This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Бер сыйныфта – алты алтын медальче!
 
Самарның “Яктылык” мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу    
узды. Җәй уртасы, инде бу вакытта нинди очрашулар, диярсез, бәлки. Ә менә бик
шатлыклы очрашу иде бу. Югары уку йортларына кергән укучылар, үз сөенечләре
белән уртаклашырга дип, туган мәктәпләренә, укытучылары янына килделәр.
Әлеге сыйныф шунысы белән үзенчәлекле ки, унтугыз баладан алтысы мәктәпне
алтын медальләргә тәмамлаганнар. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм
дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет
урыннарына кергәннәр.
“Безнең мәктәп тарихында мондый чыгарылыш сыйныфы очрамады әле. Уйлап
карагыз – унтугыз баланың алтысы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады! Ул гына
да түгел, күбесе бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыйдылар. Әйтик,
урыс теленнән бездә һәрвакыт яхшы уңышлар. Ә менә математика буенча быел
җыелган баллар – бик тә яхшы күрсәткеч. Һәм бу безнең мәктәп буенча генә
түгел, гомумән, шәһәр, өлкә буенча да яхшы күрсәткеч, чөнки математикадан һәр
җирдә дә һәрвакыт баллар күп булмый. Шулай ук быел физика, җәмгыять белеме
(обществоведение) фәннәреннән күп баллар җыелды.
Укучыларыбызның уңышлары – уртак горурлыгыбыз. Бу “Яктылык”та сыйфатлы
белем бирелә, дигән сүз”, - дип сөйләде “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик
Газизов.
Чыгарылыш сыйныфының класс җитәкчесе Изидә Хуҗинадан да укучылары
турында берничә сүз әйтүен сорадым.
“Бу бик тә көчле сыйныф иде. Медальчеләрдән кала, башка укучыларның да
билгеләре яхшы. Бик тә тәртиплеләр, тырыш, уңганнар. Ата-аналары әдәпле
булганга, балалары да шундый, дип уйлыйм.
Класста татарлар гына түгел, бер кыргыз кызы, бер казах малае бар. Алар татар
теле буенча бик яхшы укыдылар. Тәлгат бу фән буенча төрле бәйгеләрдә җиңүче
булды. Матур итеп татарча шигырьләр сөйли.
Барысы да диярлек югары уку йортларына керделәр. Бер генә укучы техникумда
белем алачак. Ике баладан башка, калганнары бюджет урыннарында укыячаклар.
Укучыларым беркайчан каршы сүз әйтмәделәр, башларын иеп, тыңлап утыралар
иде, сүземнән чыкмадылар.
Ата-аналарын да мактап кына телгә алырга мөмкин. Үзара да, минем белән дә
шундый дус булдылар. Һәрвакыт минем белән киңәшеп эш иттеләр. Миннән узып,
кая да йөрмәделәр. Бөтен мәсьәләләрне үзебезнең арада гына хәл иттек.
Имтиханнар алдыннан да, аларны тапшырганда да мәктәптә яшәделәр диярлек.
Балалары өчен шулкадәр борчылалар. Мондый әти-әниләрне күргәнем юк иде
әле. Укучылар өйләрендә ни күреп үсәләр, мәктәптә дә үзләрен шулай
күрсәтәләр. Ата-аналар берне сөйләп, мин икенчене сөйләсәм, бәлки, балалар
андый ук яхшы булмаслар иде. Без бер сүзне сөйләдек, бергәләп эш иттек,
бергәләп тәрбияләдек. Рәхмәт ата-аналарга.
Чыгарылыш кичәсенә дә бөтен әти-әни килде. Тантана бик матур узды. Гадәттә,
балалар чыгарылыш кичәсендә азарга мөмкин. Ә минем укучыларымның берәрсе
тәмәке тартыр, хәмер эчәр дип, башыма да килмәде, чөнки алар бик тә
тәртиплеләр.
Киләчәктә дә шундый булып, олыларны зурлап яшәрләр, дип ышанам”, - диде
Изидә ханым.
Беренче укытучылары Галия Тупасова, бу класс турында хатирәләре белән
уртаклашып, түбәндәгеләрне сөйләде.
“Бер вакыйга истә калган. Бервакыт чирләдем һәм, директорга шалтыратып, эшкә
чыга алмавым турында әйттем. Директорның эше бик күп бит инде. Ул минем өчен
башка укытучыны билгеләргә оныткан. Шулай итеп, укучыларым ике дәрес буена
берүзләре утырганнар. Шунда бер тавыш-тыннары чыксын икән!
Мин класстан чыкканда үзем урынына һәрвакыт бер баланы – Ләйсән Зарипованы
калдыра идем. Ул бу көнне такта янына баскан да сыйныфташларына ике дәрес
укыткан. Аннан соң ашарга баргач кына, боларның укытучысыз булганнарын күреп
алганнар һәм башка мөгаллимә билгеләгәннәр. Менә бит нинди тәртипле, акыллы
балалар!
Әти-әниләре белән дә дус булдык, гел бергәләп эшләдек.
Укучыларым әле дә мине онытмыйлар. Бөтен бәйрәмнәр, туган көннәрем белән
котлыйлар. Күргәч, кочаклап алалар, хәлләремне сорашалар. Алар да миңа үз
балаларымдай. Бик сагынам үзләрен. Юллары такыр булсын, бәхетле киләчәк
телим”.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган алты кыз белән дә сөйләшеп, аларның уй-
фикерләре, планнары белән кызыксындым.
Ләйсән Зарипова:
“Әти-әнием татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт
тәрбияләү ниятеннән мине “Яктылык” мәктәбенә бирделәр. Биредә безне татарча
биергә өйрәттеләр, милли бәйрәмнәр, гадәтләр турында сөйләделәр. Шулай ук
музеебызда халкыбызның борынгы көнкүреше, тарихы белән таныштык.
“Яктылык”та, яхшы белем бирү белән беррәттән, лаеклы кешеләрне тәрбияләргә
көч куялар. Олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Мәктәптә үзебезне өйдәгечә хис
иттек. Биредә ямьле мохит хөкем сөрә.
Яраткан фәнем тарих иде. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан барлыгы 263 балл
җыйдым. Иң күбе – җәмгыять белеме фәне буенча. Мин Самарның дәүләт
икътисади (экономический) университетына укырга кердем. Юрист булырга телим.
Гәрчә һөнәрем буенча эшләмәсәм дә, һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш, дип
саныйм. Һәрхәлдә дә юкка укымаячакмын. Әтием дә шушы тармакта эшли. Бәлки,
аның эзеннән китеп, юрист хезмәтен сайлармын да”.
Ләйсән Мөхетдинова, Ләйсән Зарипова кебек үк, Самарның дәүләт икътисади
университетына кергән. Шулай ук юрист һөнәрен үзләштерәчәк.
Аның сүзләренчә, “Яктылык”та яхшы белем һәм тәрбия бирәләр.
“Башка мәктәпләрдә укучы танышларым белән аралашканда аларда
укытучыларның күбрәк укытуга игътибар биреп, тәрбияне исәпкә алмауларын еш
ишетергә туры килде. Ә “Яктылык”та бөтенләй башка хәл күзәтелә. Укытучылар
уку белән тәрбияне бер дәрәҗәдә алып баралар. Һәм, әйтергә кирәк, югары
дәрәҗәдә. Монда бөтен балалар тәртипле. Үзләрен яхшы тоталар. Эчүче, тартучы
юк.
Сеңелемнең дә бу мәктәптә укыганына шатланам. Бигрәк тә биредә татар телен
өйрәнәләр бит.
Мәктәптә бию түгәрәгенә йөрдем. Төрле олимпиадаларда катнаштым.
Прокуратура тарафыннан оештырылган бәйгедә катнашып, инша өчен жюри
әгъзаларының аерым (особое) игътибарына ирештем. Аллаһы теләсә, киләчәктә
һөнәрем бенча эшләргә телим”, - дип сөйләде Ләйсән.
Наилә Газизова:
“Мәктәптә алгебра һәм геометрия фәннәрен бик яраттым. Шуңа да Самар дәүләт
университетының гамәли математика һәм информатика факультетына укырга
кердем. Төрле фәннәр буенча олимпадаларда катнашып, призлы урыннар
яуладым. Сәнгатьле мәктәпне дә тәмамладым.
“Яктылык” мәктәбе һәм укытучыларым – иң яхшылар. Алар миңа уку ягыннан да,
тәрбия ягыннан да бик күп нәрсә бирделәр. Бу мәктәп, белемнән тыш, яхшы
тәрбия бирүе, укытучыларның укучыларга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтүе белән
билгеле. Укучылар бер-берсенә ихтирамлылар, олыларны тыңлыйлар, хөрмәт
итәләр. Монда лаеклы шәхесләрне тәрбиялиләр. Мөгаллимнәребезгә
рәхмәтлемен. Киләчәктә дә аларның битенә кызыллык китермәскә
тырышачакмын.
Теләгән факультетка укырга керүемә бик шатланам. Аны тәмамлагач,
программист, мобиль кушымталар чыгаручы, мәгълүмати технологияләр белгече
һәм башка профильле һөнәрләр буенча эшли алачакмын, Аллаһы бирсә”.
Айдана Сыргак кызы, кыргыз:
“Мине мөселман мохите хөкем сөргән “Яктылык” мәктәбенә укырга бирделәр.
Минем өчен бу – иң яхшы мәктәп, монда укыганыма бәхетле. Сыйныфташларым
белән дус булдык. Укытучылар һәрвакыт ярдәм иттеләр. Фәннәрне яхшы
аңлаталар. Биредә җиденче сыйныфта укучы энем дә мәктәпне яхшы тәмамлар,
дип өметләнәм.
Мин химия фәнен яраттым, табиб булырга хыялландым. Тик, кызганыч ки,
балларым бераз җитмәде. Бердәм дәүләт имтиханнарында 225 балл җыйдым.
Самар медицина университетының фармацевтика факультетына бюджет
бүлегенә үтә алдым. Яхшы билгеләргә укысам, икенче курстан дәвалау
факультетына күчү мөмкинлеге бар. Моңа бөтен көчемне куячакмын”.
Алсу Гыйматдинова бердәм дәүләт имтиханнары буенча 256 балл җыйган.
Самарның политехник университетына укырга кергән. Факультеты да ничек
яңгырый – уникаль биналар һәм корылмалар төзү!
“Бабам – физика укытучысы, әбием – математика укытучысы. Аларга ошаптыр
инде мин мәктәптә шушы фәннәрне аеруча яраттым.
Безнең “Яктылык” – иң яхшы мәктәп! Минем башка мәктәпләрдә укучы дусларым
күп. Алар безнең мәктәптә тәртип юк, укучылар укытучыларны тыңламыйлар, дип
сөйлиләр иде. Ә “Яктылык”та андый күренешләр юк. Башлангыч сыйныфлардан
башлап, тәрбиягә дә зур игътибар бирәләр.
Мин мәктәпнең музей эшендә актив катнаштым. Төрле күргәзмәләргә йөрдек,
татар халкының тарихы, көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйли идек.
Татар халкы турында да мәктәптә күпне үзләштердем. Ана теле буенча да яхшы
белем бирделәр.
Үзем теләгән факультетка укырга кердем, шөкер. Әтием – төзүче, үзенең
фирмасы бар. Укуымны тәмамлагач, бәлки, аның оешмасына эшкә урнашырмын,
насыйп булса”, - дип уртаклашты Алсу.
Гүзәлия Шәкүрова:
“Бердәм дәүләт имтиханнарыннан 255 балл җыйдым. Самар дәүләт
университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын сайладым, чөнки
кызыклы, төрлелекне тәшкил иткән һөнәрне эзләдем, бер урында утырып,
бертөрле эш белән шөгыльләнергә яратмыйм. Ә бу факультетта юриспруденция,
икътисад, бизнес, сәясәт нигезләрен дә өйрәтәләр. Укырга кергәндә инглиз теле
таләп ителә. Ә инде укыганда үз теләгең буенча тагын бер чит ил телен
сайлыйсың. Мин кытай теленә тукталдым.
Аллаһы бирсә, киләчәктә юрист, тәрҗемәче, икътисадчы, чит ил телләре
укытучысы булып эшли алачакмын. Яисә сәясәт белән шөгыльләнергә мөмкин.
Шулай ук бизнеска кереп китә алам.
“Яктылык” мәктәбе минем төрле сәләтләремне ачарга ярдәм итте. Төрле фәннәр
буенча олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаштым. Татар теле буенча
сәнгатьле итеп шигырь уку конкурсларында призлы урыннар яуладым. Театрда,
музей эшендә, спорт бәйгеләрендә катнаштым, төрле чараларда алып баручы
булдым. Технология дәресләренә йөрдем, чигү, рәсем ясау белән шөгыльләндем.
“Яктылык”та югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирәләр, үз милләтеңнең лаеклы
кешесе булырга өйрәтәләр. Мәктәбемә, укытучыларыма мең рәхмәтле мин.
Барысын да сагыначакмын”.
Очрашуга укытучылар, укучылар гына түгел, ата-аналар да җыелды. Хәтта
Казанның “ТНВ” каналы да килгән иде. Бу чараны тапшыру ясап, телевидениедән
күрсәттеләр.
Читтән карап торганда, барысы да бер зур, тату гаиләне хәтерләтте. Шулкадәр
рәхәтләнеп, гади итеп, бер-берсен хөрмәт итеп, рәхмәтле булып аралашып
утырдылар очрашу барышында.
Саубуллашканда күз яшьләрен дә тыя алмадылар. Әйе, чыгарылыш сыйныф
укучылары укытучыларын, мәктәпне калдырып китүләренә моңсуландылар.
Мөгаллимнәре шушындый тырыш, уңган, тәртипле, тәрбияле укучыларын бик тә
сагыначакларын сизеп, күңелсезләнделәр.
Тик аерылышулар булмаса, очрашулар да булмас иде бит, әйеме. Киләчәктә бер-
берсе белән элемтәләрен өзмичә, хәлләрен белешеп, күрешеп, аралашып яшәргә
язсын үзләренә!
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

Бәхетле картлык

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби- бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез. Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Мүхәммәд – Пәйгамбәр с.г.в. – һәр мөселманның бизмәне

Мүхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: "Мин үземнең сөт туганым белән уйнаганда, Җәбраил фәрештә, яныбызга килеп, мине тотып алды да, күкрәгемне ярып, кулыма йөрәгемне салды. Аны ярып, эченнән оешкан кара канны алып бәрде. "Йөрәгеңнең бу бүлеге - шайтан өлеше. Элек синең йөрәгеңдә иде", -диде.

1 из 170