This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Губернатор Миләүшәгә медаль бирде
 
Татарстанның Азнакай районында туып үскән
 
Миләүшә Самар җирлегендә танылып китте.
 
Беренчедән, ул төрле һөнәр иясе.
 
Икенчедән, ул биш бала үстереп аякка бастыручы Ана!
 
Ничек өлгерә икән соң бу ханым дип куясың.
 
Өлгерә һәм ничек кенә әле. Матур итеп  зәвыклы киенә дә белә.
 
Биле дә яшь кызларча.
 
Ир күңелен дә күрә белә..
 
Самарның Алабин музеенда дүртенче Идел буе төбәкләренең
 
халык һөнәрләренең уңганнары үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр.
 
Миләүшәбез кул эшләрен балаларга өйрәтә.
 
Чигәләр. Тегәләр. Кисәләр.
 
Үзләре уйлап тапкан бизәкләрне асылташлар белән бизиләр.
 
Карап туймаслык җәүһәрләр тудыралар!
 
Миләүшә ханымның гарип балалар белән эшләвен истә тотсак,
 
соклану өстенә олуг хөрмәт уяна.
 
Бүгенге көндә дүрт егет һәм бер кыз үстерүче Ана сокланырлык
 
гамәл башкара. Ул оста тәрбияче Хатын-кызга Раббыбыз тарафыннан
 
җибәрелгән вазыйфаны башкара.
 
Менә шуңа да, губернаторыбыз
 
Дмитрий Азаров милләттәшебез Миләүшә Завьяловага
 
"Ана даны медален" тапшырды.
 
Бу уңышта иренең дә өлеше барлыгын истәп чыгармаска кирәк.
 
Балалар тәрбияләгәндә дә актив катнаша, мәсҗидкә барырга да вакыт таба.
 
 
Наилә Хөсәенова.
 

Хәбәрләр

Татар халык педагогикасы

Алтмышта картлык капкасы ачылыр. Бала чакта олылардан курыксаң, олыгайгач балалардан куркасың. Ана сөте белән кермәгәнне тормыш кертә. Башны мендәр астына тыгып кына дөнйадан качып булмый.

Губернатор Миләүшәгә медаль бирде

Татарстанның Азнакай районында туып үскән Миләүшә Самар җирлегендә танылып китте. Беренчедән, ул төрле һөнәр иясе. Икенчедән, ул биш бала үстереп аякка бастыручы Ана! Ничек өлгерә икән соң бу ханым дип куясың. Өлгерә һәм ничек кенә әле. Матур итеп зәвыклы киенә дә белә.

Дамир Йосыпов - Русия Герое!

2019 ел тарих киштәсенә кереп утырды. Вакыйгалар күп булды. Ләкин дә тавык чүпләп бетерә алмаслык ыгы-зыгы арасында алтын бөртегедәй мәшһүрләре дә ялтырап халык күңелендә истә калды.

Мөхәдин беренчелекне алды!

2019 ел менә-менә капкачын ябып, 2020нче ел капкасын ачып җибәрәчәк. Декабернең бишендә Уфа шәһәрендә мәдрәсә шәкертләренең изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне тәҗвид белән уку буенча бәйге узды.

4 из 176