This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек

 Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгам­бәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәт­ләрен, сүзләрен хикмәт белән тор­мышта куллануыбыз зарур.

Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.

Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.

Аллаһны танымаган кешеләргә нә­сыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.

Бөек Раб­быбыз әйтә:

«Яхшы сүз (иман) тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъ­мәт агачына охшаган. Ул агач Раббыңның рәхмәте илә һәрвакыт җимеш бирә" ("Ибраһим" сүрәсе, 24-25 нче аять).

Аллаһы Тәгалә калган гомер­ләребезне хәерле гомерләрдән кылып, телләребезгә, күңелләре­безгә сабырлыклар биреп, Үзе ри­за булырлык итеп үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннары­бызны җәннәттә кылса иде.

Әмин.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.

Хәбәрләр

Тозлы кәбестәнең файдасы

Риваятьләр буенча тозлы кәбестәне безнең эрага кадәр өченче гасырда Кытайда уйлап тапканнар. Россиягә тозлы кәбестә 16 нчы гасырда гына кергән. Тозлы кәбестәнең файдалы яклары.

2018 елның мәшһүр ир-аты

Шәһәребезнең “Заря” Мәдәният йортында “Самар өлкәсенең мәшһүр ире” акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы узды. Бу акция “Самар өлкәсенең хатын-кызлар Союзы” исемле иҗтимагый оешма инициативасы белән 2016 елдан бирле оештырылып килә. Өлкәбезнең сигез шәһәреннән һәм 14 районыннан 43 кеше түбәндәге номинацияләрдә лауреат булып танылды: “Һөнәрмәнд”, “Гаилә башлыгы”, “Иганәче”, “Саклаучы”, “Җитәкче”, “Җәмәгать эшлеклесе”, “Халык остасы”. Быел “Алтын буын” дип аталган яңа номинация дә барлыкка килгән.

Минтимер Шәймиев: “Үз ана телебезгә, үз халкыбызга мәхәббәттән башка бөек илебезне торгызып булмый”

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевның “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” комплексы проектын гамәлгә ашыруны йомгаклауга багышланган тантаналы чарадагы чыгышы.

Создан благотворительный Фонд поэта, художника и писателя Гакиля Шарифулловича Сагирова

Общественностью Самарской, Ульяновской, Пензенской и других областей, а также республик Башкортостан и Татарстан неоднократно поднимался вопрос об увековечивании памяти Сагирова Гакиля Шарифулловича – настоящего героя и мужественного человека, который, будучи парализованным, и, держа в зубах кисть, авторучку и карандаш, написал более 60 картин, множество стихов, книг и репортажей в различные газеты и журналы. Также он написал много стихов и сказок для детей.

4 из 156