This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Денис авылында яшәүче
Минһан Хәкимов 20 кешене “Сәлам” гәҗитәсенә яздырды!
 
Исәнмесез, хөрмәтле Шамил абый!
Менә тагын сезнең белән аралашу мөмкинлеге килеп чыкты. 
Авылыбыздагы Минһан абый Хәкимов сөйләвенә караганда, ул мәсҗидтә ахун
вазыйфасын башкара (хәзрәт түгел).
Минһан абый "Сәлам" гәҗитәсенә егерме кешене яздырган. Аларның исемлеген
миндә калдырып китте. Кирәксә, җибәрермен.
Шамил абый, сез шул турыда мәкалә язып чыгара алмассызмы икән?
Минһан абыйның төп сүзе: мөселман гәҗитәсенең гомере озын булып, барыбызга
да ярдәме тисен иде. Башка татарлар да, аны өйләренә яздырып алып,
укысыннар. Әдәп-әхлакка өйрәнсеннәр, балаларны тәрбияләсеннәр, башка дин
әһелләре дә, кул кушырып ятмыйча, халык арасында агарту эшләре алып
барсыннар иде дигән максат.
Кадерле вә хөрмәтле укучыларыбыз!
Гәҗитәбезнең бу саны кулыгызга төшкәч, үтенеп сорыйбыз -
балаларыгызга,
туганнарыгызга,
дусларыгызга,
танышларыгызга
“Сәлам” гәҗитәсен яздыртсагыз иде.
“Сәлам” гәҗитәсе - Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сүзен таратучы.
Ә Раббыбыз сүзен башкаларга ирештерүче олуг савапка ия була. Саваплы кеше
оҗмахка юл тота, ди Китабыбыз.
Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын.
 
Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

Поздравление председателя РДУМ СО, муфтия Талип хазрата Яруллина с окончанием Священного поста в месяц Рамазан

Бисмилляхир-Рахманир-Рахим! Уважаемые единоверцы! Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху! Мир Вам, милость Всевышнего и Его нескончаемые блага!

Самарда Разия Әюпова-Йосыпова 260 битле китап бастырды.

Әйе, китап үзе турында. Ләкин дә, ул тормышта кайнап яшәгән шәхес буларак,егерменче гасыр ахырында һәм егеме беренче гасыр башында гамәл кылган бер катлам шәхесләрне дә эченә алган.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Рамазан – бер яхшылыкка 700гә кадәр яхшылык языла торган ай»

Сәламәт булып та ураза тотмаган, байлыгы булып та башкаларга ярдәм итмәгән, мөмкинлеге булып та хаҗ кылмаган кешеләр зур гөнаһка тара. Аллаһның барлыгын, берлеген шик астына алган кешеләр кяфер була. Кяферлек кешенең милләтенә карап түгел, Аллаһка ышану-ышанмавына карап билгеләнә. Һәркемгә, рухи асыл белән бергә, хайвани асыл да хас, нәфес тә бар. Шуның өчен һәркайсыбыз күпмедер гөнаһлы, беребез дә гөнаһтан азат түгел. Барчабызга да кылган гөнаһларыбыздан тәүбә кылу кирәк.

«Син – уразадамы?» – дип сорарга ярыймы?

Менә Рамазан аеның бер атнасы узып та китте. Шуңа карамастан, редакциябезгә ураза тотуга кагылышлы сораулар килеп тора. Башкалабыз­да­гы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларга тәфсилләп җавап бирде. :: Авыз чайкасаң, теш чистартсаң, ураза бозылмыймы? – Бисмилләһир-рахманир-рахим! Чынлап та, бу – бик үзенчәлекле мәсьәлә. Ураза вакытында тамактан ризык яки су үтсә, билгеле, уразагыз бозыла. Авыз чайкаганда, теш чистартканда тамактан су үтеп китмәсә, әлбәттә, бозылмый. Шуңа күрә авыз чайкаганда, теш чистартканда бик игътибарлы булыгыз.

2 из 189