This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Авыл Искәндәров белән Мамышевка таянып яши
(Кыр эшләре дога кылып башланды)
 
 
Мәчәләйдә "Восток" исемле авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Аның   
җитәкчеләре - Ринат Искәндәров һәм Хәлиулла Мамышев бүгенге көндә
эшкәртелә торган җирләрдән, зур авырлыклар кичереп булса да, елына
карата яхшы уңыш җыеп алдылар.
Алар бик зур имтихан аша үттеләр, чөнки ел бик катлаулы иде. Һава торышы
яхшы ук булмаса да, үткән җәйдә гектарыннан 20 центнер арпа (ячмень) җыеп
алдылар. Тик шунысы борчый - быел кышкылыкка чәчкән бодай начар үсте. Алда
әле 1000 гектар көнбагыш җыеп алырга кирәк, бик әйбәт өлгереп килә.
Халыкка да өлеш чыгардылар, кемгә - май, кемгә ашлык белән түләделәр. Бу
эшләрне алып баручыларга авылдашларыбыз исеменнән зур рәхмәтләр әйтәбез.
Рамил Мәгъдиев эшендә уңганлык күрсәтте.
Комбайнда - Вәлиулла Субеев.Ул 250 тонна - арпа, 305 тонна суктырды.
Рәшит Иваев - 320 тонна арпа, 380 тонна бодай суктырды.
Ибраһим Усяев 500 гектар чәчте.
Зәйнулла Искәндәров орлык ташыды.
Чәчү агрегатында Радмир Бу-латов эшләде.
Суктырылган кырларда Наил Исмәгыйлев тюклар ясый барды.
Халыкка да бик күп тюклар өләштеләр.
Бу кыр эшләре хәерлесе белән башланды һәм, авырлыклар аша үтүгә
карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде.
Чәчү алдыннан "Восток" җитәкчеләре ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Быел
шундый вакыйга булды - уңыш җыеп алыр алдыннан башта Корбан Гаете
иде. Авылның имамнарын кырга илтеп, дога кылып, кыр эшләрен гөрләтеп
эшли башладылар.
Һава торышы да шушы уңайдан ачылып китте, Һәм уңыш җыйган көннәре бик
ямьле булды. Бу да - Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәнең бер нигъмәте бит.
Авылыбызда имамнарыбыз да, җиң сызганып, эшлиләр.
Имам Сәйфулла Бәхтиев кыяр, помидор үстерә.
Имам Галиулла Мамышев үстермәгән яшелчә юк!
Имам Рамил Курмаевның кулыннан килмәгән эш юк. Гел авылдашларга
булышып тора.
Ә инде активистыбыз Таһир ага Булатов, авылның десантчысы, аның белән
горурланабыз.
Район күләмендә һәм Самарда да ул десантчылар бәйрәмен актив үткәрә.
Шаманов белән дә очрашалар. Бергә төшкән фотолары да бар.
Безнең милләтне дин генә саклап кала, дибез икән, димәк, имамнарга зур
өметләр баглана, мәсҗидләребез безне, милләт буларак, туплап торалар.
Аларга карап, "Восток" җитәкчеләре һәм аларның эшчеләре дә үрнәк алалар, гел
элемтәдә торалар, мәсҗидкә йөриләр.
Авылның тормышы Һәм матурлыгы безнең "Восток" җитәкчеләре җилкәсендә.
Кышкы көннәрне урамнарны, мәсҗидләр тирәсен кардан чистартып торалар.
Җәен дә юл буйларындагы тыкрыкларында чүп үләннәрен чаптыралар, авылны
күркәмләтү өчен бик күп көч куялар.
Аларны авылдашларыбыз исеменнән киләсе бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Киләчәктә дә хәерле, акыллы, мантыйклы эшләр белән җәннәтне юллагыз.
Хезмәт итеп, уңышларга ирешеп, гөнаһтан, хәрәмнән чигенеп, Аллаһыга сенырга
насыйп булсын. Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.
 
Шамил МАМЫШЕВ, Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170