This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Денис авылында яшәүче
Минһан Хәкимов 20 кешене “Сәлам” гәҗитәсенә яздырды!
 
Исәнмесез, хөрмәтле Шамил абый!
Менә тагын сезнең белән аралашу мөмкинлеге килеп чыкты. 
Авылыбыздагы Минһан абый Хәкимов сөйләвенә караганда, ул мәсҗидтә ахун
вазыйфасын башкара (хәзрәт түгел).
Минһан абый "Сәлам" гәҗитәсенә егерме кешене яздырган. Аларның исемлеген
миндә калдырып китте. Кирәксә, җибәрермен.
Шамил абый, сез шул турыда мәкалә язып чыгара алмассызмы икән?
Минһан абыйның төп сүзе: мөселман гәҗитәсенең гомере озын булып, барыбызга
да ярдәме тисен иде. Башка татарлар да, аны өйләренә яздырып алып,
укысыннар. Әдәп-әхлакка өйрәнсеннәр, балаларны тәрбияләсеннәр, башка дин
әһелләре дә, кул кушырып ятмыйча, халык арасында агарту эшләре алып
барсыннар иде дигән максат.
Кадерле вә хөрмәтле укучыларыбыз!
Гәҗитәбезнең бу саны кулыгызга төшкәч, үтенеп сорыйбыз -
балаларыгызга,
туганнарыгызга,
дусларыгызга,
танышларыгызга
“Сәлам” гәҗитәсен яздыртсагыз иде.
“Сәлам” гәҗитәсе - Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сүзен таратучы.
Ә Раббыбыз сүзен башкаларга ирештерүче олуг савапка ия була. Саваплы кеше
оҗмахка юл тота, ди Китабыбыз.
Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын.
 
Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170