This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне
 
Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:
"Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып
алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды.
Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде.
"Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.
Аннан ул йөрәгемне, зәм-зәм суы тутырылган алтын савытка салып, кат-кат юды һәм урынына
кайтарды".
Шуңа күрә Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләмнең йөрәгеңдә мәк
орлыгы хәтле дә усаллык, золымлык булмаган. Ул үзенең Раббысына, аңа хәтле булган
пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә ышанып, Коръәни-Кәрим Китабынча яшәгән.
Һәм өммәтен дә шуңа өндәгән.
Шулай ук ул аеруча
ятим балаларны,
картларны,
кыерсытылган адәмнәрне үз иткән.
Һәм безгә, өммәтенә дә, шул турыда васыять итеп калдырган.
"Әхыйрәттә күрешкәч, мин, ул кешеләрне танып, кул биреп, күрешермен",- дигән.
Түбәндәге шигыремне укып чыксагыз, тулырак мәгълүмат алырсыз.
Мүхәммәд сәләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә
571 нче елның, сызылып, нурлы таңы ата,
Мәккә шәһәре.
Раббигуль-Зәввәль ае.
Баш көн була.
Яз аеның, матурланып, уянган, җанланган чорында
Рәсүлебез: “Мин дөньяга килдем”, - дип, аваз сала.
Ятим булып ача күзен бу нарасый,
Әминәкәй әнкәсе аны күкрәгендә юата.
Ә әткәсе Габдулла ике ай элек вафат,
Улы дөньяга килгән сөенечтән
Мәхрүм булып, салкын каберләрдә ята.
Бабасы Габделмоталлип аны кулларына ала,
Кәгбәнең эченә кереп,
мөрәҗәгать итә Бөек Затка.
Дога кыла Раббысына аңа онык биргән өчен,
“Мүхәммәд”, дип исем куша нарасыйга.
Хәсрәт ялгыз килми, диләр, анысы хак.
Әминә дә угылы белән алты ел гына гомер итә.
Габделмоталлип бабасы Рәсүлебезнең әнкәсеннән
Өч ел гына калып, ул да мәңгелеккә күчә.
Тугыз яшьтән Рәсүлебез ятимлектә үсә.
Башын бөгеп, туенырга тирен түгә.
Тик, "ах" орып, язмышын ул
бер тиргәми,
Күңелендә була аның изге гамәл генә.
Үзе ятим калып, күз яшьләрен түккәнгәме,
Ятим бала күңелен аңлый, үзе татып үскәнгәме?
Шуңа да күрә ятимнәрне,
Кыерсытылган бәндәләрне,
Күкрәгенә кысып, башларыннан сыйпап, сөя иде.
Менә шуңа Рәсүлебез туган көнне,
Фәрештәләр ятимнәрнең башларын сыйпаган көнне,
Әгәр ятимнәргә садака бирсә бер бәндә,
Кыямәт көнне Аллаһының дидарын күрер ул хәлдә.
"Васыятем, өммәтләрем:
ятимнәрне күрсәгез яныгызда,
Миндәй тәрбия кылып, сөегез,
биреп җылыгызны.
Хәлләрен белеп, сузыгыз сез кулыгызны", - диде
Пәйгамбәрләрнең имамы -Мүхәммәд сәләллаһу галәйһи вә сәлләм.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Иске Мастяк авылы - Самар.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170