This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Галиулла абзыйга тиңнәр юк!
 
2019 ел тарих киштәсендә утыра.                                                       
Кемнәр ничек узган елны бәялиләр соң?
Кемгәдер бәхет алып килгән, кемнедер кыерсыткан ул.
Сызран шәһәрендә генә түгел, Самар өлкәсендә дә
аныңдай татар һәм гарәб телләрен камил белүче бармы икән соң?
 
Ата-ана өчен иң зур шатлык - ул балаларның җәмгыять
өчен файдалы булып яшәү. Ватаныбызны көчәйтүдә балаларның өлешен күрү.
Галиулла абзыйның малае Рашид атасын кабатлап хәрби очучы булды.
Әтисен тыңлап чын татар гаиләсен булдырды. Инде Рашитның малае Илдар
хәрби кеше. Сүриядә сугышта булды.Зур дәрәҗәгә иреште.Узган елны
ноябернең  егерме сигезендә техник фәннәр кандидаты булды.
Хәрби училищеда укыта.
Хәләл җефете Алсу белән әти-әнисенә
һәм Зур әтисе белән Зур әнисенә куаныч кына өстәп яшиләр.
Әгәр оныкларың татарча сөйләшә икән, димәк картлар олуг хәзинә калдыралар
үзләреннән соң.
Догачылар калдыралар.
 
Галиулла абзый гомере буена мөгаллимлек хезмәтен башкарып килә.
Күпләрне татарлыкка якынайтты.
Күпләрне намазлыкка бастырды
һәм Изге Китабыбыз Корьәни-Кәримне укырга өйрәтте.
Угылы Рашит белән бергә басып намаз укыйлар мәсҗидтә.
Монардан да олуг хәзинә була аламы ата өчен!
Угылы әтисен машинасында утыртып алып килә,
утыртып алып кайта намаздан.
Шул буладыр инде ул бәхет!
 
Безнең халыкта гаҗәеп тирән мәгънәгә ия булган "калеб" сүзе бар.
Әгәр татар баласы ана карынында ук хәләл ризыклар белән тукланса,
бишек җырын тыңлап йокыга китсә,
мультфильмын ташлап әти-әнисе белән намазлыкка басса,
Раббыбызның барлыгын һәм берлеген белеп аңардан куркып яшәсә,
Коръән күрсәткән юлдан тайпылмаса,
Рәсүлебез с.г.в.нең хәдисләренә тотынып яшәсә -
ул баланың калебе динебез Исламча булачак.
Калебе сафларның бабалары тынычлап мәңгелеккә күчәчәк.
 
Галиулла абзыебыз әле полковник булып хезмәт иткәндә,
Коръән, намаз укыган зат.
Шуңа да ул хәрби тормышта да динебез Ислам кушканча яшәде.
Ә Китабыбыз:"Кем сәламны беренче бирә, шуңа савабы күбрәк", ди.
Армиядә булмаган хәл.
Полковник буларак солдатларга, курсантларга беренче булып "честь"ны ул бирде!
Сызранда әле бүген дә бу хәлне истә тотучылар бар.
Кемдер моны сәерлек дип санар.
Ә бит франсузларның хәрби уставларында мондый фикер теркәлгән:
"Первым отдает честь, кто интеллигентнее".
Галиулла абзыебыз Самар татарларының горурлыгы.
Өлкәбезнең "Ак бабае".
Татар халкының Зыялысы!
 
Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Провели Рамадан по-особенному

Традиционно в месяц Рамадан, при мечетях Самары и области устраивались вечера разговения, куда мог прийти любой желающий. Наибольшее количество постящихся собирались в Соборной мечети, Исторической мечети и мечети Булгарское наследие. В этом году месяц Рамадан проходит у мусульман по-особенному. Нет привычных всем ифтаров – межлисов и таравих намазов, где обычно собирается большое количество верующих. Раньше трудно было представить, что такое может случиться. Ситуация с эпидемией короновируса внесла свои коррективы и заставила изменить формат благотворительных угощений и помощи людям.

Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай шәһәренең «Бурҗ Хәлифә» дип аталган иң биек бина Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиллеге хәбәр итте.

Фәрит Бикчәнтәев Татарстанда театрларның якынча кайчан ачылачагын әйтте

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе сүзләренә караганда, театрлар июль урталарында, хезмәткәрләр ялдан чыккач, ачылыр дип өметләнәләр. Татарстан театрлары июль урталарында ачылырга мөмкин. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев якынча шул вакытны атады.

В Японии начали выпускать чернила «Тартар» с татарским узором на этикетке

Японская компания Tono & Lims начала производить чернила зеленого цвета под названием «Тартар» с национальным татарским узором на этикетке. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» рассказала жительница Японии Мидзуки Накамура-Сакурама.

1 из 189