This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Зиратларны амрик чаганыннан арындырабыз
 
Мәчәләй авылында дүрт мәсҗидтә Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Барлык
мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән котлыйбыз! Пәйгамбәребез
с.г.в.нең тормышы, холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора,
нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә.
Үткән атнада мин Татарстанга туганнарымның хәлләрен белергә барып
кайттым. Минем әнием Әлмәт районы, Тайсуган авылында туып-скән.
Туганлык җепләрен ныгытырга кирәк. Шаригатебездә туганлык җепләрен
саклау - фарыз гамәл.
Татар-мөселман зиратларын амрик чаганы (клен) басып киткән. Ул шундый
агач, аны бернәрсә белән дә бетереп булмый, дип сөйлиләр. Ул агач үзенең
агуын тирә-якка таратып, бөтен үсемлекләрне үтерә, аның тирәсендә
бернәрсә дә үсә алмый.
Үзенең орлыкларын кыш чыккач кына, яз башы килеп җиткәч, сибә башлый,
һәм яңа агачлар үстерә бирә. Һәрнәрсәнең агу таратуын өйрәнеп, ул агачны
да агулап була.
Безнең Мәчәләйдә шушы агуны кулланып, бүгенге көнне бөтен булган
зиратларыбыздагы чаган агачларын бетереп киләбез. Тагын 1 - 2 ел – ул
агачлар бөтенләй калмас, дип уйлыйбыз. Бу эш бик катлаулы түгел, агу
сатып алырга кирәк. Мәсҗидләребездә, шөкер Аллаһыга, акчалар бар, халык
садаканы бик мул биреп тора. Шушы агуны яфракларына һәм сапларына
сибәргә кирәк. Яфраклар аша ул агу турыдан-туры тамырына эләгә, һәм ул
агачны чирләтә, әкрен-әкрен генә корыта башлый. Үсемлекнең дә үсешенең
юлын өйрәнсәң, һәм ул тирә-яктагы үсемлекләргә агуны ничек бирә икән,
шулай ук үзенә дә бирергә кирәк. Бу - табигатьнең законы.
Безнең Үзәк мәсҗид тирәсендәге иске зиратыбызда ул агач бетте. Моның
өчен бик зур рәхмәтләр әйтеп киләбез Ришат Канюкаевка һәм аның угылы
Рафаилгә. Ике ел эчендә шушы агуны әкрен генә сиптереп, "Раундап"
"Глитер" дигән нәрсә белән бетерделәр. Бүгенге көнне аның яфраклары да
калмады, калган тамырларын бабаларыбыз балта белән каерып
ташладылар.
“Глитер”- “Глифосфат кислоты в виде изопропила амминной соли”- бу
нәрсәне табып була, кибетләрдә һәм, иренмичә сиптереп, барысын да
бетерергә мөмкинлекләр бар.
 
Ә инде бөтен булган зиратларны, Мәчәләйнең актив халкы, бергәләшеп,
киңәшеп, кайттылар шәһәрләрдән, машина өстенә машиналар җыелды, хәтта
урамга куярга да урын калмады. Күршедә торган хатын-кызлар пәрәмәчләр
һәм чәйләр әзерләп, өстәлләр җыеп, авылдашларыбызны сыйладылар.
Ничә еллар бергә күрешә алмаган яшьләребез, картларыбыз,
кочаклашып,сәламләштеләр һәм бергәләп көне буе зур борынгы зиратны
арчып чыктылар.
“Восток” хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Камаз машиналары
бирделәр, яндырган җиргә пожар машинасын да куйдылар - гөрләп
эшләделәр.
Бу эшне безнең шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз онытмыйлар, бик уңай
хәзер интернет аша бер-берсе белән киңәшеп, җыелып, шушындай эшне
китереп чыгардылар. Әйтергә кирәк, эшләгән эшләр барысы да бик әйбәт
инде, ләкин тормыш бер урында тормый. Кабер казырга техника сатып
алгач, бүгенге көнне нинди генә салкыннар булса да, җиңеллек белән бу
эшне алып баралар безнең авылдашлар.
Тик шунысы гына борчый. Әзерләп куйган аппаратны бер кеше килеп ала, ә
балчыкларын да чистартмаган килеш икенче кеше китереп куя. Бер мең
ярым акча түләргә кирәклеген барыбыз да беләбез, ә түләргә бик
ашыкмыйбыз. Ул нәрсәгә бит бензин белән кыйммәтле май да сатып алырга
кирәк. Вакытында маен алмаштырмаган булсалар, әллә кайчан ул аппарат
җимерелгән булыр иде. Аның бит очы күмгән әрвахка барып терәлә,
авырлыгы аңарга булаганын бер дә уйламыйбыз. Безнең имамнар, чын
күңелдән сорап, авылдашлар исеменнән, әҗер-сәвап алырсыз, дип, ул
аппаратны газовикларга тапшырдылар. Аларга рәхмәт әйтергә кирәк -
бүгенге көнгә кадәр аппарат әйбәт эшләп килә. Булган проблемнарны дүрт
мәсҗид имамнары бик җиңел чишәләр. Шулай эшләмәсәк, үзебезнең
Иманыбызның камиллеген исбатлый алмас идек.
Хак юлга өндәү, аны тормышка ашыруда ярдәмле булу һәркайсыбызга
әҗерсавапларын өстәячәк, бергәләп, дус яшәп, туган җирне өзелеп сөюче
халыкның кыйбласы булырга тиеш.
Мәсҗидләребезгә, зиратларыбызга уңайлыклар кертүгә ярдәм иткән бу
авылдашларга бик рәхмәтләребез һәм аларга эшләрендә зур уңышлар
телибез.
Аллаһы Тәгалә барысына да исәнлек, җан тынычлыгы һәм Иман байлыгы
насыйп итсен иде.
 
 
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Әгәр кешедә әлеге өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар…

* Әгәр кешедә шушы өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар, Үз кайгыртучанлыгына алыр, Үз рәхмәте белән аның кимчелекләрен яшерер һәм колын Үзенең мәхәббәт даирәсенә кертер: беренчесе – кешенең үзенә нигъмәт бирелгәндә рәхмәтле булуы һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау-хәмед әйтүе;

«Алтын Казан»: Опера театры сәхнәсендә беренче татар мюзиклы

Көнбатышны кабатлаумы, әллә үзебезчәме? М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры тамашачыны беренче тапкыр татарча мюзиклга җыйды. Композитор Эльмир Низамовның «Үзгәреш җиле» кагылган диплом эше сәхнәгә нинди рәвештә менде? 2011 елда рок-опера жанрында язылып, 2014тә беренче тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен узган ялларда кабаттан «Үзгәреш җиле» фестивале кысасында карый алдык.

«2021 нче ел- Татар милләте бердәмлеге елы» дип игълан ителә

Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татарлар белән Zoom форматында бу шундый беренче очрашу. Анда барлыгы 360 га якын татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Марат Кәбиров: Татарстан Язучылар берлеге бар, тик аларның күбесен татар белми

Татарстан Язучылар берлеге бар. Анда өч йөзгә якын әгъза һәм күпмедер язучы бар. Болар – Татарстан язучылары. Араларында Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре бар. Бик яхшы, бик талантлы каләм әһелләре. Тик аларның күбесен татар белми. Чөнки алар нибары – Татарстанның халык язучылары. Үзләренең дә, китапларының да, уй-фикерләренең дә шушы республика чигеннән ерак киткәннәре юк. Ә Татарстанда җиде миллион татарның күпме өлеше генә яши.

2 из 204