This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Бәхетле картлык
 
Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби-
бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә
туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел
әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез.
Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик
зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп,
чәйләр белән сыйлыйлар.
Быел да, октябрьнең берендә Мәдәният йортына җыелдык. Алма төшәрлек тә
урын юк. Чөнки без, картлар, Татарстан артистларының концертларына
Бара алмыйбыз. Беренчедән, билет бәяләре кыйммәт. Икенчедән, кичен юлдан
йөрүе авыр.
Шулай итеп, октябрьнең берендә Мәдәният йорты гөр килеп торды.
Башта районыбызның башлыгы Рафаэл Баһаутдин барчабызны да сәламләп, изге
теләкләрен җиткерде. Самардан да вәкилләр килдгән иде. Аннары концерт
башланды. Тататарстан артистлары читтә торсын. Концерт ике сәгать барды.
Мәдәният хезмәткәрләре бик ныклап әзерләнгәннәр. Аллаһының рәхмәтлре
яусын үзләренә.
Концерт беткәч, фойеда безне сый-хөрмәтләр белән сыйладылар. Авылдашлар
белән очрашып, аралашып, гөрләшеп, чәйләр эчтек.
Аш-су әзерләүчеләргә дә зур рәхмәт.
Киләсе елда да исәнлектә очрашырга насыйп булсын, дип таралаштык.
Өйгә кайтып кына җиткән идем. Үзем эшләгән коммуналь хуҗалыктан ла бер пакет
күчтәнәч китергәннәр. Аллаһының рәхмәте яусын. Пенсиягә чыкканнан бирле,
менә инде 15 ел онытмыйлар, ел саен шулай зурлап торалар. Безне
куандрганнары өчен Раббыбыз үзләрен дә зурласын иде. Безне
шатландырганнары өчен үзләрен дә картлык көннәрендә шундый хөрмәт булсын.
Кылган изгелекләрегез үзегезгәә әйләнеп кайтсын.
 
Гөлчирә ЯРУЛЛИНА
КАмышлы авылы.

Хәбәрләр

Шигърият кичәсенә килегез!

Бөек шагыйребез Муса Җәлил тууына 114 ел тулу уңаеннан "Туган тел" оешмасы шигърият кичәсе уздыра.

Доха намазы

Кояш чыгып , сөңге микъдарына күтәрелеп зәвәл вакыты җиткәнчегә хәтле укыла торган намаз. Бу хакта хәдистә болай дип китерелә: "Һәр иртән һәрберегезнең буыннары садака бирергә тиешледер.

"Тәнебезне сихәтләндереп, рухыбызны сафландырып кайттык"

Авылдашларыбыз белән Подбельскдагы «Доблесть» реабилитация үзәгендә гыйнвар аенда ял иттек. Табиплар ярдәмендә уколлар, системалар алып, төрле кабинетларда булып, бик файдалы итеп дәваландык. Быел 75-еллык җиңү бәйрәменә каршы сөйләштек тә, Похвистнево шәһәренә барып яңа мәсҗидне котладык һәм шәһәр музеенда экскурсиядә булдык.

Полиция офицеры булса да, намазын калдырмый

Самар шәһәрендә “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле быел 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Илле ел – үзе бер кеше гомере. Ярты гасыр эчендә бу коллектив аша кемнәр генә узмаган! Кайсын алсаң да - олуг шәхес, милләтебез горурлыгы. Шундыйларның берсе – Таһир угылы Җәмил Нугаев.

1 из 176