This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Яңа Җүрәй авылында мәрхәмәтле һәм тәртипле халык яши

Яңа Җүрәй авылы зиратында өмә уздырылды.

Авылда яшәүчеләр дә, читкә китеп көн күрүчеләр дә май аеның соңгы көнендә, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килделәр. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар. Алтмыш ир-ат зур тырышлык күрсәтте. Язның соңгы көнендә, челлә кызуда, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, эшләделәр.

Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте.

Авылдашларыма зур-зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Чит төбәкләрдән күпләр машиналарында кайттылар.

Бер гаиләгә тукталасым килә. Вахит һәм Рәмзия Нуриҗановлар йортына җиде машина кайткан иде. Бу инде 15 өмәче дигән сүз.

Зиратны җыештырудагы мәшәкатьләрне үз өсләренә алган милләттәшләребез белән горурланырга гына кала. Шуларның берсе – Рәшит Нуриҗанов.

Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен саклап яшәсәк, киләчәк буын безнең яхшы сыйфатларыбзыны күңелләренә сеңдерер, Аллаһы теләсә. Бик кирәкле эш башкарылды бит.

Мөгаллимә, хаҗия, “Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе Мәрбия Сафина.

Яңа Җүрәй – Самар.

Хәбәрләр

Горланов организовал выезд учащихся к «Барс»у

7 сентября состоялся выездной урок краеведения у памятника “Летящий барс”, который был установлен на средства культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” (руководитель - Гумар Батршин), в селе Ширяево Самарской области, в рамках реализации культурно-исторического проекта “Истоки. Булгарская цивилизация на Самарской Луке”.

Кан тапшыру – игелекле гамәлләрнең берсе

Сентябрьнең унөчендә Самар Җәмигъ мәсҗиденең йорты кечкенә генә Сабан туен хәтерләтте. Халык агылды да агылды. Кан кабул итү пункты зур гына машинада урнашканлыктан гыйбадәтханәнең баскычына аеруча бер тантаналык өстәлде. Машина тирәсендә дистәләгән мөселман ирләре бәйрәмчә киенгән хәлдә, чират торып, кан тапшырдылар. Әлбәттә, теләүчеләр бик күп булды. Ләкин дә теләк кенә җитешми икән әле. Ул иләкне узар өчен яшь күрсәткече дә бик мөһим фактор булып тора.

“Коръән уку биеклегенә нәселемдә кемне күтәрергә?”

Әбием Хәтимәнең (1897 елда туган) әти-әнисе, димәк, минем Мәрхәбә әбинең, Усман бабамның Коръән Китабын уку бәхетенә ирештем. Бу Коръән 1800 елларда басылган, дип фаразлыйм. Мин - ул Коръән Китабын укыганнарын тыңлап үскән бала. Мине күбесенчә әниемнең әнисе – Хәтимә әбием тәрбияләде. Ул дини белемле кеше иде, чөнки әти-әниләре дә тирән гыйлемгә булганнар.

Иң хәерлегез кем була?

Рәсүлебез Мүхәммәд саләллаһу галәйһи үә сәлләмнең меңнәрчә хәдис- шәрифләре арасында бар шундый хәдисләр, ул хәдисләр «иң яхшыгыз», дип аталалар. Гомумән, Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә «мөселманнар арасында иң хәерлегез», дигән хәдисләр дә күп. Әле мөгаллим булып мәдрәсәдә укыткан вакытта ук, мин шул хәдисләр белән кызыксына идем. Рәсүлебез с.г.в. нинди сыйфатларга ия мөселманнарга «иң хәерлегез» дип әйткән икән?!

5 из 170