This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Татарстанның беренче Президенты, бүгенге көндә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе булып
эшләүче Минтимер Шәймиевның бүләге
 
Менә ничә еллар буена инде мин, Шамил Баһаутдин, гәҗитәнең җаваплы                 
сәркатибе буларак, "Сәлам"нең һәр санын Казан Кремленә, Татарстанның
беренче Президенты Минтимер ага Шәймиевка җибәреп торам.
Бер җыелышта үзенең чыгышында Минтимер ага "Сәлам"не мактап телгә алды.
Без, хезмәткәрләр, моңа бик куандык.
2019 ел. Июнь ахырында Казан Кремленнән берьюлы ике бандероль килеп төште.
Ачсак, безгә Шәрип угылы Минтимер ага Шәймиевтан бүләк килгән - гәҗитәнең
мөхәррире Руслан Мостафинга, җаваплы сәркатибе Шамил Баһаутдинга Игорь
Цыбульский һәм Нурия Шәйдуллинаның "Минтимер Шәймиев" исемле китаплары.
Рәхмәтләребез һәм шатлыгыбыз чиксез. Канатландык. Киләчәктә дә "Сәлам",
позитив рельстан төшмичә, милләтебез татар һәм динебез Ислам файдасына
эшләячәк, Аллаһы теләсә.
«Сәлам» гәҗитәсенең максаты - бүгенге буын татарлар милләтебезнең төп
кануны - Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим таләпләрен калебләренә сеңдерсен, дип
хезмәт итү.
Балаларын, оныкларын, туруннарын тәрбияләгәндә Пәйгамбәребез Мүхәммәд
Мостафа с.г.в. хәдисләрен һәм татар халык педагогикасын нигез итеп алсыннар
иде, дип тырышабыз.
Шул ук вакытта милләтебезнең бербөтенлеген саклауда армый-талмый хезмәт
итәбез.
Рухи мәркәзебез булган Татарстанның уңышларын укучыларыбызга җиткезеп
торабыз.
Татарстан Җөмһүриятенең күренекле дәүләт җитәкчеләренең, дин әһелләренең,
сәнгатькәрләренең милләтебезгә, динебезгә кагылган асыл фикерләрен
укучыларыбызга даими җиткезеп торабыз.
Һәрдаим йөрәк түребездә бер генә теләк белән янабыз - милләтебез татар
бердәм булсын, бергә булсын, таркалмасын һәм бөек ватаныбыз Русиянең
көчәюенә үз өлешен кертеп яшәсен.
 
Шамил БАҺАУТДИН.

Хәбәрләр

Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы корбан мәҗлесе уздырды. Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде. "Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗлесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасыбызны киләчәк буынга да тапшырырга насыйп булсын.

В Самарской области в 5-й раз отметят День дружбы народов

14 сентября 2019 года в Самарской области состоится празднование Дня дружбы народов. В этом году праздник, уже ставший традиционным и полюбившийся многим жителям Самарской области, пройдет в формате этнофестиваля «Все мы – Россия», отражающем современные взгляды, принципы и приоритеты в реализации государственной национальной политики. Организаторами праздника традиционно выступают Дом дружбы народов Самарской области и региональные национальные общественные организации при поддержке Правительства Самарской области.

Бер сыйныфта – алты алтын медальче!

Самарның “Яктылык” мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды. Җәй уртасы, инде бу вакытта нинди очрашулар, диярсез, бәлки. Ә менә бик шатлыклы очрашу иде бу. Югары уку йортларына кергән укучылар, үз сөенечләре белән уртаклашырга дип, туган мәктәпләренә, укытучылары янына килделәр. Әлеге сыйныф шунысы белән үзенчәлекле ки, унтугыз баладан алтысы мәктәпне алтын медальләргә тәмамлаганнар. Укучыларның барысы да диярлек, бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына кергәннәр.

Сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли

36 ел элек, 1983 елда, 49 яшендә, сентябрьнең берендә Вагыйз хәзрәт Яруллин Малый Тупик урамында урнашкан Самардагы бердәнбер мәсҗидтә имам булып эшли башлый. Шул ук елда, сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче вәгазен сөйли.

1 из 165