This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә:

  • Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ:

"Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән.

Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан.

Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә:

- Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

Бу шигырь сөйләгән мәҗлесләр кайда булган соң? Мәчеттәме, башка җирдәме? Безгә билгеле булганча, шигырьләрне шагыйрьләр мәчеттә укыганнар. Бу хакта хәдисләр җыйнаучы һәм өйрәнүчеләрдән булган мәшһүр галимнәрнең берсе -Әхмәд бине Хәнбәл мондый сүзләрне әйтә:

  • Мәчеттә Хәсәннең шигырь укыганын күреп, хәзрәте Гомәр кабул итмәгән сымак: "Мәчеттә шигырь әйтәсеңмени?" - дигәч, Хәсән: "Мин бу урында синнән изге кеше хозурында да шигырь әйтәдер идем", - дип җавап биргән.

Димәк, Рәсүл яшәгән вакытта мәчеттән намаз укып кына таралмаганнар.

Көйләр көйләү, музыка коралларында уйнау һәм уеннарның тавышларын тыңлауны да хәрам һәм мәкруһ (начар күрелгән) дип дәгъва итү кыен, чөнки Коръән һәм сөннәттә уйнау һәм уен тавышларын тыңлау хәрам булу хакында сүз юк.

Мәшһүр мәзһәбләрнең башлыклары булган имамнардан да бу хакта ачык сүзләр барлыгы беленми.

Рәсүлуллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнауны тыймаганлыгы ачык билгеле. Бу хакта хәдис өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхыйх Бохари күп яза.

Уен коралларында уйнау, җырлау һәм тыңлау Ислам динендә тыелмаган. Бу нәрсәләрне тыючыларның сүзләре дә шундый бозык әйберләрне күз алларында тоту сәбәпле булса кирәк.

Галим Зәйдан Жоржи (1861-1914) үзенең "Ислам мәдәнияте тарихы" исемле китабында Ислам гарәпләре арасында музыканың һәм музыка сәнгатенең нык та­ралганлыгын, Ислам килгәч тә, аның тыелмаганлыгын әйтә.

Мәдинә РӘХИМКУЛОВА.

Хәбәрләр

На набережной озера Кабан в Казани откроется разговорный клуб татарского языка

На набережной озера Кабан появится разговорный клуб татарского языка. Об этом рассказали в пресс-службе мэрии Казани. По задумке авторов идеи, клуб поможет казанцам и гостям города погрузиться в языковую среду, преодолеть языковой барьер и научиться формулировать мысли на татарском языке.

«Китап» стал самым часто загружаемым татарским радиоприложением

Мобильное приложение «Китап», созданное в этом году для любителей татарской литературы и творчества, загрузили более 5 тысяч пользователей сервисов AppStore и GooglePlay. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» рассказал главный редактор радиостанции Алмаз Миргаязов.

Ватаныбыз Россия Федерациясен саклауда көч куеп яшәде һәм яши

Самар өлкәсенең милли хәрәкәтендә байтак кеше катнашты һәм катнаша. Гәҗитә-журналларыбызда алар турында күп яхшы сүзләр язылды, бәйрәмнәрдә әйтелде. Шулар арасында Шамил Баһаутдин бар. 1989 елның февраль азагында без, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар, беренче зур чарабызны – Кышкы Сабан туен үткәрдек. Шул турыда ишетеп, безнең яныбызга Шамил килде, һәм менә инде 30 елдан артык ул армый-талмый милләтебез өчен, ана телебезне, татарлыгыбызны, халкыбызның әхлакый нигезләрен саклар өчен тырыша.

«...Җәннәткә әүвәл юмартлар керер»

Җиде ел элек Самарның татар милли хәрәкәтенә яңа шәхес килеп керде. Гыймран угылы Әнвәр Горланов өлкәбезнең татар милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе итеп сайланды. Шул вакытта аның турында язган мәкаләбездә: “Еллар үткәч, Әнвәр Горлановны сокланып искә алырга насыйп булсын”, - дигән теләктә калган идек. Һәм, әйтергә кирәк, ул милләттәшләребезнең өметләрен аклады.

5 из 197