This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Денис авылында яшәүче
Минһан Хәкимов 20 кешене “Сәлам” гәҗитәсенә яздырды!
 
Исәнмесез, хөрмәтле Шамил абый!
Менә тагын сезнең белән аралашу мөмкинлеге килеп чыкты. 
Авылыбыздагы Минһан абый Хәкимов сөйләвенә караганда, ул мәсҗидтә ахун
вазыйфасын башкара (хәзрәт түгел).
Минһан абый "Сәлам" гәҗитәсенә егерме кешене яздырган. Аларның исемлеген
миндә калдырып китте. Кирәксә, җибәрермен.
Шамил абый, сез шул турыда мәкалә язып чыгара алмассызмы икән?
Минһан абыйның төп сүзе: мөселман гәҗитәсенең гомере озын булып, барыбызга
да ярдәме тисен иде. Башка татарлар да, аны өйләренә яздырып алып,
укысыннар. Әдәп-әхлакка өйрәнсеннәр, балаларны тәрбияләсеннәр, башка дин
әһелләре дә, кул кушырып ятмыйча, халык арасында агарту эшләре алып
барсыннар иде дигән максат.
Кадерле вә хөрмәтле укучыларыбыз!
Гәҗитәбезнең бу саны кулыгызга төшкәч, үтенеп сорыйбыз -
балаларыгызга,
туганнарыгызга,
дусларыгызга,
танышларыгызга
“Сәлам” гәҗитәсен яздыртсагыз иде.
“Сәлам” гәҗитәсе - Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сүзен таратучы.
Ә Раббыбыз сүзен башкаларга ирештерүче олуг савапка ия була. Саваплы кеше
оҗмахка юл тота, ди Китабыбыз.
Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын.
 
Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышында татар язучылары

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Әлеге исемлектә хәрбиләр дә, гади эшчеләр дә, язучылар, врачлар, балигъ булмаган сабыйлар да һәм башка бик күп, бик күп асыл кыз-улларыбыз. Әлеге язмабыздагы сүз Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырларында үлеп калган татар язучылары турында булачак.

Дмитрий Петров: «Татарский интересен по нескольким причинам. Он просто мне очень нравится»

Интервью известного российского лингвиста ко Дню родного языка в Татарстане Сегодня в Татарстане отмечается День родного языка, приуроченный ко дню рождения Габдуллы Тукая. «Реальное время» побеседовало с известным российским лингвистом, полиглотом, автором цикла телеуроков татарского языка Дмитрием Петровым о том, какие особенности татарского он выделил в ходе его изучения, что спасает мировые языки от исчезновения и почему он считает неудовлетворительной систему преподавания языков в российских школах.

Гаеп чорда түгел, кешенең үзендә

60 яшь тулгач, адәм баласының картлык капкасы ачыла. Җитмеш яшь! Гомер дигән дәрйаның беренче светофоры! Җитмеш "җитәр" мәгънәдә. Күпләр бу киртәне уза алмый.

Рамазан ае 2020! Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин мөрәҗәгатьнамәсе

Изге Рамазан ае башлану уңаеннан Самара өлкәсе мөфтие Талип Хәзрәт Яруллинның чыгышын YouTube каналында карагыз.

3 из 189