This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Гамәл дәфтәре
 
Кешенең дөньяда яшәгәндә кылган эш-гамәлләрен аның ике җилкәсендә утырган
Кирәмүн Кәтибүн исемле ике фәрештә гамәл дәфтәренә язып баралар.
Аларның берсе - уң җилкәдә, икенчесе сул җилкәдә булып,
беренчесе изге гамәлләрне яза,
ә икенчесе начар гамәлләрне теркәп куя.
Әгәр әдәм баласы бер изге эш эшләсә, аңарга уң яктагы фәрештә ун савап яза.
Әгәр гөнаһ эш эшләсә, сул яктагы фәрештә язарга тотынганда,
уң яктагысы аңар:
«Алты сәгать буена язмыйча тор, шәять ки, гөнаһына тәүбә итәр, Аллаһы
Тәгаләнең әмере шундый», - дип, аны туктата.
Гөнаһлы кеше алты сәгать эчендә тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә, тәүбәсен кабул
итеп, гөнаһын ярлыкаса, сул яктагы фәрештә язмыйча калдыра.
Кыямәт көнендә бәндәләр шул гамәл дәфтәрендә язылганнар буенча җавап
тоталар.
(“Юлдаш” гәҗитәсе)

Хәбәрләр

“Уналты яшемнән корбан чалам”

Августның унберендә Русиядә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы” президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып, төзү тармагындагы кайбер мәсьәләләр буенча аның фикерләрен сорадык.

Ислам кануннары

Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. аларны сәхабәләренә әйтеп калдырган: “Ачуыңны тый. Үз туганыңны кичер. Үзеңне кичерүләрен телисеңдер бит?! Бер-берегезне дошман күрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезнең ачуын китермәгез.

Курбан-байрам

Праздник жертвоприношения - Курбан-байрам (или Ид аль-Адха) является частью мусульманского обряда паломничества в Мекку. Отмечается праздник в долине Мина, где ныне стоит Мекка, в 10-й день 12-го месяца мусульманского лунного календаря Зуль-Хиджа и длится 3-4 дня. Не все мусульмане могут совершить хадж в Мекку, чтобы участвовать в главном празднике мусульман и самим лично в священном месте принести жертву, поэтому каноны Ислама предписывают мусульманам исполнять кульминационную часть обряда не только в Мекке, но и в любом другом месте, где они могут оказаться.

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй- фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышының уңышлы булуын билгели.

1 из 163