This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Губернатор Миләүшәгә медаль бирде
 
Татарстанның Азнакай районында туып үскән
 
Миләүшә Самар җирлегендә танылып китте.
 
Беренчедән, ул төрле һөнәр иясе.
 
Икенчедән, ул биш бала үстереп аякка бастыручы Ана!
 
Ничек өлгерә икән соң бу ханым дип куясың.
 
Өлгерә һәм ничек кенә әле. Матур итеп  зәвыклы киенә дә белә.
 
Биле дә яшь кызларча.
 
Ир күңелен дә күрә белә..
 
Самарның Алабин музеенда дүртенче Идел буе төбәкләренең
 
халык һөнәрләренең уңганнары үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр.
 
Миләүшәбез кул эшләрен балаларга өйрәтә.
 
Чигәләр. Тегәләр. Кисәләр.
 
Үзләре уйлап тапкан бизәкләрне асылташлар белән бизиләр.
 
Карап туймаслык җәүһәрләр тудыралар!
 
Миләүшә ханымның гарип балалар белән эшләвен истә тотсак,
 
соклану өстенә олуг хөрмәт уяна.
 
Бүгенге көндә дүрт егет һәм бер кыз үстерүче Ана сокланырлык
 
гамәл башкара. Ул оста тәрбияче Хатын-кызга Раббыбыз тарафыннан
 
җибәрелгән вазыйфаны башкара.
 
Менә шуңа да, губернаторыбыз
 
Дмитрий Азаров милләттәшебез Миләүшә Завьяловага
 
"Ана даны медален" тапшырды.
 
Бу уңышта иренең дә өлеше барлыгын истәп чыгармаска кирәк.
 
Балалар тәрбияләгәндә дә актив катнаша, мәсҗидкә барырга да вакыт таба.
 
 
Наилә Хөсәенова.
 

Хәбәрләр

2015 елгы Корбан тантаналары аеруча истә калырлык

Корбан гаете алдыннан Ватаныбыз Русиянең башкаласы Мәскәүдә Европада иң зур мәсҗид ачылды. Берьюлы 10 мең кеше намаз укырлык заллары бар. Мөселман дәүләтләренең җитәкчеләре һәм дәрәҗәле кунаклар килде. Татарстан илбашы Рөстәм Миңнеханов беренче намазны укучылар сафында иде. Шул бәйрәмдә дәрәҗәле шәхесләр белән бергә Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да булды. Русия Президенты Владимир Путин, мөселманнарны олылап, зур нотык тотты. Аның чыгышыннан бер өзек: “Дәүләт алга таба да илебездә мөселман динен өйрәнү мәктәбен, дини белем бирү системасын торгызуда зур ярдәм күрсәтәчәк.

Ислам дине яңалыклар кертүгә мохтаҗ түгел

Коръән – Аллаһы Тәгалә әмерләре тупланган Изге Китап. Анда галәм серләре һәм уңай тормыш итү кагыйдәләре тупланган. Ул - иксез-чиксез мәгълүматлар һәм гыйлем дәрьясы. Ислам дине яңалыклар кертүгә мохтаҗ түгел. Ул абсолют хакыйкатькә – Коръәнгә нигезләнгән. Тик аңа яңалыклар кертү гадәте элгәре дә булган, хазер дә бар. Бу - ширеклек (Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек) рәвеше. Ул иң зур гөнаһлардан санала. Борынгы бабаларыбыз чиксез авырлыклар, газаплар чигеп яшәгәндә дә, Ислам динен саф һәм бөтен килеш сакларга тырышканнар. Яңалыклар кертү - ул Ислам диненең үзкыйммәтен, бәрәкәтен һәм сафлыгын киметүгә юнәлгән рухи гариплек.

Утыз Имяни — идейный лидер реформаторства

К религиозной реформации татарского сообщества в России привели восстания татаро-башкирского населения. Они были вызваны русификаторской политикой царизма. Например, выступления под руководством Батырши в 1755 году и Пугачёва в 1773 - 1774 годах были следствием политики преследования Ислама и христианизации мусульман. Татарское население России было отдалено от решений своих экономических и социально-политических проблем со времён завоевания Казанского ханства. Была ликвидирована система национального просвещения. Проводилась жестокая политика христианизации.

Чигуле кулмэк

Ишек кактылар. Җәүһәр барып ачты. - Җәүһәр җаныем, үзең генәме? - дип сөйләнә-сөйләнә Илсөяр килеп керде. - Үзем генә булмый, кем белән булыйм тагы? Дамир көндез эшли, мин төнлә. Өйдә безнең икәү чагыбыз бик сирәк. - Шулай шул, җаныем. Эшлим дип, гомер буе ялгыз яшисез инде. - Болай, ичмасам, сагынышып торабыз. Өч ел бергә гомер итеп «эһ» итешкәнебез дә юк. - Синең хатын-кыз горурлыгың юк, Җәүһәр, — дип элеп алып китте Илсөяр. — Әзрәк горурлыгың булса Дамирыңа шулхәтле вуле бирмәсиең. Берүзе кинога йөри, берүзе...

174 из 197