This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Коръән уку биеклегенә нәселемдә кемне күтәрергә?”
 
Әбием Хәтимәнең (1897 елда туган) әти-әнисе, димәк, минем Мәрхәбә әбинең,
Усман бабамның Коръән Китабын уку бәхетенә ирештем.
Бу Коръән 1800 елларда басылган, дип фаразлыйм. 
Мин - ул Коръән Китабын укыганнарын тыңлап үскән бала. Мине күбесенчә
әниемнең әнисе – Хәтимә әбием тәрбияләде. Ул дини белемле кеше иде, чөнки
әти-әниләре дә тирән гыйлемгә булганнар.
Әбием Хәтимәне дә авылыбызда мәҗлесләргә чакырып, Коръән укуын
сорадылар. Ул бик шатланып, үзенең шул Китабын ак яулыкка төреп, барлык
табын халкын сөендереп, Коръән укый торган абыстай иде.
Ә инде өйдә аны укырга тотынгач: “Әйдә, балам, башыңны итәгемә куй. Мин
укыйм, ә син тыныч кына тыңлап ят”, - дияр иде.
Әбием үлгәч, мин ул Китапны югалттым. Күп кешедән сорап карадым. Кем дә
белми. Үзем дә Коръән уку бәхетенә ирешкәч, ул Китапны сагынып яшәдем.
Әбиемнең үлгәненә 38 ел була. Бер көнне шундый шатлыклы хәл булды. Иң якын
туганым Мәүҗүдә апам әбием Хәтимәнең бертуган энесе Закир абыйның кызы
була. Закир абыем сугыштан кайтмый. Курск шәһәрендә һәлак була. Аның өч
баласы – Мәүҗүдә, Сания, Сәйдә һәм хатыны Зәрифә кала.
Менә алар гаиләсендә сакланган икән нәсел Коръәнебез. Әбием үлгәндә,
Мәүҗүдә апам аның янында була алмады. Шуңа күрә мин аңардан Коръәннең
кайда икәнлеген сорамадым да.
Тик 38 елдан соң гына апам, Коръән эченнән минем кулым белән язылган 1968
елгы лоторея билетларын тапкач, миңа әйтергә булган.
Бер көн мин авылга кайткач, каршыма Коръән Китабын тотып чыкты. Мин
хушымны югалта яздым. Әбиемнең итәгенә ятып тыңлаган Коръән Китабы бит бу!
Аны әбием энесе Закирның хатыны Зәрифәгә биргән булган, дип фаразлыйбыз.
Зәрифә әби үлгәч, аны апам Мәүҗүдә кадерләп саклаган. “Бу Китап минем
әтиемнең дә кул җылысын саклый бит”, - ди ул.
Шулай итеп, нәсел Китабыбыз безне шатландырды. Мәүҗүдә апамның әтисе
Закир абый, минем әбием Хәтимәнең әти-әнисеннән калган әманәт.
Апам миңа: “38 ел буена бу Коръәнне укучы булмады. Ал, кызым, син укы”, - дип
Китапның таушалып беткән битләрен сыйпап туя алмадым. Бөтен гомерем күз
алдымнан үтте. “Ясин”, “Тәбарәк” сүрәләре язылган битләр тетелеп беткәннәр.
 
 Гает кичендә күз яшьләрем аша нәсел Коръәнебездән сүрәләр, аятьләр укып,
әби-бабаларымның, бөтен кавемнең рухына дога кылдым. Сез башлаган эшегезне
дәвам итүчеләр бар, тыныч ятыгыз, дидем.
Аллаһы бирсә, бу Коръән Китабыбыз киләсе буыннарыбызны да берләштерсен
иде.
Тирән уйга калдым. 200 ел кулланылган Коръәнне инде кемгә тапшырырга?
Ничек, кемне Коръән уку биеклегенә күтәрергә?
Тарихи Коръән миңа бик мөһим бурыч куйды...
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Иске Мастяк – Самар.

Хәбәрләр

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырылган Сабантуй булмаячак. Бәйрәмне соңрак вакытка күчерү дә күздә тотылмый. Алдагы айларда карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

Прямую онлайн трансляцию праздничного намаза из Самарской Соборной мечети вы сможете увидеть на канале Россия 1 в 9 часов 24 мая

Бисмилляхир-Рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху! Дорогие братья и сестры! Поздравляю Вас с приближающимся праздником Ураза Байрам! Пусть Всевышний примет ваш пост, ваши благие дела, искренние поклонения, простит прегрешения и вознаградит нас.

Провели Рамадан по-особенному

Традиционно в месяц Рамадан, при мечетях Самары и области устраивались вечера разговения, куда мог прийти любой желающий. Наибольшее количество постящихся собирались в Соборной мечети, Исторической мечети и мечети Булгарское наследие. В этом году месяц Рамадан проходит у мусульман по-особенному. Нет привычных всем ифтаров – межлисов и таравих намазов, где обычно собирается большое количество верующих. Раньше трудно было представить, что такое может случиться. Ситуация с эпидемией короновируса внесла свои коррективы и заставила изменить формат благотворительных угощений и помощи людям.

1 из 190