This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен Иман һәм татар теле кирәклегенә
инандык
 
Быелга кадәр “Татарча диктант” дигәч, барлык кеше дә, хәзер ул инде нәрсә диеп,
гаҗәпләнгән булса, 2019 елда андый сораулар шактый кимеде. Кешеләр аны
ничектер үзенчә бәйрәмдәй кабул итә башлады.
 
Менә Самар Җәмигъ мәсҗидендә дә октябрьнең 19ндә матур итеп киенгән зыялы
татар хатыннары җыелды.
Үзебез татарча аралашып, туган телебездә фикер йөртү генә дә күңелләребезне
күтәреп җибәрде. Яшьләребез инде шактый мәктәптә диктант язган чактан узган
булса, үзебезне сынарга булдык.
Татар телебезне онытмадык, аның үсешен теләп, бала-оныкларга да мирас итеп
калдырасыбыз килә бит.
Хәтта дулкынланудан күбебезгә йокы кермәгәнен дә көлешеп сөйләштек. Тик
дулкынлану дин кардәшләр белән исәнләшеп, сөйләшкәч, юкка чыкты.
Диктант Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” исемле хикәясеннән
алынды.
Егермедән артык ханымнар бөтен тырышлыкларын күрсәтеп, матур итеп каләм
тибрәттеләр. Диктанттан соң чәйләр эчеп, һәммәбез мәктәп елларын искә
төшереп сөйләшеп, күңелле ял иттек.
Татарча диктант язу безләрне тагын да ныграк берләштерде. Милли рухыбызны
яңартты. Иң мөһиме – вазыйфаларыбызны исебезгә төшерде. Югары сыйфатлы
татар булып яшәр өчен Иман һәм татар теле кирәклегенә инандык.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170