Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек
Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгамбәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәтләрен, сүзләрен хикмәт белән тормышта куллануыбыз зарур.
Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.
Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.
Аллаһны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.
Бөек Раббыбыз әйтә:
«Яхшы сүз (иман) тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъмәт агачына охшаган. Ул агач Раббыңның рәхмәте илә һәрвакыт җимеш бирә" ("Ибраһим" сүрәсе, 24-25 нче аять).
Аллаһы Тәгалә калган гомерләребезне хәерле гомерләрдән кылып, телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, Үзе риза булырлык итеп үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кылса иде.
Әмин.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына - 4460 метр биеклеккә күтәрелде. Биредә ул Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төште.
Китап Мөхәммәт пәйгамбәр гомеренең Мәдинә чоры турында сөйли.
Казанда «Аллаһы сөекле рәсүле Мөхәммәд салләһу галәйһи вә сәлләм» Мәдинә чоры» китабы чыгачак. Бу турыда китапның авторы — Россиядә танылган татар мөселман эшлеклесе, «Миргазыян» Казан мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров хәбәр итә.
Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез!
Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим.
Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим.
Туганлык хисләре ташып торсын.
Дусларыбыз ишәйсен.
Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы
районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть
һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.