This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек

 Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгам­бәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәт­ләрен, сүзләрен хикмәт белән тор­мышта куллануыбыз зарур.

Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.

Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.

Аллаһны танымаган кешеләргә нә­сыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.

Бөек Раб­быбыз әйтә:

«Яхшы сүз (иман) тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъ­мәт агачына охшаган. Ул агач Раббыңның рәхмәте илә һәрвакыт җимеш бирә" ("Ибраһим" сүрәсе, 24-25 нче аять).

Аллаһы Тәгалә калган гомер­ләребезне хәерле гомерләрдән кылып, телләребезгә, күңелләре­безгә сабырлыклар биреп, Үзе ри­за булырлык итеп үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннары­бызны җәннәттә кылса иде.

Әмин.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.

Хәбәрләр

126 из 126