This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Тарихта беренче мәртәбә Самарда Казан Федераль Университетының татар хоры чыгыш ясады

 

2019 ел. Ноябрьнең утызы. Самарның «Яктылык» исемле мәктәбендэ гажәеп олуг тантана узды. Мәктәпнең актлар залы халык белән шыгрым тулы. Тарихта беренче мәртәбә Самарда Казан Федераль Университетының татар хоры чыгыш ясады. Самар тамашачысы хорның нәрсә икәнен инде оныткан иде! Барлык җырларга тукталмасам да, берничәсен эйтми мөмкин тугел!
Концерт «Собханалла» исемле жыр белэн башланып китте. Сузләрен атаклы шагыйребез Роберт Миннулин язган.


Хорда шау яшьлэр.
Шуңа да «Татарстан яшьләре» исемле җыр гимн биеклегендә яңгырады. Авторларынын берсе - Флера Низамова. Беренчедән, Флера - талант иясе! Икенчедэн, гомерен «Татарстан яшьләре» гәҗитәсенэ багышлаган журналист. hәр сузе - алтын бөртеге!


Мәшhур Тукаебызнын «Тәфтиләуе» татар моңына мәдхия.
Җырларын санап тормыйча композиторларның исемнәрен генә әйтик.
Салих Сәйдәшев,Рестәм Яхин, Ринат Еникеев, халык жырлары.
Бу композиторларның җырларын бүгенге сәхнә чыпчыклары кутәрә алмый!
Римский -Корсаковнын «Шәхризадәсе»- шедевр!

 

Безнең хәлдән килмәгән җыр юк  дигәндэй «бискэ» италйан жырын башкардылар.
Хор дигәч тә, алар катып калган формат тугел. Сольный чыгышлар, дуэт, трио ...
hәр җырчыга үзен күрсәтергэ мөмкинлек бирелгән.
Штамп юк. Хәтта татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры да, ахырдан түгел, уртада зал тулы халык басып җырлады.
Монысы да табыш!

 

Бу очрашу коры концерт карау гына булмады. Тамашачылар микрофонга чыгып фикерләрен әйттеләр. Өлкән сыйныф балалары студентларга сораулар бирделәр.
 Соңыннан зур аш табыны оештырылды. Тагын ике сәгать тәмле-томнар белән сыйланып, үгет-нәсыйхәт тыңлап, китап сүзе ишетеп, Коръән авазларына мөкиббән булып яшьләр табыны тугәрәкләнде.
Барлык чыгымнарны үз җилкәсенә эшбатыр Рубен Сабирҗанов алды.

Шамил Баhаутдин.

Хәбәрләр

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

Прямую онлайн трансляцию праздничного намаза из Самарской Соборной мечети вы сможете увидеть на канале Россия 1 в 9 часов 24 мая

Бисмилляхир-Рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху! Дорогие братья и сестры! Поздравляю Вас с приближающимся праздником Ураза Байрам! Пусть Всевышний примет ваш пост, ваши благие дела, искренние поклонения, простит прегрешения и вознаградит нас.

Провели Рамадан по-особенному

Традиционно в месяц Рамадан, при мечетях Самары и области устраивались вечера разговения, куда мог прийти любой желающий. Наибольшее количество постящихся собирались в Соборной мечети, Исторической мечети и мечети Булгарское наследие. В этом году месяц Рамадан проходит у мусульман по-особенному. Нет привычных всем ифтаров – межлисов и таравих намазов, где обычно собирается большое количество верующих. Раньше трудно было представить, что такое может случиться. Ситуация с эпидемией короновируса внесла свои коррективы и заставила изменить формат благотворительных угощений и помощи людям.

1 из 190