This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Җиңүчеләр сафында

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, бу гаиләгә яшәү бик авыр була. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә ярдәм итә.

1940 елның ноябрендә аны Кызыл армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә, 102нче чик полкына хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә. 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да, кичәге чик сакчысын, Көнбатыш фронтка күчерәләр.

Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчик итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941 елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Тиздән парадта катнашкан сугышчыларга кулларына корал тотып, Мәскәү юнәлешендә башкалабызга ыргылучы немец илбасарларына каршы көрәшергә туры килә. Бабам да бу бәрелешләрдә беренче тапкыр сугыш чирканчыгы ала. Менә шул вакыттан алып, алар дошманны көнбатышка таба куа башлыйлар һәм Смоленскига кадәр барып җитәләр. Шәһәрне дошманнардан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Тик “Батыр ярасыз булмый”, диләр халыкта. Атакага барганда, ул яралана һәм Кострома шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Анда хәрби табиблар Фәйзулла Әпсәләмовны аякка бастыргач, ул яңадан фронтка китә.

1943нче елның җәендә язмыш аны Курск тирәсендә барган сугыш кырларына китерә. “Курская дуга” дип аталган мәхшәр җире була ул. Прохоровка авылы янындагы совет һәм немец танклары бәрелешендә миномётчик буларак катнаша ул. Аларның дивизиясе үзләреннән күп тапкырга көчле булган дошман һөҗүменә каршы тора, соңрак хәтта үзләре дә контратакага күтәреләләр. Шушы бәрелештә үзен кыю солдат итеп күрсәткән Әпсәләмовка командиры Дан ордены тапшыра. Бу сугышта ул икенче тапкыр каты яралана. Госпитальдән терелеп чыккач, аңа яңадан үзенең частен куып җитәргә туры килә. Ә полкташлары бик еракка, хәтта безнең көнбатыш чикләребезгә кадәр үк барып җиткән булалар. Сугышчыларга юлда биек тауларга менәргә, шаулап аккан Днепр, Буг, Висла елгаларын, салларга яки понтоннарга утырып, кичәргә туры килә. Висланы кичкәч, алар фашистларны Польшаның башкаласы Варшавага кадәр куып баралар. 1945нче елның 17 январендә Фәйзулла Әпсәләмов бу шәһәрне дошманнардан азат иткәне өчен “За освобождение Варшавы” дигән медальгә лаек була. (Ике тапкыр контузия алырга да өлгерә ул монда !)

Аның 120нче батареясы да кергән 1нче Белоруссия фронты сугышчылары шулай көрәшеп, Германиягә кадәр барып җитә. 1945нче елның апрелендә бу фронт башка фронтлар белән берлектә Германиянең башкаласы булган Берлинны чолгап ала. Бик каты барган канкойгыч сугыштан соң, ниһаять, фашист козгыннарының оясы булган Берлин шәһәре бирелә. Инде ефрейтор дәрәҗәсендә булган Фәйзулла бабам Берлиндагы Рейхстагны алуда күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены һәм “ За взятие Берлина” дигән медаль белән бүләкләнә. Соңрак аңа “За Победу над Германией” дигән медаль дә тапшыралар. Шулай итеп, Җиңү көнен ул Берлинда каршылый.

Ә инде үзенең тиздән Мәскәүдә узачак Җиңү Парадында катнашачагын белгәч, аның күңелендәге бу шатлыклы хәбәргә сугышчан иптәшләрен югалтудан туган әрнү хисе килеп кушыла. 1945нче елның 24 июнендә илебезнең башкаласы – Мәскәүдә Кызыл мәйданда уздырылган Җиңү парады сафларында барганда да, җиңелгән фашист Германиясе армияләренең хәрби әләмнәрен Мавзолей янына ташлаганда да, ул боларның барысын да шушы иптәшләре өчен эшләвен аңлый.

1946нчы елда карт бабам туган якларына, инде ничә ел күрмәгән әнисе янына кайта. Ул гомер буе туган авылы – Байтуганда яши. Нинди эштә эшләсә дә, үзенең бөтен гомерен данлы хезмәткә багышлаган кеше ул.

Минем батыр, кыю Фәйзулла бабам 2009нчы елның 4 июнендә 88 яшендә туган авылында – Татар Байтуганында вафат була.

Фәйзулла бабам Әпсәләмов турында өлкәбездә чыккан “Книга памяти” дигән китапта да укырга мөмкин.

Самар шәһәрендә Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга стелла куелган. Аның янәшәсендә гранит такталар беркетелгән. Шушы такталарга Самардан һәм өлкәбездән 1945нче елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда уздырылган Җиңү парадында катнашкан якташларыбызның исемнәре уелган. Шулар арасында минем кадерле Фәйзулла бабамның фамилиясе дә бар.

Мин шундый бабамның оныгы булуыма һәм аның фамилиясен йөртүемә горурланам.

Самар шәһәренең

Яктылык” мәктәбен тәмамлаган

Альбина Әпсәләмова.

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158