This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

                                                           Җирле батырларны үстерергә кирәк!

Борынгы заманнардан бирле, моннан меңнәрчә еллар электә, булгар бабаларыбыз Сабантуен зурлап бәйрәм иткәннәр. Ул - туганлыкны, кардәшлекне һәм дуслыкны арттыручы иң ямьле, иң матур, иң күңелле халык бәйрәме.

Монда төрле яктан кайткан авылдашлар үзләренең сагышларын бастырып, матур истәлекләр туплыйлар. Сабан туйларында авыл халкының матур сыйфатлары ачык күренә. Көрәшчеләрнең көч сынашуы һәм атлар чабышы – аның иң дәртле һәм мавыктыргыч өлеше.

Яшьлектәге матур истәлекләрнең күбесе дә Сабан туйларына бәйләнгән. Алар киләчәккә якты өметләр баглау тантанасы булып, һәрвакыт гөрләп, күкрәп үттеләр.

Иске Ярмәк авылы гомергә үзенең көрәшчеләре белән дан тотты. Сөлгеләр чыдамагач, батырларның ат бавыргалыклары (подбрюшник) белән көрәшкәннәре дә истә әле.

Күпләр нәсел-ырулары белән данлыклы көрәшчеләр булып танылдылар. Читтән килүчеләрне алар мәйданга да кертмиләр иде. Батыр исемен алу өчен ярмәклеләр һәрвакытта үзара гына көч сынаштылар.

Мәсәлән, Ибраһим ага Йосыпов һәм аның улы Салават - танылган көрәшчеләр. Салават - данлыклы спорт остасы, атказанган тренер. Татар көрәше буенча ул 500ләп югары класслы спортчылар әзерләгән. Шуларның берсе татар көрәше буенча дөнья чемпионы булып танылды.Татарстан энциклопедиясендә дә Салаватның казанышлары турында зурлап язылган.

Ә хәзерге көндә авылдагы Сабан туйларында ниләр күрәбез соң? Кызганыч ки, авылда хәзер ул чактагы кебек гайрәтле көрәшчеләрнең юклыгы моңсу уйлар тудыра. Мөмкинлекләр юк дип тә булмый. Авылда тирә-якта тиңе булмаган спорт залы бар. Ә чын батырлар гомер-гомергә авыл чирәмендә көрәшеп үстеләр бит!

Мәктәптә 180гә якын укучы бар, шуларның яртысы – ир балалар. Аларда татар көрәшенә карата ихтирам тәрбияләнсә, бәлки, авылның данын үстерүче яңа батырлар да үсеп җитәрләр иде.

Иске Ярмәктә элгәредән килгән бай спорт традицияләре бар. Елдан-ел район күләмендә генә түгел, өлкәдә һәм республикада уздырылган төрле ярышларда ярмәклеләр зур уңышларга ирешеп киләләр. Бу – авыл өчен зур шатлык.

Тик чын татарлык рухы, милләтебез белән горурлану хисе татар көрәше бәйгеләрендә, ат чабышларында гына ярала һәм үсеш ала.

Үз авылыңның йөрәкне ашкындыра, күңелне җилкендерә торган көрәш батырлары һәм чаптар атлары булмаса, андый бәйрәмнәрнең бәрәкәте, әлбәттә инде, чамалы була.

Иске Ярмәк авылы Сабан туенда Әлмәт шәһәреннән килгән профессиональ спортчыларының бәйрәм бүләкләрен җыеп китүләре дә кимсенүле уйлар тудырды. Бу бит авыл бәйрәме, монда авылда үскән көрәш батырлары көч сынашырга тиеш ләбаса!

Читтәге спорт осталары да килсеннәр, тик хөкемдарлар (судьялар) булып, мастер-класслар күрсәтү, авыл халкын киләчәк җиңүләргә юллау һәм аларга дөрес көрәш алымнарын өйрәтү өчен генә. Ә хәзер бүләкләрне алып китүне генә күздә тоталар. Самар шәһәрендә һәм башка җирләрдә дә - шул ук хәл. Бар булган бүләкләрне татарстанлылар төяп китәләр. Бер яктан бу гарьләндерсә, икенчедән ул җирле көрәшчеләрнең профессиональ үсешенә комачаулык китерә һәм аларның рухын җәберли. Чөнки Татарстанда татар көрәше дәүләт карамагында, һәм ул нык үсеш алган. Ә безгә моның өчен әле бик нык тырышасы бар.

Атлар мәсьәләсенә килгәндә дә, яшьлектәге истәлекләр генә уяна. Алар да тирән уйланулар тудыралар. Атларга карата булган хөрмәт һәм мәхәббәт һәр татарның канында яши. Тик аларның сүрелә баруы гына күңелне борчый. Халык ачлы-туклы яшәгәндә дә, чабыш атларына йомыркага кадәр эчереп, аларны һәрвакыт алдан әзерләгәннәр. Ярышка атлар бер көтү булып, гел ашкынып, ярсып баралар иде. Беренчелекне яулаучы ат авылның горурлыгы булып, олы хөрмәткә лаек була иде.

Чын татар ул җаны-тәне белән атка бәйләнгән, чөнки анда сихри көчләр бар. Мәсәлән, ат янында, аның ярдәмендә хәтта авыр чирләр дәвалана. Шуларның берсе – церебраль паралич. Атта йөргән ир-атта простатит та, аденома да булмый. Аның җылысы да билгә, буыннарга шифа бирә.

Нигә соң Татарстанда спортка, бигрәк тә татар көрәшенә һәм ат ярышларына зур әһәмият бирелә?! Әлбәттә, бу халкыбыздагы милли хисләрне, аның милли рухын үстерү максаты белән эшләнә.

Бу язмада кемнедер тәнкыйтьләү, кимсетү максаты куелмаган. Туган авылымның үсә һәм матурлана баруы белән мин үз гомеремә горурланып яшим. Тик матди күтәрелешнең нигезе булып милли һәм рухи байлыклар торганда, алар үсеш юлында булганда гына, татарлыгыбыз киләчәктә дә сакланачак.

Шуны онытырга да ярамый: Сабан туе – якты өметләр, матур хыяллар тудыручы бәйрәм. Бөтен җирләр чәчелеп, югары уңышлар көтү өчен ышаныч булганда гына ул чын бәйрәм була ала.

Аллага шөкер, хөкүмәтебез дә хәзер авылга, авыл хуҗалыгына бите белән борылды. Тормышка ашыруы авыр булса да, күп мөмкинлекләр барлыкка килде. Моңа тик халыкның көчле теләге һәм изге ниятләре кирәк.

Киләчәктә әле бөтен кырлар тулысынча чәчелеп, мул уңыш бирерләр. Сабан туйларында авылыбызның кыр батырлары, көрәшчеләре һәм чаптар атлары аның данын һәм бәрәкәтен үстереп торырлар. Чәчү һәм урып-җыю чорында бөтен авыл гөрләп торыр, урамнарны тутырып, көтүләр узар дигән ышаныч һәм моңа тулы мөмкинлекләр бар.

Авыл халкы җирне ят күрмәсә, аны якын итсә, кадерләсә, үз тормышында итне, сөтне, майны һәм бәрәңгене кибеттән алуга гына күнекмәсә, авыл яшәр. Авыллар яшәсә генә, ил яшәячәк һәм җәмгыятебез үсеш юлында булачак.

Сабан туйлары шау-шулы мәшәкатькә генә әверелеп калмасын иде. Аның уңышларга мобилизацияләүче һәм халыкны берләштерүче көче югалмасын өчен һәммәбезгә дә күп тырышырга кирәк шул әле.

Фәрид Шириязданов.

 

Хәбәрләр

“Коръән эчке яктан да, тышкы яктан да кешене үзгәртә”

Тауларда үзенең оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән, ди. Ул мөселман булган, шуңа да һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган. Бервакыт бу бала: "Бабай, мин Коръән китабын, синең кебек, укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, Коръәни-Кәрим китабын укудан нинди файда бар соң?" - дип сорый.

Гомерен татар милләтенә багышлады...

47 яшендә Сабирҗан угылы Фәрһад Мәхмүтов кинәт вафат булды. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Фәрһад мәктәп укучысы буларак, “Туган тел” җәмгыятенә килеп керде. Яшьләр арасында татарлыкны саклауга көч куйды. Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты. Казан дәүләт университетының татар теле факультетында югары белем алды.

Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов. Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Айрат Суфиянов: “Татар намазга басса, мәңгелек милләт булып яшәячәк!”

Әнвәр угылы Айрат Суфиянов 19 ел буена Самарның Пирогов исемендәге хастаханәсендә травматолог-ортопед булып хезмәт итә. Шенталы станциясендә туып-үскән Айрат әфәнде Самарда медицина институтында белем алган, аннан интернатура бетергән. Туган ягында бер ел эшләгәннән соң, клиник ординатура тәмамлаган. Югары категорияле табиб белән серләшеп утырдык.

1 из 158