This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 Рифат Зарипов Гали авылын дер селкетеп китте. 
Рифатны күпләр ярата. Шуңа да аны тыңларга күрше авыллардан да килделәр. Зур мәдәният Сараеның тамашачылар залында басып торырга да урын булмады. Беренче номердан халык кул чабырга тотынган иде, ахырга кадәр "бис"кә барды. Җиде кешелек төркем сәхнәдә ут чыгардылар. 
Рифатның абыйсы Илдус синтезаторда уйнады. Руслан Сафин виртуоз - гитарачы. Булат Шәрипов гармунчы. 
Илназ, Лилия, Дилбәр, Зиләләр берсеннән-берсе матур биюләр күрсәттеләр. Әле бит һәр биюгә күлмәк тә тектергәннәр. 
Җырларны санап бетермәслек. Җыр арасында мәзәккә дә урын таптылар.Хәзер кәнсиртләрдә кәнфит, чәчәк бирәләр. Чын татар бүләге - ул кулъяулык! Төннәр буена чиккән яулыгымны бүләк иттем. 
Рифат Зарипов төркеме дүрт сәгатьлек тамаша күрсәтте. Халыкны шаштырдылар. Рифат:"Дүрт сәгатьттә дүрт кәчтүм алмаштырдым, биш сәгатьттә җырлар идем тагын бер кәчтүмем булса", дип көлдерде. Залдан:"Бишенче кәчтүм дә бирәм", дип кычкыручы табылды. 
Ләкин дә, Галидә 48 килолы егетләр юк шул, бездәгеләр үгез кебекләр.

Саимә Морзаханова.
Гали авылы.

Хәбәрләр

Губернаторыбыз Дмитрий Азаров төзелеш компанияләренең ниятләре белән танышты

Самарның “Арена” стадионы янында урнашкан “Соңгы миля” исемле аллеяда Төзүчеләр көненә багышланган тантана узды. Чарада Самар өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш компаниясе күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим иттеләр.

«Мои года – мое богатство»

Президент Группы компаний «Прогресс-В», Заслуженный строитель Российской Федерации Вазых Гатович Мухаметшин отметил свой 75-летний юбилей. В жизни нашего героя август вообще богат на значимые события. Каждый год в этом месяце он отмечает три важных праздника – день рождения, День строителя и день рождения своей компании.

Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә. Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Завершается прием заявок на V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков»

С 16 по 20 сентября 2020 года в городе Казань Республики Татарстан Федеральное агентство по делам национальностей совместно с Правительством Республики Татарстан проводит V Всероссийский форум тюркской молодежи «Золото тюрков». Для участия в мероприятии организаторы приглашают студентов бакалавриата или магистратуры от 18 до 30 лет, с российским гражданством (вне зависимости от национальности).

1 из 197