This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Татар хатыны шундый була!
Шәкертләре аңа охшарга тырыша
 
 
Уң якта - Сания ханым, сул якта - Наилә ханым
 
Матур, бай төсләргә күмелгән алтын көз аенда Сания ханым Мингачева үзенең
юбилеен билгеләп үтә.
Аның юбилее безнең һәммәбезгә, туганнарына, дус-ишләренә, шәкертләренә дә
зур бәйрәм булып тора.
Сания ханым - Самар татарлары өчен үрнәк шәхес.
Әнисе Асия абыстай Яруллинада мөселман хатын-кызына хас булган уңай
сыйфатларның бөтенесе тупланган. Ачык йөзле, тәмле телле Асия абыстай
акыллы киңәшләре белән кешеләргә ярдәм кулы сузып тора.
Яруллиннар һәм Мингачевлар үзләренә чит-ят булган кешеләргә дә булышып
яшиләр. Бер карчыкны үз гаиләләренә алып, аны күп еллар тәрбияләп, соңгы
юлга озатканнар.
Менә шундый гаиләдә туып-үскән Сания ханым башкача яши алмый да инде.
“Сез дини гаиләдә тәрбияләндегез. Гомерегезне дә дингә багышладыгыз. Бу
юлны сайлауга нәрсә этәргеч булды?” – дип сорадым Сания ханымнан.
“Миңа бу юлны сайлауда гаиләбездәге дини мохит сәбәпче булды.
Әти-әниебез безгә кечкенәдән дин тәртибен өйрәтеп үстерделәр. Без энеләрем
белән балачактан үзебезне мөселман, дип тоеп яшәдек. Элек динсезлек чорында
да ураза тоттык, намаз укыдык. Моны кешеләргә күрсәтергә тырышмадык. Тик
күңелебездә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәгә ышану һәрвакыт яшәде”, - дип
сөйләде үзенең балачагы турында Сания ханым.
Ул мәктәпне, медицина училищесын тәмамлап, ун ел кан салу станциясендә
эшләп, үзенең гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлый.
Шул вакытларда Сания ханым Габделәхәт Мингачев белән никахлашып, алар
матур гына гаилә коралар. Озакламый Бохара шәһәренә дини белем алырга
китәләр. Аннан кайтып, Самар өлкәсенең Гали авылында мәдрәсә ачуга бөтен
көчләрен куялар. Габделәхәт әфәнде анда имам булып хезмәт итә. Ә Сания
ханым балаларга һәм хатын-кызларга дини белем бирә.
Биредә берничә ел эшләгәч, 1996 – 2003 елларда Мингачевлар Согуд
Гарәбстанында белемнәрен камилләштереп кайталар. Сания ханымның остазлык
сыйфатларын ишетеп белгән кешеләр аның кайтуын зарыгып көтеп торалар.
 
Сания ханым Мингачева, бөтен көчен куеп, Самар Җәмигъ мәсҗидендә дини
курслар оештырып, балаларга, хатын-кызларга гарәп графикасын, Коръән уку
тәртипләрен, динебезнең тарихын өйрәтергә керешә.
Аның йөрәге, күңеле аша үткән йөзләгән шәкертләре Ислам динен тирәнтен
өйрәнеп, намазга басып, аннан соң үз гаиләләренә дә дини тәрбия биреп яшиләр.
Сания ханым – хаҗга бару бәхетенә ирешкән кеше.
Тирән дини белемле, кешеләр өчен янып яшәүче, ихтирамлы, мәрхәмәтле Сания
ханымның мөлаем йөзеннән беркайчан елмаю төшми. Шундый сыйфатларына
аның бөтен шәкертләре дә сокланып, аның янәшәсендә ешрак булып, аңарга
охшарга тырышалар.
Менә нинди гаҗәеп шәхес ул безнең остазыбыз Сания Мингачева!
Бөтен шәкертләре, дуслары исеменнән аңарга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы
телим. Раббыбыз сезне зиһен байлыгыннан аермасын.
“Сез тик игелек кенә кылып яшисез. Һәр игелегегез сезләргә ун игелек булып
кайтсын иде”, - дип Аллаһыдан сорыйбыз.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170