This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Кан тапшыру – игелекле гамәлләрнең берсе
 
 
Сентябрьнең унөчендә Самар Җәмигъ мәсҗиденең йорты кечкенә генә Сабан
туен хәтерләтте. Халык агылды да агылды.
Кан кабул итү пункты зур гына машинада урнашканлыктан гыйбадәтханәнең
баскычына аеруча бер тантаналык өстәлде. Машина тирәсендә дистәләгән
мөселман ирләре бәйрәмчә киенгән хәлдә, чират торып, кан тапшырдылар.
Әлбәттә, теләүчеләр бик күп булды. Ләкин дә теләк кенә җитешми икән әле. Ул
иләкне узар өчен яшь күрсәткече дә бик мөһим фактор булып тора.
Алтмыш алты яшь тулган ирләр безнең канны алмадылар, картайганбыз икән,
дип, бераз күңелсезләнеп тә борылып киттеләр.
Әйе, тик алтмыш биш яшькә кадәр генә, күрәсең, кан үзенең сыйфатлылыгын
саклый.
Ә бит канга мохтаҗлар тыныч тормышта да бик күп. Шуңа күрә сентябрь аенда
Җәмигъ мәсҗидендә генә түгел, башка конфессия гыйбадәтханәләрендә дә кан
алу оештырылган иде.
Православлар да, католиклар да, яһүдилар да һәм башка дин вәкилләре дә
донорлык кампаниясендә катнаштылар.
 
 
Шунысы куанычлы ки, әгәр дә барлык конфессия кешеләренең кан тапшыручылар
саны 150 булса, шуларның 71 безнең мөселманнар. Бу – бик куаныч хәл.
Мөселман ирләре, бик теләп, савап алыр өчен үзләренең каннарын
тапшырдылар.
Һәр елдагыча, беренчеләрдән булып, кан тапшыручылар исемлегендә Самар
өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин булды.
 
Шамил БАҺАУТДИН язмасы,
Руслан МОСТАФИН фотосурәтләре.

Хәбәрләр

Коран и благовония: на площади Куйбышева стартовала выставка Всемирного дня Халяль

В четверг, 3 октября, в Самаре начался Volga Investment Summit & World Halal Day (Волжский инвестиционный саммит и Всемирный день Халяль). На площади Куйбышева свои товары представили ведущие игроки рынка халяль. Они съехались в Самарскую область из разных регионов России и стран мира.

“Булгар мирасы”на – 10 ел!

2019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденә ун ел тулды. Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөриләр.

Шундый балалар да була икән

"Сәлам" гәҗитәсе редакциясенә нинди генә кешеләр килми. Һәр адәм баласы теге йәки бу мәшәкать белән дөнйа куа. Хатын-кызлар олыгайган көннәрендә кара-каршы утырып сөйләшергә сердәш эзләсәләр, ирләр, купчелек очракта, чекердәшә-чекердәшә чәйләп утырасылары килә.

Горланов организовал выезд учащихся к «Барс»у

7 сентября состоялся выездной урок краеведения у памятника “Летящий барс”, который был установлен на средства культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” (руководитель - Гумар Батршин), в селе Ширяево Самарской области, в рамках реализации культурно-исторического проекта “Истоки. Булгарская цивилизация на Самарской Луке”.

1 из 167