This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Яңа Җүрәй авылында мәрхәмәтле һәм тәртипле халык яши

Яңа Җүрәй авылы зиратында өмә уздырылды.

Авылда яшәүчеләр дә, читкә китеп көн күрүчеләр дә май аеның соңгы көнендә, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килделәр. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар. Алтмыш ир-ат зур тырышлык күрсәтте. Язның соңгы көнендә, челлә кызуда, ару-талуны белмичә, җиң сызганып, эшләделәр.

Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте.

Авылдашларыма зур-зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Чит төбәкләрдән күпләр машиналарында кайттылар.

Бер гаиләгә тукталасым килә. Вахит һәм Рәмзия Нуриҗановлар йортына җиде машина кайткан иде. Бу инде 15 өмәче дигән сүз.

Зиратны җыештырудагы мәшәкатьләрне үз өсләренә алган милләттәшләребез белән горурланырга гына кала. Шуларның берсе – Рәшит Нуриҗанов.

Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен саклап яшәсәк, киләчәк буын безнең яхшы сыйфатларыбзыны күңелләренә сеңдерер, Аллаһы теләсә. Бик кирәкле эш башкарылды бит.

Мөгаллимә, хаҗия, “Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе Мәрбия Сафина.

Яңа Җүрәй – Самар.

Хәбәрләр

Галидә 48 килолы егетләр юк

Рифатны күпләр ярата. Шуңа да аны тыңларга күрше авыллардан да килделәр. Зур мәдәният Сараеның тамашачылар залында басып торырга да урын булмады. Беренче номердан халык кул чабырга тотынган иде, ахырга кадәр "бис"кә барды. Җиде кешелек төркем сәхнәдә ут чыгардылар.

Искәндәрев яңа офисына Коръән укытты

Мәчәләй авылында "Восток" фирмасы үзенә яңа офис төзеде. Шул тантанага фирма җитәкчесе Ринат Искәндәрев барлык хезмәткәрләрен, авыл башлыгын, имамнарны чакырды. Тантана Коръән уку белән башланып китте. Аннары хуҗалык җитәкчесе Ринат Искәндәрев язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде. Баш инженер Мамышев белдерүенчә, Язгы чәчүгә техника әзер.

Не помешало бы сначала выучить татарский язык

Духовное управление мусульман Самарской области проводит различные мероприятия, направленные на работу с молодежью. Формат этих мероприятий различный: от организации спортивно­оздоровительных мероприятий до проведения научно­практических конференций и форумов.

Коелабыз...

Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә. Гамил Галиуллин, Марат Сафин, Дания Нафигина, Исмәгыйл Әминев, Рәшит Морзакаев, Равил Яһудин, Фәния Хәкимова, Расыйх Латыйпов ...

170 из 170