң, олыгайгач балалардан куркасың. Ана сөте белән кермәгәнне тормыш кертә. Башны мендәр астына тыгып кына дөнйадан качып булмый.

1 из 174