This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Зиратларны амрик чаганыннан арындырабыз
 
Мәчәләй авылында дүрт мәсҗидтә Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Барлык
мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән котлыйбыз! Пәйгамбәребез
с.г.в.нең тормышы, холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора,
нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә.
Үткән атнада мин Татарстанга туганнарымның хәлләрен белергә барып
кайттым. Минем әнием Әлмәт районы, Тайсуган авылында туып-скән.
Туганлык җепләрен ныгытырга кирәк. Шаригатебездә туганлык җепләрен
саклау - фарыз гамәл.
Татар-мөселман зиратларын амрик чаганы (клен) басып киткән. Ул шундый
агач, аны бернәрсә белән дә бетереп булмый, дип сөйлиләр. Ул агач үзенең
агуын тирә-якка таратып, бөтен үсемлекләрне үтерә, аның тирәсендә
бернәрсә дә үсә алмый.
Үзенең орлыкларын кыш чыккач кына, яз башы килеп җиткәч, сибә башлый,
һәм яңа агачлар үстерә бирә. Һәрнәрсәнең агу таратуын өйрәнеп, ул агачны
да агулап була.
Безнең Мәчәләйдә шушы агуны кулланып, бүгенге көнне бөтен булган
зиратларыбыздагы чаган агачларын бетереп киләбез. Тагын 1 - 2 ел – ул
агачлар бөтенләй калмас, дип уйлыйбыз. Бу эш бик катлаулы түгел, агу
сатып алырга кирәк. Мәсҗидләребездә, шөкер Аллаһыга, акчалар бар, халык
садаканы бик мул биреп тора. Шушы агуны яфракларына һәм сапларына
сибәргә кирәк. Яфраклар аша ул агу турыдан-туры тамырына эләгә, һәм ул
агачны чирләтә, әкрен-әкрен генә корыта башлый. Үсемлекнең дә үсешенең
юлын өйрәнсәң, һәм ул тирә-яктагы үсемлекләргә агуны ничек бирә икән,
шулай ук үзенә дә бирергә кирәк. Бу - табигатьнең законы.
Безнең Үзәк мәсҗид тирәсендәге иске зиратыбызда ул агач бетте. Моның
өчен бик зур рәхмәтләр әйтеп киләбез Ришат Канюкаевка һәм аның угылы
Рафаилгә. Ике ел эчендә шушы агуны әкрен генә сиптереп, "Раундап"
"Глитер" дигән нәрсә белән бетерделәр. Бүгенге көнне аның яфраклары да
калмады, калган тамырларын бабаларыбыз балта белән каерып
ташладылар.
“Глитер”- “Глифосфат кислоты в виде изопропила амминной соли”- бу
нәрсәне табып була, кибетләрдә һәм, иренмичә сиптереп, барысын да
бетерергә мөмкинлекләр бар.
 
Ә инде бөтен булган зиратларны, Мәчәләйнең актив халкы, бергәләшеп,
киңәшеп, кайттылар шәһәрләрдән, машина өстенә машиналар җыелды, хәтта
урамга куярга да урын калмады. Күршедә торган хатын-кызлар пәрәмәчләр
һәм чәйләр әзерләп, өстәлләр җыеп, авылдашларыбызны сыйладылар.
Ничә еллар бергә күрешә алмаган яшьләребез, картларыбыз,
кочаклашып,сәламләштеләр һәм бергәләп көне буе зур борынгы зиратны
арчып чыктылар.
“Восток” хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Камаз машиналары
бирделәр, яндырган җиргә пожар машинасын да куйдылар - гөрләп
эшләделәр.
Бу эшне безнең шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз онытмыйлар, бик уңай
хәзер интернет аша бер-берсе белән киңәшеп, җыелып, шушындай эшне
китереп чыгардылар. Әйтергә кирәк, эшләгән эшләр барысы да бик әйбәт
инде, ләкин тормыш бер урында тормый. Кабер казырга техника сатып
алгач, бүгенге көнне нинди генә салкыннар булса да, җиңеллек белән бу
эшне алып баралар безнең авылдашлар.
Тик шунысы гына борчый. Әзерләп куйган аппаратны бер кеше килеп ала, ә
балчыкларын да чистартмаган килеш икенче кеше китереп куя. Бер мең
ярым акча түләргә кирәклеген барыбыз да беләбез, ә түләргә бик
ашыкмыйбыз. Ул нәрсәгә бит бензин белән кыйммәтле май да сатып алырга
кирәк. Вакытында маен алмаштырмаган булсалар, әллә кайчан ул аппарат
җимерелгән булыр иде. Аның бит очы күмгән әрвахка барып терәлә,
авырлыгы аңарга булаганын бер дә уйламыйбыз. Безнең имамнар, чын
күңелдән сорап, авылдашлар исеменнән, әҗер-сәвап алырсыз, дип, ул
аппаратны газовикларга тапшырдылар. Аларга рәхмәт әйтергә кирәк -
бүгенге көнгә кадәр аппарат әйбәт эшләп килә. Булган проблемнарны дүрт
мәсҗид имамнары бик җиңел чишәләр. Шулай эшләмәсәк, үзебезнең
Иманыбызның камиллеген исбатлый алмас идек.
Хак юлга өндәү, аны тормышка ашыруда ярдәмле булу һәркайсыбызга
әҗерсавапларын өстәячәк, бергәләп, дус яшәп, туган җирне өзелеп сөюче
халыкның кыйбласы булырга тиеш.
Мәсҗидләребезгә, зиратларыбызга уңайлыклар кертүгә ярдәм иткән бу
авылдашларга бик рәхмәтләребез һәм аларга эшләрендә зур уңышлар
телибез.
Аллаһы Тәгалә барысына да исәнлек, җан тынычлыгы һәм Иман байлыгы
насыйп итсен иде.
 
 
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Облагородили территорию мечети

Одним из основных требований Ислама является соблюдение чистоты и порядка в жилищах, на территории обитания, особенно в местах поклонения Аллаху. По высказыванию учёных, чистота и порядок очищают душу, освежают память и облагораживают мысли. Красота и порядок на территории Соборной мечети всегда восхищают и радуют не только мусульман, но и жителей близлежащих домов, посетителей и прохожих.

Ватандашлык һәм кардәшлек хисләрен яңарттык

Ватаныбыз Русия иминлеген саклап калуда зур батырлыклар, түземлелек күрсәткәннәргә дәүләтебез тарафыннан һәрвакыт һәрдаим хөрмәт күрсәтелеп килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел булды. Бу датаны халкыбызның бер өлеше күз яшьләре аша, икенчеләре тирән хәсрәтләр дәръясына чумып каршы алды. Бу - табигый хәл. Сугыш әфате күп гаиләләргә ачы хәсрәт китерде. Халкыбызда:"Вакыт белән яра җөйләнә",- дигән әйтем яшәсә дә, Бөек Ватан сугышының җәрәхәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән, йөрәкләре аша уздырган буын исән чакта фаҗига фаҗига булып калачак. Еллар үтү белән буыннар алмашынса да, нәсел-ырудагы югалтулар йөрәкләрдә һәм маңгайларда мәңгегә хәсрәт сырларын калдырдылар.

Презентация книги «Подвиг огненных лет»

В Доме Дружбы народов состоялась встреча участников и ветеранов войны с представителями национально-культурных общественных организаций и учащимися школ. Были приглашены и активные прихожане мечетей города Самара - ветераны войны и труда. С речами выступили ветераны вооружённых сил: Баязит Казаков - полковник в отставке, участник двух войн - Великой Отечественной и Афганской. Кавалер многих боевых орденов и медалей. Он является создателем и руководителем музея боевой славы в школе 43, много выступает с лекциями на военно-патриотические темы, ведёт активную воспитательную работу с молодёжью. Тагир Мамышев - майор в отставке. Имеет боевой орден Красного Знамени. Он является председателем общества участников и ветеранов войны при Региональном Духовном управлении мусульман Самарской области.

"Аллаһы колы буласым килә"

Ульян шәһәрендә сигезенче тапкыр төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды. Конкурста Идел буе округының дини учреждениеләрендә укучы 10 – 17 яшьлек малайлар катнашты. Самар өлкәсеннән, Ульян, Ырынбур, Казан, Буа шәһәрләреннән килгән шәкертләр “Коръәнне карап уку” һәм “Коръәнне яттан уку” номинацияләрендә үз белемнәрен сынап карадылар. Самар өлкәсенең Гали авылы мәдрәсәсендә укучы Тәлгат Ситдыков конкурста “Коръәнне карап уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ундүрт яшьлек Тәлгат – Кызыл Яр районының Кызылсу авылы малае. Гали мәдрәссәсендә ике ел укый. Мондый бәйгеләрдә беренче катнашуы. Улыбызга Тәлгат исеме куштык. Тик менә күптән түгел ул үз теләге белән исемен “Абдуллаһ” (Аллаһы колы) дип үзгәртте. "Тәлгат" исеме “нур сибүче” дигәнне аңлата. Фәрештәләргә тиң исемне йөртүемне дөрес дип санамыйм, минем Аллаһы колы буласым килә”, - дип аңлатты ул бу гамәлен, - дип сөйләде малайның әтисе Әхтәм Ситдыков. Гали авылы мәдрәсәсеннән тагын бер шәкерт Ишмурат Саламатов исә “Коръәнне яттан уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

199 из 207