This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә:

  • Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ:

"Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән.

Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан.

Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә:

- Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

Бу шигырь сөйләгән мәҗлесләр кайда булган соң? Мәчеттәме, башка җирдәме? Безгә билгеле булганча, шигырьләрне шагыйрьләр мәчеттә укыганнар. Бу хакта хәдисләр җыйнаучы һәм өйрәнүчеләрдән булган мәшһүр галимнәрнең берсе -Әхмәд бине Хәнбәл мондый сүзләрне әйтә:

  • Мәчеттә Хәсәннең шигырь укыганын күреп, хәзрәте Гомәр кабул итмәгән сымак: "Мәчеттә шигырь әйтәсеңмени?" - дигәч, Хәсән: "Мин бу урында синнән изге кеше хозурында да шигырь әйтәдер идем", - дип җавап биргән.

Димәк, Рәсүл яшәгән вакытта мәчеттән намаз укып кына таралмаганнар.

Көйләр көйләү, музыка коралларында уйнау һәм уеннарның тавышларын тыңлауны да хәрам һәм мәкруһ (начар күрелгән) дип дәгъва итү кыен, чөнки Коръән һәм сөннәттә уйнау һәм уен тавышларын тыңлау хәрам булу хакында сүз юк.

Мәшһүр мәзһәбләрнең башлыклары булган имамнардан да бу хакта ачык сүзләр барлыгы беленми.

Рәсүлуллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнауны тыймаганлыгы ачык билгеле. Бу хакта хәдис өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхыйх Бохари күп яза.

Уен коралларында уйнау, җырлау һәм тыңлау Ислам динендә тыелмаган. Бу нәрсәләрне тыючыларның сүзләре дә шундый бозык әйберләрне күз алларында тоту сәбәпле булса кирәк.

Галим Зәйдан Жоржи (1861-1914) үзенең "Ислам мәдәнияте тарихы" исемле китабында Ислам гарәпләре арасында музыканың һәм музыка сәнгатенең нык та­ралганлыгын, Ислам килгәч тә, аның тыелмаганлыгын әйтә.

Мәдинә РӘХИМКУЛОВА.

Хәбәрләр

Приглашаем на выставку " Пейзажи родного Самарского края"

В библиотеке №16 (Краснодонская, 13, между улицей Победы и улицей Физкультурная) открылась выставка работ члена творческого союза художников «Палитра», ветерана Самарского областного татарского общества «Туган тел» Надирова Азата Камиловича «Пейзажи родного Самарского края». Выставка работает с 11 до 19 часов ежедневно, кроме субботы (первый четверг месяца – санитарный день). Вход свободный.

Балаларыгызны киләчәк заман өчен укытыгыз!

Сорауларыбызга Самарның "Нур" мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин җавап тота. Халык телендә "дога" сүзе еш кулланыла. "Дога" нәрсәне аңлата?

Байтуган музеенда һәр татар булырга тиеш!

Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылганга ел ярым гына булса да, аның даны, әкренләп, үсә бара. Бу юнәлештә музейга нигез салучы Нурания Абзалова зур көч куя. Кунакка килүчеләр исемлегендә Самар өлкәсе кешеләре генә түгел, ә чит төбәкләрдән килүчеләр дә ишәя бара. Быел Җиңү көненә багышланган тантанада музейда аеруча тантаналык сизелде.

“Бәхет – ул сәламәтлек һәм тәүфыйклы яшәү”

Тупли авылының Таш мәсҗиде имамы Гайнетдин угылы Наил Гыйматдинов белән танышып, аның белән аралашкач, ул минем йөрәк түремә кереп урнашты. 70 яшьлек Наил абыйның күзләреннән нур бөркеп тора, оялып кына елмаюы, йомшак, тыныч сөйләме, иплелеге җәлеп итеп тора. Милләттәшебез - гомерлек укытучы. Кырык ел буена мәктәптә балаларны укытып, хәзер ул инде менә сигез ел кешеләр белән үзенең дини белеме белән дә уртаклаша, аларны Исламча яшәтергә тырыша.

4 из 141