This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
“Гакыйка корбанын ничек иртә чалсаң, шулай яхшырак”
 
Бездә бала туу хөрмәтенә, Аллаһыга шөкер итү йөзеннән, гакыйка корбаны
чалу гадәте яшәп килә.
Корбанлыкны кайчан чалу дөрес, ул мәҗбүриме һәм аны бүлү тәртибе
нинди?
Алмаз хәзрәт Сафин безгә шулар турында сөйләде.
Хәзрәт, “гакыйка” сүзе нәрсәне аңлата?
Гакыйка - бала туганнан соң чалына торган корбан. Асылда «гакыйка» сүзе яңа
туган баланың башындагы чәчен аңлата. Баланың чәчен шушы корбанны
чалганнан соң алганга күрә, әлеге корбан да «гакыйка корбаны» дип аталган.
Гакыйка корбанын чалып, мөселман кешесе Аллаһыга шөкер итә һәм кешеләрне
шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан кунак итә.
Гакыйка корбанын чалу турында Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. шулай дип әйткән:
«Һәрбер бала - гакыйка корбанының «тоткыны». Бу корбан аның исеменнән
җиденче көнне чалына. Шул көнне аңа исем кушыла һәм шул көнне чәче алына»
(Тирмизи хәдисләр җыентыгы).
Галимнәр аңлатуынча, гакыйка корбаны чалынган бала кыямәт көнендә әти-
әнисенә шәфәгать кыла ала. Шулай ук аның икенче файдасы да бар. Корбанны
чалганнан соң, шайтан ул балага зарар эшли алмый. Башка бер галимнәр
аңлатуынча, шушы корбанны чалу баланың сау-сәламәт үсүенә сәбәп булып тора.
Аллаһы Тәгалә бу баланы гакыйка корбаны чалу бәрабәренә авырулардан,
имгәнүләрдән һәм бәла-казалардан саклый.
Җиденче көнне чалына, дидегез. Ә соңга калынса?
Әгәр дә бу көнне чалып булмаса, башка көнне дә ярый. Кайбер галимнәр
фикеренчә, бу корбанны чала торган көннәр - бала туганнан соң 7,14, 21нче
көннәр. Гакыйка корбанын 7нче көнне чалганнан соң баланың чәчен алу сөннәт.
Соңыннан ул чәчнең якынча авырлыгын билгеләп, көмеш бәясе белән садака
бирергә кирәк. Мәсәлән, 1 грамм көмеш - хәзер 30 сум. Әгәр дә чәч авырлыгы 10
грамм булса, 300 сум садака бирү сөннәт була.
Гакыйка мәҗбүриме? Чалынмаган булса, гөнаһы юкмы?
Мәҗбүри түгел. Хәнәфи мәзһәбендә аның хөкеме мөбәх, ягъни ихлас ният белән
башкарсаң, савап була, ә үтәмәсәң, гөнаһ булмый.
Мәлики, Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләренең карашы буенча, бу корбанны чалу
«сөннәт мүәккәдә», ягъни катгый үтәлергә тиешле сөннәт гамәл. Әгәр дә
мөселман кешесе бу корбанны чала икән, аңа әҗер-савап языла, һәм ул
ризалыгына ирешә вә Аның рәхмәтенә якыная.
Ни өчен ир балага - ике сарык, кызга бер сарык чалалар?
Габдуллаһ ибн Габбәс исемле сәхабә әйтүенчә, «Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.
оныклары Хәсән белән Хөсәен исеменнән берәр тәкә чалды» (Әбү Давыд
хәдисләр җыентыгы).
Шәфигый белән Хәнбәли мәзһәбендә ир бала өчен - ике сарык, ә кыз бала өчен
бер сарык чалу сөннәт. Алар башка бер хәдискә таяна.
Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.нең хатыны Гайшәдән килгән хәдистә Аллаһының
илчесе ир бала өчен - бер зурлыкта һәм бер яшьтә булган ике сарык, ә кыз бала
өчен бер сарык чалырга әмер итә. (Тирмизи хәдисләр җыентыгы).
Бала тууга ук гакыйка корбанын чалырга мөмкинлек булмаса, аны ничә
яшенә кадәр чалырга була?
Ничек иртә чалсаң, шулай яхшырак. Шәфигый мәзһәбе галимнәре фикеренчә, әти
кеше баласы балигълык яшенә җиткәнче чалырга тиеш. Аннан соң инде вакыты
чыккан була, һәм аны балигълыкка җиткән бала үзе чала ала. Ләкин ул мәҗбүри
гамәл түгел. Эшләсә, савап була, эшләмәсә, гөнаһы юк.
Әтисе урынына берәр туганы чалдыра аламы?
Гадәттә, бу корбанны әти-әни, үз акчаларына корбан сатып алып, чалырга тиеш.
Шулай ук, аларның рөхсәте белән, әби-бабалары да чалырга мөмкин. Мәсәлән,
Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. үзенең оныклары Хәсән белән Хөсәен тугач, бу
корбанны үзе чалган.
Әтисе чала белмәсә?
Әгәр дә корбанны әтисе чала белмәсә, бу эшне башкара белә торган кешегә әйтә.
Корбанлык итен үзеңә ашарга ярыймы? Аны ничек бүлү дөрес? Аш
уздырырга кирәкме?
Гакыйка корбаны итен үзеңә ашарга ярый. Итне бүлү рәвеше нәкъ Корбан
гаетендә чалынган хайванның итен бүлү кебек. Бер аермасы да юк. Итне өч
өлешкә бүлү мөстәхәб: бер өлешен үзеңә калдырасың, икенче өлешен
мохтаҗларга таратасың, ә өченче өлеше белән бәби ашы уздырып, туганнарны
һәм күршеләрне кунак итәсең.
Шулай ук аның итен бөтенләй таратып бетерергә дә ярый. Әгәр дә гаилә үзе
мохтаҗ булса, итне тулысынча үзендә калдыра ала.
Сөякләрен күмәләрме?
Гакыйка корбаныннан кешеләр дә һәм шулай ук башка җан ияләре дә файда
күрергә тиеш. Аның эчке әгъзаларын, эч майларын, сөякләрен мәче, эт кебек йорт
хайваннарына һәм кош-кортларга бирергә ярый.
Әгәр дә инде сөякләре аунап ятса, җиргә күмәргә яисә чүп савытына атарга була.
Кайбер җирләрдә корбан итеп чалынган хайванның сөякләрен чишмә яки елгага
ташлыйлар.
Бу бер дә матур күренеш түгел, чөнки бу табигатьне һәм сулыкларны пычрату
була.
Корбанлык сарыкка аерым таләпләр юкмы?
Гакыйка корбаны итеп чалына торган сарык симез, сау-сәламәт, кимчелексез, бер
яшькә җиткән булырга тиеш. Әгәр дә корбанлык хайван бер яшьлек сарык
зурлыгында булса, алты ай тулып, җиденче айга кергән сарыкны да чалырга ярый.
Гакыйка корбанын чалу тәртибе турында да сөйләгез әле.
Корбанны чалганда аяклары белән кыйблага каратып яткыру мөстәхәб гамәл.
Чалучы кеше мөэмин-мөселман булырга тиеш.
Чалган вакытта:
«Иннә саләәтии
вә нүсүкии
вә мәхйәәйә
вә мәмәәтии лилләһи
Раббил-гәәләмиин.
Ләә шәриикә ләһ.
Вә бизәәликә үмиртү
вә әнәә минәл-мүслимиин.
Бисмилләһи,
Әллааһү әкбәр.
Әллааһүммә ләкә вә иләйкә.
Тәрҗемәсе:
Аллаһының исеме белән чалам.
Аллаһы - иң бөек, йа, Аллаһ.
Бу корбан Синеке, һәм ул Сиңа кайта.
Бу -фәлән угылы фәләннең (баланың исеме әйтелә) гакыйка корбаны», - диелә.
 
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.
(“Шәһри Казан” гәҗитәсеннән)
 

Хәбәрләр

Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы корбан мәҗлесе уздырды. Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде. "Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗлесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасыбызны киләчәк буынга да тапшырырга насыйп булсын.

В Самарской области в 5-й раз отметят День дружбы народов

14 сентября 2019 года в Самарской области состоится празднование Дня дружбы народов. В этом году праздник, уже ставший традиционным и полюбившийся многим жителям Самарской области, пройдет в формате этнофестиваля «Все мы – Россия», отражающем современные взгляды, принципы и приоритеты в реализации государственной национальной политики. Организаторами праздника традиционно выступают Дом дружбы народов Самарской области и региональные национальные общественные организации при поддержке Правительства Самарской области.

Бер сыйныфта – алты алтын медальче!

Самарның “Яктылык” мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды. Җәй уртасы, инде бу вакытта нинди очрашулар, диярсез, бәлки. Ә менә бик шатлыклы очрашу иде бу. Югары уку йортларына кергән укучылар, үз сөенечләре белән уртаклашырга дип, туган мәктәпләренә, укытучылары янына килделәр. Әлеге сыйныф шунысы белән үзенчәлекле ки, унтугыз баладан алтысы мәктәпне алтын медальләргә тәмамлаганнар. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына кергәннәр.

Сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли

36 ел элек, 1983 елда, 49 яшендә, сентябрьнең берендә Вагыйз хәзрәт Яруллин Малый Тупик урамында урнашкан Самардагы бердәнбер мәсҗидтә имам булып эшли башлый. Шул ук елда, сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли.

1 из 165