This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Диңгезчеләрне зурладык
 
Мәчәләйнең “Үзәк” мәсҗидендә өйлә намазы алдыннан Кара диңгездә 4,5 ел
хөзмәт иткән морякларыбызны зур бәйрәм белән тәбрик иттек.
Кадерле Нәүмәт угылы Дамир аганы һәм Хафиз угылы Мөхәммәдрәсихны.
Шушы бәйрәм белән мәсҗид имамы Галиулла бабай Мамышев котлады.
Бәләкәй генә бүләкләр дә тапшырылды - матрос майкалары.
Мәсҗиднең рәисе буларак, мин открыткалар тапшырдым. Анда түбәндәге
сүзләр язылды:
”Сезне зур бәйрәм Хәрби диңгез флоты көне белән тәбрик итәбез. Сезгә чын
күңелдән изге теләкләр юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны
сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвегезне телибез”.
Безнең Дамир ага биш вакыт намазын калдырмый. Мөәзин буларак, матур
иттереп азан яңгырата.
Аллаһы Тәгалә аңарга диңгез хәле биргән, 80 яшьтән алга барып та, исән-
сау, үзенең вазифасын җиренә җиткереп үтәп бара. Мәсҗидтә дә тәртипне
саклый. Гыйбадәтне ихластан аңлап, гамәл кылучы мөселман булып, аны
башкаларга, якыннарга, балаларына да җиткерә.
Мөхәммәдрасих бабабыз да хаҗда булды. 80 яшьтән узып бара. Үзенең үгет-
нәсыйхәте белән динебезгә, мәсҗидебезгә мәхәббәт тәрбияли. Яшьтән үк
аның әтисе Хафиз бабай дин дәресләре биргән, гаиләләре дин кануннары
буенча яшәгән.
Ул Исламга яшьтән үк нигезләнгән, чөнки Ислам тәрбиясенең нигезендә
Аллаһы яралткан бәндәләргә үз итеп караган.
Күптән түгел генә аның хатыны Разия апа бакыйлыкка күчте. Шуңа
карамастан, Мөхәммәдрасих бабабыз авырлыкларны сабырлык белән
үткәреп яши. Әлбәттә, сабырлыгы, юмартлыгы аңа ярдәм итә.
Бу ике мөселман бәндәләребез безнең мәхәлләнең көзгесе булып торалар.
Әгәр без, мөселманнар, һәрберебез аларга карап, Коръән кушканча яшәсәк,
бәхетле булырбыз.
Аллаһы Тәгалә барыбызга да дөнья һәм әхыйрәт сәгадәтләренә лаек
булырга насыйп итсен иде. Елларыбыз, илләребез тыныч булсын.
Аллаһының ризалыгын алып, гыйбадәт кылып яшәргә язсын Раббыбыз.
 
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Бөтендөнья татар конгрессы Флорида ханым Локманованы үзенең медале белән бүләкләде

Кадерле вә гыйззәтле Әгълам кызы Флорида Локманова! Татар милләтенә куйган хезмәтегезне искә алып Бөтендөнья татар конгрессы Cезне үзенең медале белән бүләкләде. Куанычыгызны уртаклашабыз. Киләчәктә дә армый-талмый эшләргә язсын.

Зиратларны амрик чаганыннан арындырабыз

Мәчәләй авылында дүрт мәсҗидтә Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән котлыйбыз! Пәйгамбәребез с.г.в.нең тормышы, холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Үткән атнада мин Татарстанга туганнарымның хәлләрен белергә барып кайттым. Минем әнием Әлмәт районы, Тайсуган авылында туып-скән. Туганлык җепләрен ныгытырга кирәк. Шаригатебездә туганлык җепләрен саклау - фарыз гамәл.

Этнографический диктант – 2019

В последние годы такие новшества, как писать диктанты на различные темы, обретает всё большую популярность. Например, этнический, географический, диктанты на тему языка, культуры народов и другие. Это как бы является стимулом, побуждающим в людях стремление больше узнать о жизни и истории различных народов. То есть, является хорошим стимулом для лучшего познания друг друга.

Сөмбеләне Самарда онытмыйлар

Төрки бабаларыбыз борынгыдан үз тормышларын табигать законнары нигезендә корганнар. Алар җир-суларны изгеләштереп, чишмәләрне, елгаларны, тауларны, урман- болыннарны, гомумән, Җир-Ананы хөрмәт итеп яшәгәннәр. Аларның төп бәйрәмнәре - Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган да шуңа нигезләнгәннәр.

1 из 170