This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Булгар мирасы”на – 10 ел!
 
 
2019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә
калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар
шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы”
мәсҗиденә ун ел тулды.
Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга
йөриләр.
Ун ел элек бу мәсҗидне салу буенча бар мәшәкатьләрне үз өстенә алган
Мулланур угылы Гомәр Батыршинның куанычлары чиксез иде.
 
 
Ул вакытта Гомәр Батыршин берьюлы ике проект белән мәшгуль булды.
Берсе – мәсҗид салдыру.
Икенчесе – Идел елгасының уң ярында “Канатлы барс” һәйкәлен кую иде. Болгар
бабаларыбызның көньяк чигендә татарлыкны, мөселманлыкны көчәйтә торган
һәйкәл яр битенә үзенә бер тарихи символ өстәде. Ә Болгар дәүләтен, Болгар
ханлыгын ничек инде мәсҗидсез күз алдына китерәсең.
Гомәр Батыршин гыйбадәтханә өчен иң кулай урынны Зубчаниновка бистәсендә
тапты.
Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәнең рәхмәте белән, Самар татарларының тырышлыгы
белән, ул вакыттагы мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинның фатыйхасы белән зур
төзелеш башланып китте.
Безнең татар халкы: “Башланган эш - беткән эш”, - дигән мәкаль әйтеп калдырган.
Һәрнәрсә нияттән тора. Ният изгелеккә, игелеккә таянган булса, аның ахыры да
хәерле була.
Элек чегәннәр белән танылган Зубчаниновка бистәсе хәзер мөселманлыгы белән
танылып китте.
Бүгенге көндә бу бистәгә мөселманнар урнашырга тырышалар.
Киләчәктә миллионлы шәһәребездә Зубчаниновканы татар бистәсе буларак
танырлар, дигән өметтә яшибез.
Ун еллык тантанага Губернаторыбыз Игорь угылы Дмитрий Азаровның ярдәмчесе
Роман Кирсанов килде. Һәм ул үзенең котлавында барлык мәхәллә
мөселманнарын һәм мәсҗид имамы Расыйх Вакказовны ихлас күңелдән котлады.
Якшәмбе көнне узганлыктан, тантанага шәһәребезнең асыл аксөякләре җыелган
иде.
 
 
Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар сөйләп кенә калмадылар, ә затлы бүләкләр дә
тапшырдылар. Монысы инде безнең татар халкының канына сеңгән. Без гади генә
мәҗлескә барганда да буш кул белән бармыйбыз. Һәрвакытны ике кулыбызда да
бүләк булыр.
Һәр бәйрәм мөселман өммәтен берләштерә, көчәйтә, яхшы, якты өметләр
тудыра. Милләтебез сафлана барсын, намазчылар сафы ишәйсен, Ватаныбыз
Русиянең данын, дәрәҗәсен куәтләп яшәүчеләр исемлегендә булыйк.
 
Шамил БАҺАУТДИН язмасы.
Руслан МОСТАФИН сурәтләре.

Хәбәрләр

Коран и благовония: на площади Куйбышева стартовала выставка Всемирного дня Халяль

В четверг, 3 октября, в Самаре начался Volga Investment Summit & World Halal Day (Волжский инвестиционный саммит и Всемирный день Халяль). На площади Куйбышева свои товары представили ведущие игроки рынка халяль. Они съехались в Самарскую область из разных регионов России и стран мира.

“Булгар мирасы”на – 10 ел!

2019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденә ун ел тулды. Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөриләр.

Шундый балалар да була икән

"Сәлам" гәҗитәсе редакциясенә нинди генә кешеләр килми. Һәр адәм баласы теге йәки бу мәшәкать белән дөнйа куа. Хатын-кызлар олыгайган көннәрендә кара-каршы утырып сөйләшергә сердәш эзләсәләр, ирләр, купчелек очракта, чекердәшә-чекердәшә чәйләп утырасылары килә.

Горланов организовал выезд учащихся к «Барс»у

7 сентября состоялся выездной урок краеведения у памятника “Летящий барс”, который был установлен на средства культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” (руководитель - Гумар Батршин), в селе Ширяево Самарской области, в рамках реализации культурно-исторического проекта “Истоки. Булгарская цивилизация на Самарской Луке”.

1 из 167