This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Губернатор Миләүшәгә медаль бирде
 
Татарстанның Азнакай районында туып үскән
 
Миләүшә Самар җирлегендә танылып китте.
 
Беренчедән, ул төрле һөнәр иясе.
 
Икенчедән, ул биш бала үстереп аякка бастыручы Ана!
 
Ничек өлгерә икән соң бу ханым дип куясың.
 
Өлгерә һәм ничек кенә әле. Матур итеп  зәвыклы киенә дә белә.
 
Биле дә яшь кызларча.
 
Ир күңелен дә күрә белә..
 
Самарның Алабин музеенда дүртенче Идел буе төбәкләренең
 
халык һөнәрләренең уңганнары үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр.
 
Миләүшәбез кул эшләрен балаларга өйрәтә.
 
Чигәләр. Тегәләр. Кисәләр.
 
Үзләре уйлап тапкан бизәкләрне асылташлар белән бизиләр.
 
Карап туймаслык җәүһәрләр тудыралар!
 
Миләүшә ханымның гарип балалар белән эшләвен истә тотсак,
 
соклану өстенә олуг хөрмәт уяна.
 
Бүгенге көндә дүрт егет һәм бер кыз үстерүче Ана сокланырлык
 
гамәл башкара. Ул оста тәрбияче Хатын-кызга Раббыбыз тарафыннан
 
җибәрелгән вазыйфаны башкара.
 
Менә шуңа да, губернаторыбыз
 
Дмитрий Азаров милләттәшебез Миләүшә Завьяловага
 
"Ана даны медален" тапшырды.
 
Бу уңышта иренең дә өлеше барлыгын истәп чыгармаска кирәк.
 
Балалар тәрбияләгәндә дә актив катнаша, мәсҗидкә барырга да вакыт таба.
 
 
Наилә Хөсәенова.
 

Хәбәрләр

Провели Рамадан по-особенному

Традиционно в месяц Рамадан, при мечетях Самары и области устраивались вечера разговения, куда мог прийти любой желающий. Наибольшее количество постящихся собирались в Соборной мечети, Исторической мечети и мечети Булгарское наследие. В этом году месяц Рамадан проходит у мусульман по-особенному. Нет привычных всем ифтаров – межлисов и таравих намазов, где обычно собирается большое количество верующих. Раньше трудно было представить, что такое может случиться. Ситуация с эпидемией короновируса внесла свои коррективы и заставила изменить формат благотворительных угощений и помощи людям.

Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай шәһәренең «Бурҗ Хәлифә» дип аталган иң биек бина Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиллеге хәбәр итте.

Фәрит Бикчәнтәев Татарстанда театрларның якынча кайчан ачылачагын әйтте

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе сүзләренә караганда, театрлар июль урталарында, хезмәткәрләр ялдан чыккач, ачылыр дип өметләнәләр. Татарстан театрлары июль урталарында ачылырга мөмкин. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев якынча шул вакытны атады.

В Японии начали выпускать чернила «Тартар» с татарским узором на этикетке

Японская компания Tono & Lims начала производить чернила зеленого цвета под названием «Тартар» с национальным татарским узором на этикетке. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» рассказала жительница Японии Мидзуки Накамура-Сакурама.

1 из 189