This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Иң хәерлегез кем була?
 
Рәсүлебез Мүхәммәд саләллаһу галәйһи үә сәлләмнең меңнәрчә хәдис-
шәрифләре арасында бар шундый хәдисләр, ул хәдисләр «иң яхшыгыз», дип
аталалар. Гомумән, Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләрендә «мөселманнар арасында
иң хәерлегез», дигән хәдисләр дә күп.
Әле мөгаллим булып мәдрәсәдә укыткан вакытта ук, мин шул хәдисләр белән
кызыксына идем. Рәсүлебез с.г.в. нинди сыйфатларга ия мөселманнарга «иң
хәерлегез» дип әйткән икән?!
Һәм мин, җәмәгать, шушы «иң хәерлегез», дигән хәдисләрне җыеп алдым. Менә
шул хәдисләрнең иң мәшһүрләре, җәмәгать, алты. Йәгъни, кыскача әйткәндә,
алты төрле хәдис белән Рәсүлебез с.г.в. мөселманнар арасында да «иң
хәерлегез» шушы, дип әйтә. Без башка мөселманнарга да шул дәрәҗәгә
ирешергә, дигән максат куярга тиешбез.
Шушы алты хәдиснең беренчесендә Рәсүлебез с.г.в. әйтә:
«Мөселман кешесенең иң хәерлесе - әхыйрәт дип, дөньясын онытмый, дөнья дип,
әхыйрәтен онытмый, кешеләр өстендә җәфа булып ятмый».
Әхыйрәт гыйлемен өйрәнәм дип, дөньяда үзеңне, гаиләңне ризыкландырудан баш
тартырга ярамый, дөньяда бай булам дип, акча эшләп, мәртәбә-дәрәҗәгә
күтәреләм дип, әхыйрәтеңне онытма. Сәүдә белән кәсеп иткәндә, сатасыңмы,
аласыңмы, башыңның бер яртысы сәүдәне уйласа, икенче яртысы әхыйрәттә
моның өчен җавап бирәсе була, дип уйласын! Әхыйрәтне уйлаган вакытта, бала
да, хатын да, йорт та миңа әхыйрәттәге мәртәбә өчен бирелгән, аларны ашату,
эчертү, тәрбияләү, киендерү дә миңа кыямәт көнендә мәртәбә-дәрәҗә бирә, дип
уйларга кирәк.
Көннәрдән бер көнне Рәсүлебез с.г.в., мәсҗидкә кергәч, Габдулла ибн Мәсгүт
дигән сәхабә белән кул биреп күрешә. Габдулла ибн Мәсгүт - ябык кына гәүдәле,
көне буе Рәсүлебез с.г.в. артыннан йөри, хәдисләрне риваять итә, Коръәнне
өйрәнә, галим! Габдулла ибн Мәсгүткә бүгенге көндәге галимнәр тиңләшә алмый.
Рәсүлебез с.г.в. аның белән кул биреп күрешә һәм Габдулла ибн Мәсгүтнең
кулларының, ярылып, тупасланып бетүен күрә.
Ул аның кулына карый да, әлеге галим кул көче белән эшләп, әле ризыгын да
таба икән, дип уйлап куя. Шуннан соң ул кулын күтәрә дә сәхабәләр каршысында
әйтә: «Дөреслектә, менә шушы кулны Аллаһы һәм Аның Рәсүле ярата».
Карагыз, җәмәгать, Рәсүлебез с.г.в.нең сәхабәләре әхыйрәт гыйлемен
өйрәнсәләр дә, дөнья эшеннән арынып, аксөяк булып йөрмәгәннәр.
Көннәрдән бер көнне мәсҗидтә Рәсүлебез с.г.в. көн саен бер яшь кенә егетне күрә
башлый - көнозын Коръән укып утыра, китаптан ятлап утыру түгел, Коръән укый
да, Коръән укый. Инде берничә көн күргәннән соң, Рәсүлебез с.г.в. ул яшь егеткә
әйтә: «Әллә син Коръән укуны гамәл кылу, дип уйлыйсыңмы?» Коръән укы һәм
гамәл кыл! Аллаһы Тәгалә Коръәнне гамәл кылу өчен һидәят юлы буларак
җибәрде. Шуңа күрә мөселман кешесе кеше өстендә җәфа булып, «ри-
зыкландырыгыз мине, мин - әхыйрәт кешесе, мин Коръән генә өйрәнәм», - дип
яшәргә тиеш түгел. Мөмкин кадәр үз халәтеңне, үз тормышыңны үзең алып барып,
әхыйрәтне дә онытмасаң, иң хәерле мөселман булырсың.
Икенче хәдис: «Мөселманнарның иң хәерлесе шул - ул мөселманнан кеше
курыкмый».
Ул кешедән гел изгелек кенә өмет итеп, гел изгелек кенә көтәсең, курыкмыйсың.
Мөселман кешесе ялганламый, алдаламый, вәгъдәсендә тора. Әгәр дә мөселман
кешесе булып та, намаз әһеле булып та, аның хакында курку бар икән,
вәгъдәсендә тормый, сүзен үтәми, алдалый, ялганлый, аңарда бернинди өмет юк,
серне саклый белми, әллә кайларга барып әйтә икән, ул хәерле мөэмин түгел.
Хәерле мөэминнән курыкмыйлар.
Рәсүлебез с.г.в. әйтә: «Мөселманнан курку булырга тиеш түгел». Аның белән
куркыныч йөрмәсен, аның белән фәкать иминлек йөрсен, ул динле, ул матур,
дөресен сөйли, сүзен үти, ярдәм итә.
Өченче хәдис: «Иң хәерле мөэмин - алган бурычын иң яхшы рәвештә үтәүче».
Кайсы мөселман алган бурычын тиешле рәвештә үти, менә ул - иң хәерлесе.
Рәсүлебез с.г.в. йтә: «Орлыкларны, алганнарына караганда, яхшырагы белән
кайтар».
Алган әйберенә караганда да, кайтарганы яхшырак булсын. Әгәр дә син
«егермесе көнне бирәм», дип, бурычка алгансың икән, егермесе көнне түгел,
унтугызы көнне бирсәң, хәерлерәк. Әгәр дә синең егермесе көнне түләргә
мөмкинчелегең юк икән, унтугызы көнне: «Булдыра алмыйм, эш хакын
бирмәделәр, егерме икесе китерсәм ярыймы?» - дип шалтырат.
Галимнәр: «Бурыч түләүче кешенең әхлагы дөрес була», - диләр. Шуңа күрә, әгәр
дә кызыгызны кияүгә бирергә җыенасыз икән, киявегездән шикләнсәгез, шундый
җаен табыгыз: кияүгә бурычка акча биреп торыгыз. Мөселман кешесе, җәмәгать,
бурычын кайтару белән хәерле дәрәҗәгә ирешә, һәм шайтан, бурыч алгач ук,
башта бутый башлый: ничек иттереп бирмәскә, ничек итеп кайтармаска сәбәбен
табарга. Мөселман кешесен бурычны дөрес итеп кайтару бизи.
Мүхәммәд с.г.в. «иң хәерлегез», дигән дүртенче хәдисендә әйтә: «Иң хәерле
кешенең өч төрле әйбере калыр».
Өч төрле әйберне үзеннән соң калдырса, ул кеше иң хәерле мөселман булып
яшәгән була.
Беренчесе - сиңа дога кылучы бала кала.
Калдымы синнән соң сиңа дога кыла торган бала? Ә бит, җәмәгать, хакыйкатьтә
үзеңнең балаңнан килгән догадан да зур бүләк юк. Без кырыгына, елына, имам
чакырып, дога кылдырабыз, ә елыннан соң бөтенләй дә онытабыз.
Икенчесе - һаман изгелеге килеп тора торган садака.
Йәгъни гел кулланып була торган. Агач утыртсаң, аның хисабы чыгып тора, күпер
салдыртсаң, аннан йөреп торалар, чишмә калдырсаң, аннан су эчәләр. Әллә
синең кибетләрең генә торып калдымы? Мөселман кешесе менә шуны да уйларга
тиеш.
Өченчесе - бер гыйлем, бер һөнәр, бер китап калдырдыңмы?
Бөтен кеше китап яза алмый, бөтен кеше мөгаллим түгел, бөтен кеше дә,
җәмәгать, галим булып, китап белән генә йөреп, фән калдыра алмый. Әмма һөнәр
калдыра аласыз. Балаңны, оныгыңны нәрсәгә дә булса хәерлегә өйрәттеңме?
Балаларыңа дөрес тәрбия бир, артыңа бастырып, намаз укырга өйрәт. Бала-
ларың, артыңнан ияреп, намазга кереп китсә, син вафат булганнан соң да
аларның укыган намазының әҗере үзенә дә бара, сиңа да бара. Чөнки син
бастыргансың аны намазга.
Рәсүлебез с.г.в. бер хәдисендә әйтә: «Бер генә кешенең изге юлга басуына
сәбәпче булсагыз, сезнең өчен җәннәт - ваҗиб».
Бишенче хәдис: «Иң хәерле мөэмин - Коръән укучы, шуңа тигез итеп вакытын
бүлүче, Коръән белән гамәл кылучы».
Һәм соңгысы, җәмәгать: мөселман кешеләренең иң-иң камил Иманлысы кем? Иң
яхшы холыклы булган мөселманның иманы камил. Кием белән дә түгел, ничә сүз
Коръән ятлавы белән дә түгел икән, Иманның дәрәҗәсе холык белән билгеләнә.
Шуңа күрә, җәмәгать, холык - мөэмин-мөселман кешесенең көзгесе.
Мөселманның холкына карап, Ислам турында гыйбарә кылабыз. Үзебезнең
холкыбызны хәерле якка алыштыру - Иманның билгесе.
 
Рамил хәзрәт ЙУНЫС.
(tatar-islam.ru)

Хәбәрләр

Коран и благовония: на площади Куйбышева стартовала выставка Всемирного дня Халяль

В четверг, 3 октября, в Самаре начался Volga Investment Summit & World Halal Day (Волжский инвестиционный саммит и Всемирный день Халяль). На площади Куйбышева свои товары представили ведущие игроки рынка халяль. Они съехались в Самарскую область из разных регионов России и стран мира.

“Булгар мирасы”на – 10 ел!

2019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденә ун ел тулды. Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөриләр.

Шундый балалар да була икән

"Сәлам" гәҗитәсе редакциясенә нинди генә кешеләр килми. Һәр адәм баласы теге йәки бу мәшәкать белән дөнйа куа. Хатын-кызлар олыгайган көннәрендә кара-каршы утырып сөйләшергә сердәш эзләсәләр, ирләр, купчелек очракта, чекердәшә-чекердәшә чәйләп утырасылары килә.

Горланов организовал выезд учащихся к «Барс»у

7 сентября состоялся выездной урок краеведения у памятника “Летящий барс”, который был установлен на средства культурно-исторического фонда “Булгарское наследие” (руководитель - Гумар Батршин), в селе Ширяево Самарской области, в рамках реализации культурно-исторического проекта “Истоки. Булгарская цивилизация на Самарской Луке”.

1 из 167